“Иске Ярмәк авылы тарихы”н язу елларында ачылган серләр

13Ниндидер билгесез, аңлашылмаган күренешкә тап булгач, аның серен белергә омтылу күңелне гел кытыклап тора. Шул уңайдан балачакта авыл малайлары белән су керергә, кузгалак һәм какы җыярга йөргән чаклар искә төшә.

Бервакыт Иске Ярмәк авылының Чияле тавы итәгендәге, таш белән әйләндереп алынган, бер метрдан артык тирәнлектәге баз янында аның нәрсә булуы турында бәхәсләшеп утырган идек. Халык телендә аны дегет базлары дип атыйлар иде. Кайбер бабайлар исә: бу баз төбендәге су өстенә “йер мае”, “ару дегет” җыелган, аны дару итеп тә, арба тәгәрмәчләрен майлау өчен дә кулланганнар, – дип сөйли торган иде.

Сок елгасы янында, Чияле тавы итәгендә урнашкан әлеге дегет базының серләре “Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле китапны язу елларында гына ачыкланды. Бу хәл туган як тарихын тирәнтен өйрәнүче Байтуган авылы кешесе Әбүзәр абый Бәдретдинов белән танышкач мөмкин булды. Аның кулъязмаларында сакланган кызыклы мәгълүматлар аша миңа үз төбәгебезнең бик борынгы катламнары ачылды.

Аеруча Россия Фәннәр академиясе галимнәре, профессорлар И.И. Лепёхин һәм П.А. Паллас калдырган “Дневниковые записи”, “Путевые заметки” исемле язмалар зур кызыксыну уятты. Анда Сок елгасы буйларында, шул исәптән Камышлы җирлегендә алып барылган фәнни тикшерүләр турында күп кызыклы хәбәрләр язылган.

Камышлыда беренче тапкыр нефть табылуы һәм Рәсәй күләмендә иң беренче нефть эшкәртү заводы төзелүе турында белгәч, кызыксыну мине әллә нинди тирәнлекләргә алып кереп китте.

Монда “Пугачёв” исемле тарихи китап укыганда алган тәэсирләр дә искә төште. Әлеге китапта казак Емельян Пугачёвның Камышлыдан дегет алып чыгып, шуның белән сәүдә итүе турында языла. Аның бер килүе татар‑башкортларның баш күтәрү вакытына туры килгәнлеге дә искәртелә. Бунтарь кеше буларак, ул ахыр чиктә шушы туктаусыз баш күтәрүләрне җитәкләү юлын таба.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә тагын күп нәрсәләр ачыкланды. Мәсәлән, данлыклы Халик Садри үзенең “Безнең таң” исемле китабында революция алды елларында Камышлы авылында нефть эшкәртү заводы булуы турында яза. Анда 350 кеше эшләве телгә алына. Моның белән танышкач, күп нәрсә үз урынына төште.

Элек бу якларны “Дикое поле” дип йөрткәннәр. Ә хакыйкатьтә безнең туган якларның тарих катламнарында нинди генә тирән серләр ятмый икән!

Ни кызганыч, хәзер инде халык хәтереннән бик күп нәрсә төшеп калган. Без хаклы рәвештә горурлана алырлык бай истәлекләр дә эзсез югалган. Алар бүген инде чынбарлыктан ерак уйдырмалар булып кына кабул ителергә мөмкин. Мисал өчен, менә шундый риваять‑хәбәрләр:

- Камышлыда Рәсәй күләмендә беренче нефть табылган һәм аны эшкәртү заводы төзелгән.
- Халкыбыз аяусыз рәвештә азатлык өчен көрәшкән бу җирләрдә Пугачёв сугышы башланган.
- “Вторая Закамская оборонная линия” төзелү елларында монда “Сокская охранная гряда” булдырылган, аның тирәсендә төрле авыллар һәм алар янындагы тауларда форпостлар барлыкка килгән.
- Мондагы халык казаклар разрядына, ягъни хәрби сословиегә кертелгән; 1812 елгы Ватан сугышында биредәге татар‑башкорт полкының батырлыклары тарихта теркәлеп калган.
- Надыр өязенә кергән, хәзерге Татарстанның көньяк‑көнчыгыш районнарын һәм бүгенге Камышлы районы җирләрен колачлаган киңлектә җәдитчелек хәрәкәте – “Татар ренессансы” – яралган.
- Надыр волосте җирләрендә туктаусыз барган азатлык көрәшләре нәтиҗәсендә татарлар монда үз динен саклап калганнар һәм милләт буларак югалмыйча, исән кала алганнар.

