Өметебезне өзмик

Бердэмлек“Россия почтасы” басма матбугат чараларын тарату өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннән соң,  газета-журналларга язылу ничек булыр, халык безне читкә какмасмы, ярдәм кулын сузармы дип көтеп тормадык,  мөхтәрәм газета укучыларыбыздан фикерләрен сорап карарга булдык. Читать полностью →

Әзерлек башланды

1-DSC_0917Үткән сишәмбедә өл­кә татар милли-мәдәни авто­номиясенең киңәйтелгән уты­рышы уздырылды

Бу көнне Халыклар дуслыгы йортына бөтен татар оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлар килгән иде. Көн тәртибендә — 14 июньдә Шенталы районының Татар Әбдекие авылында уздырылачак икенче өлкә авыллары Сабан туена һәм 21 июньдә Гагарин паркында уздырылачак 26нчы өлкә Сабан туена әзерлек эшләре мәсьәләләре генә торса да, хәл ителергә тиешле эшләр байтак булып чыкты. Читать полностью →

Ал да нур сәс халкыңа

башкирский праздник,юбилей Рауды 122

Рәүдә ШӘЙМӘРДАНОВА (уңнан беренче)

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда башкорт халкының иң күңелле бәйрәме – Каргатуй гөрләп узды

Борынгы заманнарда мө­селман кардәшләребез, язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар һәм аларны ботка белән сыйлаганнар. Соңрак бу йола бәйрәмгә әверелеп киткән – авыл читендәге калкурак урынга чыгып зур казаннарда ботка пешергәннәр, сыйланып, уйнап-биеп туйгач, ел уңдырышлы булсын, дип тели-тели ботканы таш өсләренә салып калдырганнар… Читать полностью →

Волейбол – команда уены

IMG_2970Елховка районының Тупли авылында волейбол буенча ветераннар матчы үткәрелде

Биредә волейбол уены үт­кән гасырның 70нче елларыннан бирле бик популяр. “Без яшь чакта мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә буш вакытларын спорт залында үткәрергә тырышалар иде. Спортның баскетбол, волейбол, чаң­гы, штанга күтәрү, бокс кебек төрләре белән шө­гыльләнеп, безнең авыл егетләре чыныгып үс­теләр”, — дип сөйли шушы авылда туып үскән Әнәс Мингалиев. Читать полностью →

“Шәүрәкәй”гә соклану

шаурэкэйСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Мөхәммәтша Буранголов әсәре буенча Айрат Әбүшахманов куйган “Шәүрәкәй” спектаклен күрсәтте

Быел үзенең 95 еллык юбилеен бәйрәм итүче башкорт театры, Самарага беренче тапкыр килүенә карамастан, тамашачыны әсир итте, дип авыз тутырып әйтергә була. Театрның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Башкор­тостан Республикасының атказанган артисты Олег Ханов сәхнәгә чыгып: “2014 ел Рос­сиядә генә түгел, Башкортостанда да Мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан без Башкортостан һәм Россия авыл-шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Бу исемлектә Самара — беренче. Шушы тәүге очашуыбызда без бер-беребезгә ошасак, бирегә ешрак килеп йөри башларбыз”, - дип сәхнәгә артистларны чакырды. Читать полностью →

Озак яшә, Мансур абый!

Мансур-Ямалетдинов-206x300

12 АПРЕЛЬ -БӨТЕНДӨНЬЯ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ ЯКЫНЛАША

- 1989 ел. ЦСКБ «Прогресс» заводының ишегалды һәм фабрика-кухнясы арасында Әхмәт Нафигин, Минәхмәт Сәгыйров һәм Азат Надиров сөйләшеп торалар. Минем узып барганны күреп, чакырып алдылар да, татар оешмасы булдыру белән шөгыльләнүләре, моның өчен җәмәгатьчелекне җыеп, җыелыш үткәрү кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Миңа бу фикер бик ошады һәм шул көннән башлап татар хәрәкәтенә кушылып киттем, – дип хатирәләрен яңарта башлады Мансур ага Ямалетдинов – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы. Читать полностью →

Яратамы, яратмыймы?

a8a5e33804ffa6c6c14631ed2a4b07eeМәхәббәт җир йөзен коткарырмы?

Бик тә эссе җәйге көннәрнең берсендә челтерәп аккан чишмә янында ял итәргә туктаган идем, шунда карт өянкеләр күләгәсендә утырган танышым Рәмзиләне күреп алдым, янына килдем. Тик ул никтер башын аска иеп, мине күрмәмешкә салынды. “Нихәл, сеңелем? Ник минем белән сөйләшмисең, үпкәләдеңме әллә?”- дип сорамый булдыра алмадым. Ә ул күтәрелеп карамыйча гына: “Юк, апа!” — дип җавап кайтарды. Күрсәтергә теләмәсә дә, мин аның күз төбе кара янган икәнлеген күреп алдым. Мин бит аның ирен дә яхшы беләм. Читать полностью →

Газетабызны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз!

