Син дә миңа – бер генә…

dT3av8AZ8CEСамарада зур уңыш белән пар җырчылар Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВның концертлары булып узды

Ике ел элек “Бердәмлек”тә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Вакыт машинасы” дип аталган яңа концерт программаларына карата берничә тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде. Концертны алып баручы егетләрнең төрле “тозсыз” мәзәкләр уйлап табып, тамашачыны ничек булса да көлдерергә маташулары бернинди калыпка да сыймый торган гамәл булуын җырчылар үзләре дә аңладылар, күрә­сең. Самарага яңадан килү­ләрендә аларның программаларында мондый ямьсез күренешләр күренми иде инде. Җырчыларның үз иҗатларына тәнкыйть күзе аша караулары, тамашачы фикеренә колак салулары яхшы, әлбәттә.

Концерт программаларын да алар нинди дә булса аерым бер темага багышлый башладылар. Ә бу отышлы булып чыкты. Болай да яшь артистларның иҗатына мөкиббән Самара тамашачысы Гүзәл белән Ил­дарның концертларын көтеп алып, тагын да күбрәк йөри башлады кебек.

Менә бу юлы да, икенче кызлары туу сәбәпле бер ел гастрольләргә чыкмыйча торганнан соң, Гүзәл белән Илдар яңа программа әзерләп Самарага килгәч, 750 урынлы Мәдәният сарае залында бер генә буш урын да калмаган иде. Тамашачыларын сагындырган­нары әллә кайдан күренеп, сизелеп тора. Күпләр бөтен гаиләләре белән, кечкенә балаларын, оныкларын да алып килгәннәр.

Гади генә итеп “11нче сезон” дип аталган яңа программаларын җырчылар аерым бер темага, гаиләдәге дуслыкка, мәхәббәткә, балалар тәр­бияләүгә багышлап, яңа җырлар, биюләр, киемнәр бе­лән баетып, концертларын элек­келәренә охшамаган матур бер тамашага әйләндергәннәр. Яшь алып баручылары — Гөлназ белән Илсур да, программага күп яңа матур төсмерләр керткәннәр. Яшь хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, Гүзәл белән Илдар тормышындагы төрле матур мизгелләрне җырларның эчтәлегенә бәйләп алып барып, тамашаны бик тә кызыклы итә алдылар алар.

Бер ел элек дөньяга аваз салган икенче кызлары Ка­милланың нинди тере бала булуына сокланып бетә алмыйлар бүген Гүзәл белән Илдар. Сигез айда ук тәпи йөреп киткән сабый әти-әнисенә охшап шундый өлгер, җитездер, мөгаен. Камилла берәр көй ишетсә, биергә, кушылып җырларга гына тора, дип шатлыклары белән уртаклаштылар яшь әти белән әни.

Ә инде беренче кызлары — тугыз яшен тутырган Эллари турында сөйләп торасы да юк. Әти-әнисе кебек ул да музыканы үз итә, биергә ярата. Бәлки, Эллари да киләчәктә җырчы булмасмы әле?

Нәкъ шушы балдан татлы балаларыбызга багышланган да инде күпләрнең күңелен яулаган Гүзәл Уразованың “Бал­җимешем” җыры. Ул бу җырын башкарганда сәхнәгә бер-бер артлы Самараның нәни тамашачылары күтәрелә башлады һәм бераздан алар бу җырны апаларына кушылып җырлыйлар иде инде.

Гүзәл белән Илдар гомумән тамашачыдан үзләрен яраттыра беләләр, араларында ниндидер элемтә урнаштыра алалар.

Җырчылар нинди генә җыр башкармасыннар, аларның инде хитка әйләнгәннәре дә, әле яңа гына табадан төшкәннәре дә, аерым һәм икәүләп дуэт белән җырлаганнары да — барсы да “бис”ка кабул ителә.

Дөрес, концертларда Гүзәл­нең иҗатына күбрәк игътибар бирелә. Бу шулай булырга ти­ештәдер кебек. Илдар үзе дә: “Гүзәл һәрвакыт беренче урында булырга тиеш”, — дип кабатларга ярата бит. Шулай да аның да җырлаудан туктарга исәбе юк кебек әле. Ул соңгы вакытларда Гүзәлгә, кечкенә кызларына багышлап үзе дә шигырьләр, яңа җырлар иҗат итә башлаган икән. Шуларның берничәсен “Гүзәлем”, “Кызларым, йолдызларым” дигәннәрен Самарада үткән концертта да җырлады Илдар.

Өч сәгатьтән артык барган концерт бер мизгелдәй үтте дә китте. Тамашачылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның җырларын тыңлап кына хозурланмадылар, аларның иҗат­таш дуслары башкаруында төрле татар артистларына паро­дия­ләр карап, төрледән-төрле мә­зәкләр тыңлап, күңелләрен кү­тәрделәр. Бигрәк тә күпләргә синтезаторда уйнаучы Наил Мөбарәкшинның пародияләре ошады. Алар ничектер башкаларныкыннан үзенчәлеклерәк яңгырадылар кебек.

Гүзәл дә, Илдар да баянга гына кушылып тамашачыга берничә татар халык җырын да бүләк иттеләр. Әйе, моң бар аларда. Тик концерт программасын шундый җырлардан гына төзесәләр, бүгенгедәй зал тутырып тамашачыны җыя алырлар идеме икән? Юктыр, мөгаен. Халык үзенә нәрсә кирәк шуны сайлый бит ул. Ә аңа нәрсә кирәген бу җырчылар бик яхшы белә.

Гүзәл белән Илдар тамашачы яратып өлгергән “Син дә миңа — бер генә” җы­рын гадәттә дуэт белән икәүләп башкаралар. Татар сәх­нә­сен­дә үз дәрәҗәсен тапкан бу мәңгелек пар йөрәкләр бү­ген татар халкының яраткан җыр­чыларына әверелделәр. Алар­ның Самарада үткән соңгы кон­цертлары моны тагын бер тапкыр раслады, тамашачы җырчыларны сәхнәдә чәчәк бәй­ләмнәренә күмде.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1231

Комментирование запрещено