«Язлар моңы” белән татар моңы яңара / «Весенние напевы» навевают весну

горланов

Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.

Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган: моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Сәхнә түрендә Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарының, Сызрань, Самара, Тольятти шәһәрләренең,  күрше Оренбург Һәм Ульяновск өлкәләренең үзешчән артистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашалар. Шушы “Язлар моңы” фестивале аша үтеп, өлкәбездә 60лап гармунчы, йөзләп җырчы һәм биюче сәхнә юлына басты. Ә күпме яшүсмерләребез кулларына гармун алдылар!

Менә быелгы бишенче ачык “Язлар моңы” фестивале кысаларында  да “Татар җыры”, “Уйнагыз, гармуннар”, “Татарча бию”  ярышлары уздырылды. Шенталы районының  Денис авылы, Ставрополь районының Выселки авылы үзешчәннәре, Сызрань, Самара һәм Тольяттиның  иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынаштылар.

Бәйрәмне котларга Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, өлкә татар милли-мәдәни  автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры,тарихчы Шамил Галимов килгәннәр иде. Жигули шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов та,  Тольяттиның шәһәр Думасы аппараты җитәкчесе Дмитрий Микель дә фестивалебезгә килергә вакыт тапканнар. Әлбәттә, кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров безгә “Самар татарлары” журналларын, Әнвәр Горланов — “Татар теле — күңелем теле” татар теле дәреслекләрен бүләк иттеләр. Төбәгебездә үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган Сәүбән Рәфыйковка, Светлана Исхаковага һәм Алмаз Галихановка өлкә татар милли-мәдәни  автономиясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң кадерле кунаклар, әлбәттә, Татарстаннан килгәннәр иде.  Тольяттилылыарны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарә мөдире урынбасары, филология фәннәре кандидаты Гөлүсә Низаметдинова котлады. Күпләргә яхшы таныш “Зөләйлә” төркеме бәйрәмебезгә нур өстәп, концерт программасын тагын да баетып җибәрде.

26.03.14_2.3

Тимур ЙОСЫПОВ.

Гөлүсә Низаметдинова Бөтендөнья татар  конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасировка, аның ярдәмчеләре Зөлфия Галихановага һәм Алия Мусинага татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган эшләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фестивальне өлкәбезнең иң оста гармунчыларының берсе – Самара шәһәрендәге “Идел” эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең баян, тальян, кечкенә гармуннарда һәм курайда уйнау осталыгын күрсәтте. Ә Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Сөембикә” балалар мода театры  тамашачыларга “Ак чабата — ак оек”  һәм “Бишмәтемдә биш төймә”  коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар белән күп еллар инде Ләйсән Әхмәдиева җитәкчелек итә.

Конкурста катнашучы гармунчылар яшьләре буенча ике категориягә бүленеп уйнадылар. 15 яшькәчә балалар -  сызранлы Камилә Яруллина — өченче,Тимур Йосыпов — икенче, Рафаэль Алиев беренче урыннарны бүлештеләр. Ә 15-18 яшьтәгеләр арасыннан Тольятти егетләре Илгиз Камалиев — өченче, Алмаз Галиханов — икенче, Ришат Сабитов беренче урыннарны алдылар.

36 яшьтән олырак гармунчылардан самаралы Наил Вахитов — өченче урынга, тольяттилы Әнвәр Сафин — икенче, Ставрополь районы, Выселки авылыннан килгән Мәсгут Низамов, ике рәтле гармунда уйнап, беренче урынга чыктылар. Ә Жигули шәһәренең “Сабантуй” эстрада ансамбле егетләре Ирек Шәрәфетдинов, Фәрит Шәрәфетдинов һәм Марат Рәсүлов гармуннарда уйнап, өч тавыштан үзенчәлекле итеп җырлап, халыкны таң калдырдылар һәм Гран при бүләген алдылар. Аларны беркем белән дә чагыштырырлык түгел иде. Булдыралар, егетләр!

Җырчылар арасында да шулай ук яшь буенча бүленү булды. 36 яшьтән олырак башкаручылардан өченче урынга — Сызран җырчысы Суфия Әмирова, икенче һәм беренче урыннарга тольяттилы Хәтиҗә Гыйниятова һәм Наилә Зәитова чыктылар.

Татарча биюдә Тольяттиның “Асыл” бию төркеме — өченче, Сызранның “Задоринка” бию ансамбленең башкорт биюе — икенче, Шенталы районы Денис авылы биючесе  Алия Галиуллина беренче урынга лаек булдылар.

Шулай ук Фәрит Садыйков оста гармунчы гына түгел, бик шәп  җырчы буларак та тамашачы күңеленә хуш килеп, аңа махсус бүләк бирелде.

Гөлфия Низамова һәм Анжелика Сафчукның “Туган җирем” дуэты чыгышына халык бик озак итеп кул чапты, шуңа күрә аларга “Халык бәясе” бүләге, ә Выселки авылы егете Мәсгут Хәйбуллинга бигрәк тә үзенчәлекле исемле “Әрсезлек өчен” бүләге тапшырылды.

Ярышлар тәмамлангач, Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче  “Асыл”  биючеләр ансамбле “Восточный стиль” кибетенең мода эшләнмәләре коллекциясен тәкъдим итте. Фестиваль программасын алып баручылар өчен дә киемнәрне шул кибет бүләк иткән иде бит. “Зөләйлә” төркеме кызлары да өздереп җырлап, күңелебезне ачтылар, фойеда да үзара аралашу, бию-җыр тавышлары ишетелеп торды. Әйе, мондый чараларны халык бик ярата һәм һәрвакыт бәйрәмгә гармун көен, татар җырын сагынып килә.