аглиуллина зайнап“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәребез Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга бүген 75 яшь тулды!

Зәйнәп апабыз “бердәмлек”леләр санына туксанынчы еллар башында килеп кушылган иде. Шул вакыттан бирле инде егерме елдан артык вакыт үтеп киткән, ә Зәйнәп апабыз әле дә сафта. Аның тырышлыгы белән “Бердәмлек” саф татар телендә чыгучы газеталар санында исәпләнә. Чөнки ул сугыштан соңгы авыр елларда Камышлы районының Дәүләткол мәктәбендә саф татарча белем алган, Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, институтка кергән һәм анда инде рус теле филологиясен өйрәнгән. Читать полностью →

Мәктәп язмышы – авыл язмышы

школа

Похвистне­во районының Иске Мәчә­ләй авылы мәктәбе

Күптән түгел Похвистне­во районының  Иске Мәчә­ләй авылы мәктәбе үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә бит әле кайчан гы­на аңа бөтенләй ябылу кур­кынычы янаганлыгы бер­кемгә дә сер түгел. Шу­лай да биредә мәктәпне саклап кала алдылар.  

Мәктәпнең бүгенге тор­мышы турында аның җитәк­чесе Әлфия Шамил кызы Субеева менә ниләр сөйләде: Читать полностью →

Бездә “главный татарин” бармы?

IMG_2761Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшли башлаганда миңа 65 яшь кенә иде әле. Алты-җиде еллар чамасы мин аның җыелышларын калдырмыйча йөрдем. Оешманы оештыручылар, әйдәп баручылар арасында туганнарым да булганга күрә, аның ничек аякка басуын, ныгуын күреп тордым. Башта булгалаган төрле бәхәсләрне, аңлашылмаучанлыкны җиңеп, зур уңышларга ирешүләре минем күз алдымнан үтте. Читать полностью →

Аллаһыга тапшырдык!

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.

Шулай итеп, могҗиза булмады — “Россия почтасы” хөкүмәтнең 3 миллиард сум дотация бирмәвенә сылтау итеп, 2014 елның икенче яртысына газеталарга язылу бәяләрен ике тапкырга күтәрде, һәм менә хәзер матбугатның батып барышы. Ни өчен дисәгез, болай да очын-очка ялгап баручы күпләр, бездә Әндри казнасы юк дип, капылт кына бәяләре өскә таба сикергән басмаларга язылмас­ка да мөмкин.

Без дә “Бердәмлек” газетабызның мөшкел хәлдә калуы турында сезгә хәбәр иткән идек инде. Мәскәүнең Федераль матбугат агентлыгы язылу кампаниясе башланырга өч-дүрт көн калып барганда, беркем белән дә киңәшмичә, тиешле килешү төземичә, “Бердәмлек” газетасының почта чыгымнарын үткән 2014 елның беренче яртысы белән чагыштырганда ике тапкырга күтәреп, 82,22 сум урынына 166,92 сум ясап, язылу каталогына теркәп куйган булып чыкты. Бу очракта киләсе ярты елга язылу бәясе әбүнәчегә 382 сумга, ягъни 97 сумга кыйммәткәрәк төшәчәк иде. Читать полностью →

Тормыш кырында да, иҗат утында да — бергә

Аюпова

Разия ӘЮПОВА (сулдан уңга), Илдар ХӘКИМОВ, Гүзәл УРАЗОВА һәм Галия ӘЮПОВА.

Литвинов исемендәге Мәдә­ният сараенда уздырылачак Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концертына барырга теләгем әллә ни зур түгел иде. Ләкин чакыру билетларын алгач, бармыйча кала алмадым. Һәм бер дә үкенмәдем.

Әле бит күптән түгел генә “Бердәмлек” газетасында басылган  “Гүзәл Уразова әйбәт киленме?” дигән мәкаләне дә укыган идем. Бу матур парның шундый тату тормышы белән сокланмый мөмкин түгел. Үзләре, әле бик яшь булуларына карамастан, иҗатта да зур казанышларга ирешеп киләләр, гаиләләрен дә чит-ят күздән сак­лап, матур итеп алып баралар икән. Читать полностью →

Син дә миңа – бер генә…

dT3av8AZ8CEСамарада зур уңыш белән пар җырчылар Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВның концертлары булып узды

Ике ел элек “Бердәмлек”тә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Вакыт машинасы” дип аталган яңа концерт программаларына карата берничә тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде. Концертны алып баручы егетләрнең төрле “тозсыз” мәзәкләр уйлап табып, тамашачыны ничек булса да көлдерергә маташулары бернинди калыпка да сыймый торган гамәл булуын җырчылар үзләре дә аңладылар, күрә­сең. Самарага яңадан килү­ләрендә аларның программаларында мондый ямьсез күренешләр күренми иде инде. Җырчыларның үз иҗатларына тәнкыйть күзе аша караулары, тамашачы фикеренә колак салулары яхшы, әлбәттә. Читать полностью →