Сәмруг кош язмышын хәтерләткән татар тарихы

Кама аръягы җирләрендәге татар халкының бөтенләй юкка чыгудан сакланып калуы Сәмруг кошы турындагы риваятьне хәтерләтә. Легендар Сәмругка, зур куркыныч янаганда, үзен утта ярып яндырырга, ә аннары көлдән яңадан терелеп, тормышын баштан, яңача корып җибәрергә туры килә.

Казан ханлыгы басып алынгач, көчләп чукындыру сәясәте башлана. Шушы авыр чорда күп татарлар Кама аръягындагы Нугай Урдасы җирләренә күчеп урнаша. Әмма Мәскәү дәүләте әкренләп бу якларга да үтеп керә, һәм ике гасыр дәвамында монда татар‑башкортларның баш күтәрүләре, азатлык өчен сугышлары бара.

Бай табигатьле, киң җәелгән Нугай Урдасын колонизацияләү чорында биредә Нәдер волосте оеша. Ул еллардагы татар халкының фаҗигале язмышы турында Вахит Имамовның “Сәет батыр” романында Нәдер волосте хәлләре бар нечкәлекләре белән сурәтләнә. Аны укыганда күңел тетри.

Бер яктан, бабаларыбызның үз динен, телен, милли рухын кан коюлар кичеп саклап калуда күрсәткән батырлыклары сокландырса, икенче яктан, бүген шуларның никадәр җиңеллек белән югала баруы йөрәкне әрнетә.

Нәдер волосте тарихы

Нугай Урдасы җирләрендә Мәскәү дәүләте “Яңа Кама Арты чикләү сызыгы”н төзи башлагач, Минзәлә, Чирмешән Кичуй, Кызыл Яр, Сергиевск кебек крепостьлар барлыкка килә. Тора-бара Нугай Урдасының көньяк‑көнчыгышка таба юнәлгән колонизациясе дәвам итә һәм Самара–Оренбург саклау чиге линиясе төзелә башлый.

Нәтиҗәдә, татар һәм башкорт халкының бер‑бер артлы азатлык сугышлары кабына. Шушы җирләр белән идарә итү өчен яңа волость төзелә. Җирләрнең күп өлеше Надыр Уразмәтов һәм аның туганнары биләмәләренә кергәнгә, административ үзәк буларак оешкан әлеге яңа волость Надыровская (Нәдер) волосте дип атала.

Аның составына түбәндәге төбәкләр керә:
- Татарстанның көньяк‑көнчыгыш җирләре – хәзерге Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнары;
- Самар өлкәсенең Камышлы, Кләүле, Исаклы, Похвистнево районнары;
- Оренбург өлкәсенең Богырыслан, Әсәкәй, Абдуллино районнары;
- Башкортстанның төньяк‑көнбатыш өлеше.

Нәдер Уразмәтов – волость старшинасы

Татар халкының укымышлы, эшлекле, тормышчан һәм үҗәт булуы борын-борыннан билгеле. Шуңа күрә Мәскәү дәүләте татарларны еш кына толмач (тәрҗемәче), сәүдә һәм сәясәт өлкәсендә арадашчы, шартнамәләр төзүдә дипломат буларак файдаланган. Нәдер Уразмәтов – әнә шундый шәхесләрнең берсе.

XVIII гасыр башында Пётр I бөтен Русия күләмендә зур яңалыклар, реформалар үткәрә һәм шул ук вакытта киң колачлы сугышлар алып бара. Әлбәттә, моның өчен зур чыгымнар, сугыш ихтыяҗларын тәэмин итәрлек күп чимал кирәк була.

Бу хакта тарихчы галим Х. Рәхимов “Казан утлары” журналында чыккан “Нәдер Уразмәтов – Рәсәй күләмендә беренче нефтепромышленник” исемле мәкаләсендә болай дип яза:

«1719 елда Пётр I табигый казылма байлыкларны табу, эшкәртү һәм куллану мәсьәләләрен хәл итү өчен “Берг‑коллегия” төзергә указ чыгара. Шул ук елда “Берг‑привилегия” төзүне боера.

Биредә, кешеләрнең чинына, сословиесенә һәм тоткан дәрәҗәсенә карамастан, алтын, көмеш, бакыр, терекөмеш, тимер, кургаш, селитра, күкерт һәм нефть ятмаларын эзләп табу һәм аларны эшкәртү өчен киң мөмкинлекләр тудыру турында әмер бирелә.

Менә шушы шартларда Нәдер Уразмәтов Русиядә беренчеләрдән булып нефть һәм бакыр рудасы ятмаларын табучы һәм аларны эшкәртүне башлап җибәрүче нефтепромышленник буларак таныла», – дип күрсәтә галим.

