Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле

_DSC8096Наил Гариф улы ТА­ҺА­УТДИНОВ күптән инде татар җәмәгатьчелеге эшендә актив катнаша. Ул советлар заманында «Куйбышевагропромстрой» автохуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән чорларда мәчетләр төзелешенә, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларга йөк машиналары биреп, сабантуйларны оештыруга, туган авылы Камышлыда мәчет салуга, авыл зиратын тимер рәшәткә белән тотуга зур өлеш керткән кеше.

Январь ахырында Са­мараның “Яктылык” мәк­тә­бендә узган “Самара татарларының каймагы” җыелышы халыкта төрле фикерләр уятса да, берсен дә битараф калдырмады. “Самар татарлары” сайтында бу темага бик каты фикер алышу әлегә кадәр тынмады. Кемдер татарларга корылтайга җыелып, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшүне таләп итә, кемдер аны кирәксенми.

Бүген Наил Гариф улы шул турыда “Бердәмлек” укучылары белән фикерләрен уртаклаша.

Самара өлкәсендә сан буенча без, татарлар, икенче урында торабыз. Татарлар биредә җирле халык булып, хан заманыннан бирле яшәвенә карамастан, кайбер түрәләр безне “диаспора” (үз иленнән читтә яшәүче кешеләр төркеме) дип атый. Бу сүз тарихтагы ролебезне кимсетә, минемчә. Шул ук вакытта үзебезнең гаеп тә юк түгел, чөнки пози­ция­ләребездән чи­генәбез: татарлар бик тиз урыслашып бара.

Ә без бит сугышларда катнашкан геройларыбыз белән дә, укымышлы шәхесләребез белән дә, эшчәнлегебез белән дә ил тормышына саллы өлешебезне кертеп торабыз. Ник соң үз телебездә укырга, газета-журналлар чыгарырга, радио һәм телевидениеле булырга хакыбыз юк?

Минемчә, активлык күрсәтә башларга вакыт җиткәндер. Бу соңгы җыелыш безне борчыган күп проблемаларны күтәрде. Әгәр без аларны хәл итүне һаман кичектереп килсәк, соң булырга да мөмкин бит. Киләчәктә балаларыбыз һәм оныкларыбыз кем булыр, нинди дин тотар, нинди телдә сөйләшер?

Бүген Самара татарларының яшь, дәртле, татар проблемаларын белүче һәм хәл итәргә ашкынучы лидеры табылды. Ильяс Шәкүров милләте өчен малын да, көчен дә жәлләми. Аңа тик безнең ярдәм һәм теләктәшлек кенә кирәк.

Татар ханнары үзара узышып дәүләтләрен ничек югалткан булсалар, бүген дә татарда шул ук чир бар. Өлкәдә татар иҗтимагый оешмалары күбәйгән саен милләтебезгә файдасы да күбрәк, дигән фикер ишетелгәли. Тик гамәлдә аларның җитәкчеләре еш кына үзара уртак фикергә килә алмыйлар. Шуңа күрә дә каршылыклар килеп чыга, арада узышу бар кебек тоела. Хәер, милләтчелек, кланнарга бүлешү татарныкы гына түгел, бөтен Россия чире ул. Ә без алга таба да милләтебез чәчәк атсын дисәк, ир-егетләребез бер-берсе алдында зур маши­на­­лары, купшы өйләры, акча бук­чалары белән түгел (бу чор туксанынчы елларда калды инде), ә милләте өчен, халкы өчен, дине ислам өчен эшләгән эш­ләре белән танылсыннар иде.

Бу җыелышның максаты – халыкка милли мәктәпләр, балалар бакчалары, газеталар һәм радио-телевидение кирәклеген аңлату иде. Кызганычка, лидерларыбыз арасында бердәмлек юклыгын күреп, халык икегә бүленде.

Шулай да, өлкә татарлары корылтайга җыелып, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшсәк, бердәм булып аларны хәл итәргә алынсак, безне инде “диаспора” дип атарга кемнең дә теле әйләнмәс иде. Татарларга “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле, туганнар!

Наил ТАҺАУТДИНОВ.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1858

3 комментариев

  1. Дэрес сузлэр сэйлэгэн, как в воду глядел по «ДИАСПОРЕ»

  2. ВОТ актуальные слова на сегодняшний день!!!! Молодец Тахаутдинов. Всем читать! Из-за тех, кто запретил съезд — мы диаспора! Низкий поклон вам, пи-пи-пи-пи(ато не пропустят мои мысли!!!!!!!!!!)

  3. Бик тә акыллы фикер һәм урынлы киңәш. Яшь кенә егетләр «тәртә» арасына кереп , бердәм эшләр урынына, читкә таярга тырышалар. Бер береңе тыңлап, аңлап фикер алышканда, күп кыенлыкларны ерып чыгып була бит.