Колхозлар илебез тарихында тирән эз калдырды. Монда яхшысы да, фаҗигасы да җитәрлек. Колхозларның берәүләре мескен хәлдә, сөйрәлеп барсалар, башкалары уңышлы һәм гөрләп яшәделәр. Авыллар язмышы һәрвакыт андагы колхозлар эшчәнлегенә бәйле булды. Кызганыч ки, күмәк көч белән корылган, байлык һәм мал-мөлкәт тупланган хуҗалыклар бер мизгелдә таланып юкка чыктылар. Бу вәхшилекне: «Яшәсен колхозлар!» – дип кычкырып йөрүчеләр башкарды. Ачысын халык татыды. Кулыннан эш килерлек һәм яшьрәк кешеләр шәһәрләргә качтылар. Чәчү җирләрен чүп үләне, урман басты.
Менә шундый буталчык чорда әле исән калган колхоз да бар. Камышлы районындагы “Правда” колхозы — Самар өлкәсендә исән калган бердән – бер колхоз. Ул Балыклы авылында урнашкан. Мин шул колхозның исәп-хисап тоту һәм сайлау җыелышында булдым. Читать полностью