Камышлыда Рәсәй күләмендә беренче нефть эшкәртү заводы төзелә

1754 елда Нәдер Уразмәтов Оренбургтагы губерна канцеляриясенә нефть эшкәртү заводы төзү өчен рөхсәт сорап хат яза һәм Камышлы төбәгендә табылган нефть үрнәген дә җибәрә.

Рөхсәт алынгач, ул Камышлы авылында беренче нефть эшкәртү заводын төзи, ә икенчесен – Сургут елгасының Сокка коя торган урынында (хәзерге Серноводск җирлеге) оештыра.

Ни кызганыч, Нәдер Уразмәтов авырып киткәч, Оренбургтагы Берг‑коллегия монда киң күләмдә нефть эшкәртү перспективаларын күрми дигән карарга килә, һәм завод ябыла.

Еллар узгач, яңа төзелгән Оренбург губернасы җирләрендә Россия Фәннәр академиясе инициативасы белән казылма байлыкларны эзләү һәм эшкәртү буенча киң күләмле тикшеренүләр башлана.

Камышлыда нефть эшкәртү эшләре яңадан җанлана һәм 1920 елларга кадәр дәвам итә.

Россия Фәннәр академиясе галимнәре И.И. Лепёхин, П.С. Паллас һәм Н.И. Рычков тарафыннан элекке Нәдер волосте җирләрендә алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә башка кыйммәтле ачышлар да ясала: бакыр, кургаш, күкерт, алебастр ятмалары һәм башка казылма байлыклар табыла.

Ә инде тирән бораулау мөмкинлекләре ачылгач, Татарстанның безгә чиктәш булган көньяк‑көнчыгыш районнарында һәм Богырыслан җирлегендә бай нефть ятмалары ачылып, алар сәнәгать нигезендә үзләштерелә башлый.

Нәдер Уразмәтов һәм аның туганнары исеменә бәйләнгән авыллар

Халык санын алу документлары (ревизские сказки) буенча, Нәдер Уразмәтов исеме белән бәйле сигез авыл булганлыгы билгеле. Мәсәлән, 1746 елгы язуда Нәдер Уразмәтовның Сок елгасы буендагы Надырово (хәзерге Татар Байтуганы) авылында яшәве һәм ул чакта аңа 59 яшь булуы теркәлгән.

XVII–XIX гасырларда үткәрелгән “Генеральное межевание” материалларында Богырыслан өязендә тагын өч авылның Нәдер исеме белән аталуы күрсәтелә. Болар хәзер Оренбург өлкәсенә керәләр: Бакай, Балыклы Тамак, Яктыкүл.

Нәдер исеме белән бәйле авылларның барысы да Нәдер волосте чикләрендә, казылма байлыклар табылган урыннарда урнашкан. Мәсәлән, Зәй һәм Кичуй елгалары буенда урнашкан Яңа Нәдер, Сугышлы һәм Кирлегәч авыллары тирәсендә бакыр, ә Сок елгасы буенда – нефть ятмалары табылган. Хәзерге Суходол авылы урынында да элек Нәдер авылы булуы мәгълүм.

Нәдер Уразмәтовның якын туганнары исемен йөрткән авыллар да бар. Абыйсы Ярмөхәммәт (Ярмәк) биләгән җирләрдә Яңа һәм Иске Ярмәк, Югары Ярмәк (Байтуган) авыллары барлыкка килгән. Уразметово авылы (Камышлының икенче исеме) да шушы нәсел белән бәйле.


Икенче Кама Арты чикләү сызыгы
(“Вторая Закамская засечная оборонная линия”)

Пенза, Сембер һәм Сызран чикләү сызыклары төзелгәч, Мәскәү дәүләте Нугай Урдасы җирләрен яулап алуга керешә һәм Кама Арты чикләү сызыгын төзи башлый. Ул Самарадан Кызыл Яр, Сергиевск һәм Кичуй крепостьлары аша Минзәләгә кадәр сузыла.

Сергиевск крепостеннән Сок елгасының өске агымына таба “Сокская охранная гряда” дип аталган дозорлар чылбыры төзелә. Алар Иске һәм Яңа Ярмәк, Камышлы, Усман һәм Байтуган авыллары янындагы биек таулар башында урнашкан була.

Яңа төзелгән чик сызыгын саклау өчен Алатырдан йомышлы татарлар күчереп китерелә. Аларга Казан якларыннан һәм башка төбәкләрдән качып килгән халыкны тоткарлау, дала халкы һөҗүменә каршы тору бурычы йөкләнә.

