Соң булса да, уң булсын…

Тухватуллина ГулсинаМенә икенче ел инде Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә атнасына бер сәгать “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” дип аталган фән укытыла. Хәзер укытучы Гөлсинә Һади кызы ТӨХВӘТУЛЛИНА белән шул хакта булган сөйләшүне газета укучылары игътибарына тәкъдим итәм. Читать полностью →

Ачлык турында…

голодӘле без кечкенәрәк чакта да әби-бабайлар,безнең нинди дә булса сәбәп белән ризык кадерен белмәгәнне,аны (бигрәк тә ипине) әрәм-шәрәм иткәнне күрсәләр, бик каты ачуланырлар һәм дә “егерме беренче елны” искә алырлар иде. Без, малай-шалайлар өчен,ул егерме беренче ел шул ук әбиләр сөйләгән әкиятләр белән беррәттән торса да,бала акылы да ул елларның ниндидер коточкыч авырлык алып килгәнен аңларлык иде. Әле бүген дә 1921-22 елларда үсмер кыз бала булган әбием Сылуның, шул “егерме беренче ел” турында сөйләгәннән соң, борын-борын заманда бер кешенең  яшь чагында кырда ялгыш икмәк валчыгын җиргә төшереп җибәрүе һәм күпме эзләп тә аны таба алмагач,шул урынны киртә белән тотып куюы һәм шул гамәле өчен Ходайның аңа тормышында чиксез нигъмәтләр бирүе турында сөйләгән самимирәк риваяте бик яхшы истә. Әлбәттә, чын ачлыкның ни икәнен күргән буын бездә икмәккә, гомумән ризыкка, хөрмәт тәрбияләргә тырышкан, ә менә шул еллардагы ачлыкка килгәндә исә…  Читать полностью →

“Авылымда бәхетем”

Гатина2Иске Ярмәк авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГАТИНА бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Авылдашым Фәния Гыйниятулла кызы Гатина (Рәх­мәтуллина) миннән өч яшькә генә кечерәк булгангадыр инде, без аның белән бер тирәдә укыдык. Уйнап үстек дип әйтә алмыйм, ләкин ул гел күз уңымда булды. Чөнки дустым Наҗия белән алар арткы урамда кара-каршы гына яшиләр иде. Фәниянең бертуган абыйсы Фәнис тә безнең белән бер сыйныфта укыды, ә апасы Флера безнең вожатыйларыбызның берсе иде. Читать полностью →

Туган ягым гөлләр иле булсын иде

Жанна Амирова

Мәдәният йорты җитәк­чесе Жанна ӘМИРОВА.

Похвистнево районында­гы Иске Мәчәләй авылы уйсу җир­дә урнашкан. Первомайск авылы ягыннан килеп, тау битеннән карасаң, авыл искиткеч матур күренә. Тик авыл уртасындагы ике катлы Мәдәният йорты гына төзек өйләр арасында үзенең тышкы кыяфәтеннән оялып, тартынып тора сыман.

Мәдәният йорты мөдире Жанна Арыслан кызы Әмирова түбәндәгеләрне сөйләде. 35 ел элек төзелгән ике катлы бина вакытында бик матур һәм мәһабәт булган. Бүлмәләр зур, иркен, зур авылда яшәүче халык күпсанлы түгәрәкләргә йөреп, иҗат, сәнгать белән шөгыльләнсен өчен бик уңай булган. Тик үзгәртеп кору еллары башланганнан соң, бу бина ремонт дигән нәрсәне күрмәгән ахыры. Читать полностью →

Денисны данлыйбыз

ДенискиноШенталы районының Денис авылында еш кына төрледән-төрле ярышлар, бәйгеләр үт­кәрелеп тора. Хатын-кыз­ларыбыз бәйрәменә багышланган чарада, мәсәлән, гүзәл затларыбыз өч командага бүленеп бәрәңге дә чәчтеләр, кармак белән балык та тоттылар, чүкеч белән тактага кадак та кактылар, җырлар-биюләрдә дә катнаштылар. Аннан соң мәктәп спортзалында да өлкән сыйныф укучылары «Без — бердәм» ярышларында үзләренең волейболда, баскетболда, турникта тартылуда, скакалка аша сикерүдә һәм башка бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле сораулардан торган викторина да бик кызыклы үтте. Читать полностью →

«Язлар моңы” белән татар моңы яңара / «Весенние напевы» навевают весну

горланов

Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.

Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган: моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Читать полностью →

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: “Бердәмлек”нең язмышы халык кулында

 

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

                                     Баш мөхәррир сүзе

1 апрельдән башланачак төп язылу кампаниясе безне борчуга салды, чөнки “Россия почтасы” нәшерләргә (издательләргә) һәм укучыларга шәп “бүләк” әзерләгән. Беркемнән дә сорамыйча, киңәшләшмичә килешү-фәлән төзеп тормыйча гына “Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

Читать полностью →

Самой-самой оказалась Фирдауса Юсупова / Похвистнево матуры – Фирдәүсә ханым

Изображение-455

Самую обаятельную и привлекательную девушку Похвистневского района выбирали в Среднеаверкинском Доме культуры. Собравшихся на мероприятие поприветствовал глава муниципального образования Юрий Фёдорович Рябов. Кстати, он был и председателем жюри, в которое входили помощник депутата Самарской Губернской Думы Григорий Вячеславович Левшин, глава поселения Среднее Аверкино Сергей Михайлович Тимофеев, депутат Собрания представителей Владимир Николаевич Ромаданов, руководитель комитета по физической культуре, спорту и молодёжной политике Дмитрий Геннадьевич Савин.  Читать полностью →

Авылда да яхшы яшәп була

Алфия МаулетоваЧелно-Вершины районының Шламка авылы яныннан үтеп барганда, юл читендә генә урнашкан кибеткә сугылмыйча булдыра алмыйм. Бу юлы да ишекне ачып керүгә татарча исәнләшкәнемне сизми дә калганмын. Сәламемә каршы саф татарча җавап та алдым. Бу яшь, мөлаем кыз Әлфия Әхмәтбиҗан кызы Мәүлетова булып чыкты. Читать полностью →

Гомерле бул, әнкәй!

Безнең әни – Гайшә Нургали кызы Шәмсетдинова-Ваһаҗева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Тугыз дистә ел гомер эчендә ул күпне күрде, күпне кичерде. Ләкин ни булса да, авырлыклырга, төшенкелеккә бирелмәде, балалары, укучылары хакына ана һәм укытучы исемен югары күтәреп йөрде.

загруженное (1)

Читать полностью →

Самара ярымутравында татарлар яшәгән

загруженное

Соңгы вакытларда Самара ярымутравы (Самарская Лука — аны кайберәүләр Самара җәясе дип тә атыйлар), бигрәк тә андагы борынгы Муромский городок тарихы белән кызыксыну артканнан-арта ба­ра. Бу табигый хәл, чөнки Самара өлкәсенең милли һәм дини җәмәгатьчелеге, татар эшмәкәрләре дә, ниһаять, Самара ярымутравына игътибар итә башладылар, Муромский городокта археологик казу эшләре дә даими алып барыла. Әйе, бу инде исбат ителгән, Мүрмән — борынгы болгар каласы, фәндә “Муромский городок” дип аталган бу тарихи урында моннан мең ел элек болгар шәһәре булган, ул Идел Болгарстанының бу төбәктәге үзәк каласы, башкаласы булып торган.  Читать полностью →

Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

латыпов и закиров

Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Расих ЛАТЫЙПОВ.

Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Галигә тәҗрибә алырга килделәр 

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чара беренче тапкыр ике ел элек үткәрелгән иде. Анда 27 регионнан 350 кеше катнашкан булса, быел инде 33 регионнан 400ләп эшмәкәр килгән. Димәк, бу җыен халыкка кирәк, һәм алар Казандагы сөйләшүдән яңа идеяләр белән баеп кайталар, үзара бәйләнешләр булдырып, эшләрен җайга салалар. Читать полностью →

Гөлшат ЙОСЫПОВА: «Губернаторыбызга зур рәхмәт!»

C609FA28-SwBPAFQAXw,740,,,Миңа быелгы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкин чакыруы буенча Самараның Опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән зур тантанада катнашырга насыйп булды. Бу минем өчен икеләтә бәйрәм иде. Чөнки моңа кадәр купшы ремонт ясалганнан соң театр бинасын күргәнем юк иде әле. Бик шәп, затлы итеп ясап куйганнар бит аны. Ә губернаторыбызның үзен күрү, аның тәбрикләү сүзләрен ишетү бәхет түгелмени? Читать полностью →