Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлфия Мәрдегалим кызы ТАҖЕТДИНОВА укучыларга телне ничек өйрәтүе турында менә нәрсәләр сөйләде. Читать полностью
Архив за день: 19.04.2014
Искеусманлыларның «Бәхетле балачагы»
Камышлы районы Иске Усман авылында һәр елның яз айларында балалар иҗаты кичәләре уздырылып килә. Менә бу елның апрель башында да авыл Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Без бу очрашуны «Бәхетле балачак» дип атадык.
“Бәхетле балачак — 2014” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат бәйрәмендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар туган телебездә матур итеп шигырьләр сөйләде, моңлы җырлар җырлады, милли биюләребезне биеде һәм мәктәп тормышыннан кызык-лы хәлләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар Шәүкәт Галиев, Бари Рәхмәт, Зәкия Туфайлова шигырьләрен искиткеч матур итеп сөйләделәр. Читать полностью