Елховка районының Тупли авылында 17 ел көтелгән милли бәйрәмебез гөрләп үтте
Соңгы елларда бу авылда Сабантуйлары никтер үткәрелмәде. Дөрес, халыкта яраткан бәйрәмен кайтару теләге булды, булуын. Тик төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмады. Бәлки шуңадыр да 8 июньгә “Чишмәле” дип аталган бик матур урында үткәрелергә тиешле бәйрәмгә өч меңләп кеше җыелды. Авылдашларның бик сагынышып очрашулары әллә кайдан ук күренеп тора иде. Шәһәрдән ерак булмаган авылга Самара кунаклары да күпләп кайтканнар иде. Читать полностью