Әтиемнең Мәннән исемле агасы күрше рус авылында булып кайткач: “Урысларның кечкенә генә балалары да үзләренчә бик яхшы сөйлиләр. Шунысы гаҗәп, мин, олы булсам да, русча начар сөйлим, алар кайдан өйрәнделәр икән?” — дип аптыраган, ди. “Әй, агай, әниең Мария, әтиең Иван булып, синең белән гел русча гына сөйләшсәләр, син бу телне алардан да яхшырак белер идең!” — дигән аңа әти. Читать полностью
Гали авылының башкорт урамы
Без данлыклы Гали авылының Башкорт урамында (аны рәсми рәвештә Заречная дип атап йөртәләр) яшибез. Аны башка урамнардан кечкенә генә елга аерып тора. Тау итәгенә җәелеп утырган бу урамда бүгенге көндә 33 йорт бар. Биредә яшәүчеләр барсы да бик уңганнар: бакча чәчәләр, мал-туар үрчетәләр, теплицаларында помидор, кыяр үстерәләр. Шуңа тормышлары да җитеш. Һәр йортта диярлек 2 – 3 машина бар. Читать полностью
Команда ТНКА г.Самара одержала победу в III региональном открытом турнире среди мужчин по волейболу «Дружба народов – 2014» (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Афәрин, егетләр!

10 мая 2014 года в Самаре в УСК МТЛ «АРЕНА» состоялся III региональный открытый турнир среди мужчин по волейболу «Дружба народов – 2014». Мероприятие проводилось в рамках комплексного плана по гармонизации межэтнических отношений в Самарской области и календарного плана официальных физкультурных и спортивных мероприятий Самарской области на 2014 год. Организаторы – Министерство спорта, туризма и молодежной политики Самарской области, государственное казённое учреждение Самарской области «Дом дружбы народов» и общественная организация «Федерация волейбола Самарской области».
Моң кичәсе

Похвистнево районының гербы
Похвистнево районы оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан Гали авылы Мәдәният йортында тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Аны “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче 4-5 яшьлек сабыйлар башлап җибәрде. Алар башкарган “Ладошки” җырын тамашачы көчле алкышларга күмде. Шулай ук мәктәпкә хәзерлек төркеме дә үзләренең чыгышлары белән сокландырды. Балалар укыган шигырьләр, җырлаган җырлар һәркайсыбызның күңелен йомшартты. Читать полностью
Кыска мәзәкләр
Ике шәһәр эте
Ике эт – берсе кара, икенчесе сары, трамвайга Киров мәйданы тукталышында сикереп керделәр. Ә инде ике тукталыштан соң, өченчесендә чыгып та шылдылар.
Бу хәл миңа бик кызык булып күренде. Мин дә аларның артларыннан чыктым. Читать полностью
Рафаэль Багаутдинов утвержден в должности главы администрации Камышлинского района / Рафаэль Баһаутдинов – Камышлы районы җитәкчесе
Во вторник, 6 мая, в актовом зале Камышлинского центра культуры и досуга состоялось расширенное заседание собрания представителей района. На повестку дня депутатского корпуса был вынесен один вопрос – о назначении главы администрации района.
Онытма, дустым, сугыш батырын!
Дүрт ел илемне сугыш иңләгән,
Дүрт ел буена кан койган халкым.
Күпме яшь түккән, күп иза чиккән
Олы-кечесе, бала-чагалар.
Сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Мидхәт ага Саниев
Исән-имин кайткан сугышчыларыбыз берәм-берәм бакыйлыкка күчеп баралар. Гали авылында да инде алар өч бөртек кенә калды
Илебез Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтә. Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән бу матур бәйрәм көннәрендә Ватаныбызны явыз фашистлардан азат иткәндә һәлак булган корбаннарны, бер телем икмәккә тилмереп, аналарының күзләренә карап ачлыктан үлгән сабыйларны, яшьли тол калган хатын-кызларны, ятимлек ачысын татып үскән балаларны искә алабыз, корбаннарның каберләренә чәчәкләр куеп дога кылабыз.
Сугышка киткән якташларыбызның күбесе чит-ят җирләрдә ятып калды, бик азы гына туган якларына кайтып, шушы көнгә кадәр яши алды. Гали авылыннан сугышка киткән 511 ир-егет һәм 5 хатын-кызның 283се туган авылын кабат күрү бәхетенә ирешкән. Читать полностью
Сугыш ветераны һәм тарихчы Баязит ага
Миңа бер төркем хәрби ветераннар белән Самараның Идел буе бистәсендәге 43 санлы мәктәп музеенда булырга насыйп булды. Безгә аның бик тә эчтәлекле композицияләре белән экскурсовод Валентина Федоровна Косенкова таныштырды, Самарада оештырылган 58нче Кызыл Байраклы Прага исемендәге гвардия дивизиясе сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында үткән көрәш юллары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, бу дивизиянең 31 хәрби хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Музейны оештыруда Идел буе бистәсендә яшәүче сугыш ветераны полковник Баязит Мәҗит улы КАЗАКОВ күп көч куйган. Ул хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, музейның эше белән гел кызыксынып, үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итеп тора икән. Читать полностью
Күпне күргән, күпне кичергән…
Күп хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләп, нужа чиккән булсалар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче, унынчы дистәне вакларга керешкән Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева унтугыз яшеннән фронтка китә. Читать полностью
Самара татарларын ничек берләштерергә?
“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның “Булдымы бердәмлек, булмадымы?” дигән язмасын укыгач, үз фикеремне әйтмичә кала алмадым.
Татарны да, башка милләт халыкларын да берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Күпме кеше булса — шул хәтле фикер. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Әле үткән гасырның 90нчы елларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Ринат Мөхәммәдиев: “Татарның һәрберсенең хан буласы килә”, — дип әйткән иде. Шул мин-минлек безне харап итте дә инде. Иван Грозный заманнарында Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханнары берләшә алмагач, аларны берәм-берәм юк иттеләр. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга өйрәнергә кирәк иде безгә. Читать полностью
Игенче даны үлмәс. Үлмәс!
Камышлыда якташыбыз күренекле татар шагыйре Әнвәр ДАВЫДОВның 95 яшьлегенә багышланган чаралар уздырылды
Самара төбәгендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат иткән татар шагыйрьләре, язучылары күп түгел — Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров… Шуларның соңгысыннан кала барсы да Камышлыдан чыкканнар. Ә Әнвәр Давыдов — араларында аерым бер урын алып торучы шагыйрьләрнең берсе. Читать полностью
“Аулак өй”дә ниләр бар?
Кошки районының Яңа Җүрәй авылы кешеләре бик күңелле яшиләр. Биредәге Мәдәният йортында төрледән-төрле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Менә мәдәният хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән “Аулак өй” бәйрәменә шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр һәм авыл халкы җыелган иде.
Читать полностью



Ике шәһәр эте