Булдымы бердәмлек, булмадымы?

210631_2Фәхретдин Канюкаев һәм Минәхмәт Хәлиуллов позицияләреннән чигенмәделәр һәм корылтай татарларга кирәкми, диделәр ♦

25 январьда Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының каймагы” җыелышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самара татарларының корылтаен уздыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Күпчелек халык, чыгыш ясаган барлык оешмаларыбызның җитәкчеләрен тыңлаганнан соң, “корылтай өчен”, ә өлкә автономиясе “каршы” тавыш бирде. “Дуслык” һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары тавыш бирүдә катнашмадылар, чөнки җыелыштан чыгып киткәннәр иде.

12 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортындагы утырыш татар оешмаларын берләштереп, корылтай уздыру мәсьәләсендә бер фикергә килү өчен җыелган иде. Аны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин татар оешмаларын бердәм булырга, киңәшеп эшләргә өндәде.

Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары әгъзалары һәм аның президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә татар автономиясе башкарма комитетының элеккеге рәисе, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов позицияләреннән чигенмәделәр һәм корылтай татарларга кирәкми, дип бардылар. Ә “Туган тел” оешмасы рәисе Ильяс Шәкүров, Самара һәм Тольятти шәһәрләре автономияләре рәисләре Рифкать Хуҗин һәм Рәүф Кирасиров, “Болгар мирасы” оешмасы рәисе Гомәр Батыршин корылтайгамы, башкача аталган форумгамы, исеме мөһим түгел, җыелышып сөйләшәсе сүзләр байтак дип, үз фикерләрендә тордылар.

Элек корылтай үткәрүгә каршы чыгучылар моны өлкә хөкүмәтенең рөхсәте булмавы белән аңлатсалар, хәзер, өлкә хөкүмәте “Оешмаларыгыз арасында бердәмлек булса, рөхсәт тә булыр” дип торганда, башка сәбәпләр табылды.

Шулай итеп, оешмалар арасында бердәмлек булмагач, корылтай да булмый инде. Бу турыда “Дуслык” сайтында болай язылган: “В результате широкой демократической дискуссии было принято решение, что в проведении областного съезда татар нет основания и нет необходимости. О решении совещания было проинформировано руководство области и исполком Всемирного конгресса татар”.

Булдымы бердәмлек, булмадымы – аңлаганы аңлады, аңламаганы аңламыйча калды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

БУ ТЕМАГА / НА ЭТУ ТЕМУ:

Депутат Минахмет Халиуллов и член Бюро ВКТ Фахрутдин Канюкаев выступили против проведения собрания представителей татарского народа области

* * *

Член Бюро Всемирного конгресса татар: «Мы против проведения съезда татар Самарской области, эта тема закрывается» (ВИДЕО)

* * *

«Кто виноват?» и «Что делать?

* * *

Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле

* * *

Ринат Ситдыйков: «Татар телен белүче буын бетеп бара, ә урыслашкан татарларга инде бернәрсә дә кирәкми!» (ВИДЕО)

* * *

Рифкать Хуҗин: «Без бит мәйданнарга чыкмыйбыз, тик үзебезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тотарга гына җыенабыз» (ВИДЕО)

* * *

Ф.Б.Канюкаев: «Корыл­тай нәрсәгә ки­рәк, дип сорый миннән халык. Без бит сугышмыйбыз, үзара тату яшибез» (ВИДЕО)

* * *

Сызранлыларның «Самар татарларының каймагы» дип аталган зур җыелыштагы чыгышы (ВИДЕО)

* * *

Мансур ага Җәмалетдинов: «Бүген тырышмасагыз — иртәгә бер нәрсә дә калмый!» (ВИДЕО)

* * *

Мәсгуть Кыямов: «Татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

Самар губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов: «Бердәм булыйк — үрнәк булыйк!» (ВИДЕО)

* * *

И.Г.Шакуров: «Съезд выразит поддержку со стороны татарского сообщества политике губернатора Самарской области» (ВИДЕО)

* * *

Рәсыйх ЛАТЫЙПОВ: «Җыелыш кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

Azatlyk Radiosy: «Самар татарлары корылтай уздырырга җыена»

* * *

Сызран шәһәренең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ: «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар»

* * *

Харида ДАШКИНА: «Мне непонятны позиции тех людей, которые против проведения съезда…»

* * *

Азат НАДИРОВ: «Власть не оценит съезд как направленный против нее инструмент. Это большое заблуждение!»

* * *

Винер НУРМУХАМИТОВ: «Не играйте с огнем!»

* * *

Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

* * *

Шамиль Абульнагимович АХМЕРОВ: «Татарский народ – это не стадо, а община, коллектив личностей, имеющих собственное мнение о проблемах татарского народа!»

* * *

Ринат СЫТДИКОВ: «Считаю, что проведение съезда имеет место быть, но под руководством ТНКА»

* * *

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямов: «Һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!»

 * * *

Расыйх ЛАТЫЙПОВ: «Корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк!»

* * *

Заслуженный работник транспорта Российской Федерации, руководитель ЗАО «АГРОАВТО» Наиль Гарифович ТАХАУТДИНОВ: «Необходимо сообща наметить пути выполнения проблем татарского сообщества!»

 * * *

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

* * *

РЕЗОЛЮЦИЯ I собрания социально-статусных представителей татарской нации Самарской области

* * *

ПРОТОКОЛ собрания «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №2: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №1: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

 

 

Просмотров: 2104

Комментирование запрещено