Камышлы районының “Уйнагыз гармуннар” фестивале, “Әйлән-бәйлән” биючеләр конкурсы, Похвистнево районының Гали авылында үткәрелүче “Халкым минем” фестивальләре региональ конкурс исемен йөртсәләр дә, өлкәбезнең бөтен талантларын да бер тирәгә җыя алмыйлар әле. Самарадагы “Татар балалары җырлый” фестивален дә шул рәткә кертеп була.

Бәлки биш ел буе талантларны барлап килеп, “Уйнагыз гармуннар”, “Татар җыры” һәм “Татарча бию” конкурсларын үз эченә алган “Язлар моңы” фестиваленә өлкә статусы биреп, Тольяттида киңәйтелгән өлкә фестивален гөрләтеп уздыру вакыты да җиткәндер? Тольяттилылар моңа әзер. Ә башкалар ни дип әйтер икән?

 

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

26.03.14_2.1

В Тольятти прошел пятый открытый фестиваль самодеятельных татарских артистов «Весенние напевы»

Татары, где бы они ни жили, никогда не забывают свои родные песенные напевы. Через песню они чувствуют себя татарами, приближаются к культуре своего народа, воспитывают в детях любовь к национальному творчеству. Сегодня главной задачей национально-культурных автономий является выявление талантов, поиск тех, кто умеет играть на народных инструментах, заинтересовывать молодых и показывать им тропинки к народному творчеству.

Вот именно с такой целью в Тольятти уже несколько лет подряд проводится фестиваль-конкурс «Весенние напевы». На сцену этого фестиваля выходили самодеятельные артисты Камышлинского, Похвистневского, Челно-Вершинского районов, городов Самара, Тольятти, Сызрань, гости из соседних Оренбургской и Ульяновской областей. Через «Весенние напевы» прошло уже около 60 гармонистов, сотня певцов и танцоров. Радует то, что выходят на сценуи совсем юные гармонисты и баянисты. А значит, родные напевы не стихнут еще долгие годы.

26.03.14_2.2В рамках нынешнего фестиваля конкурс проводился по трем номинациям: «Татарская песня», «Играй гармонь!», и «Татарская пляска».

Поздравить тольяттинцев с таким праздником приехали руоводители татарских организаций Анвар Горланов, Ильяс Шакуров и Рифкат Хузин. Конечно же они привезли с собой и подарки.Руоводитель общества «Туган тел» Ильяс Гумеров – свежий номер журнала «Самара татарлары», руководитель областной автономии Анвар Горланов — учебники татарского языка, директор этого общества и историк Шамиль Галимов — копии проекта мечети, которая должна была быть построена в 1913 году в Ставрополе-на–Волге, но и так и не была построена. Также он вручилиБлагодарственные письма тем общественникам, которые не жалея сил готовили этот фестиваль – Саубану Рафикову, Светлане Исхаковой и Алмазу Галиханову.

26.03.14_2.6 (1)Самые дорогие гости, конечно, прибыли из Казани. Заместитель начальника информационно-аналитического отдела исполкома Всемирного конгресса татар Гюлюся Низаметдинова и эстрадная группа «Зуляйля». Гюлюся ханым вручила благодарственные письма руководителю автономии татар города Тольятти Рауфу Кирасирову, его помощницам Зульфие Галихановой и Алие Мусиной за огромный вклад в развитие татарской культурыи сохранение традиций.

Фестиваль начался с заливистой игры на всевозможных гармошках Мидхата Аминова, руководителя татарского ансамбля «Идел». Детский театр национальной моды «Сююмбике» показал очень красивые национальные наряды. Этой группой много лет руководит руководит Лэйсен Ахмадиева.

Участники конкурсов были разбиты на возрастные группы. Среди детей до 15 летКамилла Яруллина получила третье, Тимур Юсупов – второе, Рафаэль Алиев первое место.В группе от 15 до 18 лет лидировали  Илгиз Камалиев, Алмаз Галиханов и Ришат Сабитов, ав старшей группе первенство досталось Масгуту Низамову. Он показал виртуозную игруна гармошке-двухрядке. А второе и третье места достались Анвару Сафину и Наилю Вахитову соответственно.

Не было равных ансамблю гармонистов из Жигулевска – Ирек и Фарит Шарафутдиновы и Марат Расулов так игралии пели, что безусловно завоевали Гран-при фестиваля. Браво, парни!

26.03.14_2.4Среди певцов тоже было разделение по возрастам. Среди старшей группы выделялись Наиля Заитова, Хадиджа Гиниятова и Софья Амирова. А среди танцоров не было равных Алие Галиуллинойиз села Денискино Шенталинского района. Были еще призы зрительских симпатий, лучший гармонисти певец и даже самый дерзкий гармонист…

Даже после вручения всех призов народ не торопился по домам.На сцене зажигала группа «Зуляйля» из Татарстана, показывались модные платья из салона «Восточный стиль», из фойе доносились групповые пения и пляски. Да, народ очень любит такие мероприятия ис удовольствием отдыхает в кругу родных и друзей.

26.03.14_2.5Жалко, что в областном центре давно не проводились подобные областные фестивали.Вот и праздник «Навруз», который возродили татары лет двадцать назад, как-то сошел на нет. Не проводятсяи областные конкурсы самодеятельных коллективов. А ведь нельзя уповать только на казанских артистов, надо выявлять, искать свои таланты, выводить их на сцены, а самых талантливых отправлять учиться.  Для того и  проводятся подобные конкурсы.

Зульфия ГАЛИХАНОВА.

Г. Тольятти.

Фотографии Хамзи Муртазина.

Просмотров: 2414

Комментирование запрещено