Бу авылларда йомышлы татарлар һәм качып килгәннәр төпләнә. Алар арасында күп еллар дәвамында дошманлык хөкем сөргәнгә, авыллар еш кына икегә бүленеп яши: һәр өлешендә аерым староста, аерым җирле хакимият була.

Тора‑бара барлык халыклар – татарлар, мишәрләр, башкортлар, типтәрләр һәм башка ясаклы катламнар – бергә тупланып, хәрби сословиегә кертелә; аларны кантоннарга бүлеп, гаскәри командаларга беркетәләр.

Патша указы белән бу халык иррегуляр (кадрлы булмаган) казаклар разрядына кертелә һәм барысы бергә “мишәр‑башкорт гаскәре” дип атала.

Нәкъ менә шул чордан татар‑башкортлар арасындагы аңлашылмаучанлык, каршылык орлыклары сибелә, һәм аның күләгәсе бүгенгәчә сизелә.

Богырыслан өязенә кергән безнең як авыллары 12 нче кантондагы 4 нче команда казаклары дип йөртелгән.

1812 елгы Ватан сугышында аларның батырлыклары турында француз генералы Де Морбо болай дип яза: «Татар‑башкорт гаскәрләре шөпшә көтүе кебек көтмәгәндә ябырылып килеп, безнең гаскәр сафларын бутап, зур зыян китерәләр һәм шулай ук көтмәгәндә, бик тиз юкка чыгалар!»

Пугачёв явы – татар‑башкортларның азатлык сугышы

Богырыслан өязендә, хәзерге Камышлы төбәген дә кертеп, Балыклы авылы кешеләре Гавриил Давыдов һәм Йосыф Ангалышев гаскәр туплап, патша гаскәрләренә каршы сугыш алып бара.

Гавриил Давыдов – чукындырылган татар морзасы, “Уложенная комиссия” әгъзасы (ягъни Дәүләт думасы дәрәҗәсендәге вәкил). Пугачёв аны генерал дәрәҗәсенә күтәрә. Крестьян сугышы бастырылгач, Екатерина II аны шәхси указы белән мәңгелек каторгага хөкем итә. Әмма Давыдовны төрмәдә үтерәләр.

Йосыф Ангалышев – татар морзасы, отставкадагы офицер. Ул гаскәр туплап, хәзерге Нурлаттан алып Бөгелмәгә кадәр сузылган киңлекләрдә сугышлар алып бара. Ангалышев үлем җәзасына хөкем ителә.

Хәзерге Камышлы районы авылларында Пугачёв сугышы турындагы истәлекләр бүген дә риваятьләр, тау‑чокыр атамалары рәвешендә яшәп килә.

- — -

Бу язмада төбәгебез тарихында булган хәлләр турында бары тик кыскача гына, өстән‑өстән генә әйтелде. Ә бит ул искиткеч бай һәм тирән. Бу җирләрдә ике гасырдан артык туктаусыз баш күтәрүләр, канлы сугышлар барган. Монда татарларның милләт буларак яшәү‑яшәмәү мәсьәләсе хәл ителгән.

Нәкъ менә шушы җирләрдә халкыбыз үлем тырнагыннан ычкынып, исән кала алган. Һәм ул гына да түгел – Сәмруг кош кебек, көлдән яңадан яралгандай, югары мәгърифәтле, мәдәниятле, тормышчан һәм үҗәт халык булып формалашкан, үсеш юлыннан һаман да баруын дәвам итә. Татарстанның көньяк‑көнчыгышы һәм Богырыслан өязе җирләрендә җәдидчелек хәрәкәте туа һәм көчле үсеш ала.

Халкыбыз боларны күзаллый, үткәннәребез белән лаеклы рәвештә горурлана алсын өчен Акай, Күчем, Алдар батыр, Сәет батырларның яулары турында да кинофильмнар төшерергә мөмкин булыр иде. Мылтыклар, туплар каршысына балта, сәнәкләр белән чыккан, үз диннәрен саклап калган, милләт буларак яшәргә тулы хокуклары барлыгын каннары белән исбат иткән бу каһарманнар юлы экранда да күренергә тиеш.

Ни кызганыч, халкыбызның элек никадәр батыр, курку белмәс, көчле рухлы һәм “үлемсез токым” булуы турында хәзер аерым‑аерым, өзек‑өзек, кыюсыз гына язылган хәбәрләр генә бар. Һәм алар да, күп очракта, киң халыкка барып җитә алмый.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 784

Один комментарий

  1. Рәхмәт, Иске Ярмәктә мин Вәлиева Рәмзия апада кунакта да, бер ничә мәртәбә сабантуйда да булдым. Бик матур авыл, урман буенда, Сок елгасы, гембә, җиләк, төрле үләннәр дә җыйдык, балык та тотып карадык.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>