Радикны искә алып…

U9f2x8-scmgХалисә апам, Раил җизни! Сезнең махсус хәрби операциядә  катнашкан улыгыз Радикны искә алып яздым…

1978нче елны, ноябрь аенда туды сезнең улыгыз.
Матур өйдә, яхшы гаиләдә өченче бала булып.

Хөрмәт белән үстердегез, балалар бакчасына йөрде.
Иптәшләре арасында яхшы дус була белде.

Мәктәптә тырыш булды, сыйныфлардан күчеп торды.
Яшьтәшләре арасында ышанычлы иптәш иде.

Авыл балалары китә 9-10 ны бетергәч - 
Район, шәһәр жиренә — укырга, бәлки эшкә.

Сезнең дә малай китте Тольяттига, абыйлары янына.
Укыды, хөрмәттә булды, тәрбиядә яшәде.

Армия сафына алдылар, хәбәре бик еш килде.
Командирлары хат язды, яхшы хезмәтче, диде.

Каршы алдык бергәләшеп, Автозаводка эшкә керде.
Абыйсы, җингәсе аны үз иттеләр һәрчакны.

Һәр кеше вакыты җиткәч, өйләнә — гаилә кора.
Улыгыз Радик та өйләнде, тик инде сездән башка…

Юксынды ул сез булмагач, 13 яшьтә ятим  калды.
Ярый Рафик абыйсы бар гаиләсе белән,
Авылда Гөлисә апалары сагынып көтеп торды.

Уйладылар бергәләшеп, кайда язылышырга?
Туган авылга дәштеләр никах, туй үткәрергә.

Авылда туганнары, якыннары күп — бергәләшеп,
Туган өен, йортын алар жыйдылар.

Җылы җәй көне иде, матурлап бизәделәр.
Мулла-олылар, дәшкән халык килделәр.

Шатландылар күршеләр,  читтән кайткан кунаклар,
Күп бүләкләр китерделәр, ис киткеч матур булды.

Кыз ягыннан да килделәр әти-әни, туганнары.
Яхшы теләкләр теләп, шатланышып киттеләр.

Ә бәбиләренә исем куштык Тольятти шәһәрендә.
Ярмәктән дә килделәр кыз-баланы котларга.

Тормыш юлы туры түгел, уңга да кереп китә.
Бераз гына барасың да, сул якка да борыла.

Радикның да тормыш юлы сикәлтәлерәк булды.
Ничек булса да яшәде, хөкүмәт тәртибен бозмады.

Кызлар аны яраттылар, аның бит өч хатыны.
Менә дигән дүрт баланы аларга буләк итте,
Алар белән яшәргә аңа насыйп булмады.

«Балаларым, хатын, туганнар тынычлыкта яшәсеннәр», — дип,
Илгә кергән дошман белән зур сугышка юнәлде.

9 ай көрәштә булды, ялга җибәрмәделәр,
Яраланып хастәханәнең ярдәмен алып чыкты.

Бер сугышчы исән калса, икенчесе мәңгегә “китеп” бара.
Илдә тынычлык булсын дип, аларның йөрәкләре «яна».

Иркәм, син дә гел сөйләдең, смслар җибәрдең
«Туган илебездә халык тынычлыкта яшәсен», — дип.

Рәхмәт сиңа. «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» дигән таныклыгың бар.
Туганнарың аны күреп, синең өчен шатланды.

2024 елның 4нче марты, син азаккы сүзләреңне яздың,
«Без китәбез сугыш кырына, керәбез турыга», — дип.

Шуннан өзелде хәбәрең, калдың сугыш кырында.
Кайтаралар туган авылга хөрмәтләп озатырга.

Военкомнан хәбәр килде: батырларча «киткәнсең».
«Орден-мужество» биргәннәр — аңа лаек булгансың.

Бу авыр хәбәр булды, бигрәк яшьли киттең син,
Яраларың көчле булган, исән кала алмадың.

27 март, Ярмәк авыл халкы сине озатырга килде.
«Батырлар» хәйкәле янында  хөрмәтләп озату үтте.

Урам тулы халык иде, барысы да моңсуланды-уйланды.
Горурлана авылдашлар, туганнар, иптәшләрең.

Балаларың да горурланырлар, үсеп килә бит алар.
Бар халыкның бер теләге — «илгә дошман үтмәсен,
Болын-кырны, туган җирне алар таптый күрмәсен».

Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
Тольятти шәһәре — Иске Ярмәк авылы.

Просмотров: 840

Один комментарий

  1. Задушевное, затрагивающее все струны души и сердца, боль утраты непереносимая, читая это стихотворение. Теряем безвозвратно наших мужчин-мужей, сыновей, отцов… СВЕТЛАЯ им память…..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>