Күркәм традиция буенча Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан без 1941 — 1945 еллардагы Ватан сугышында катнашучыларны гына түгел, ә тыныч вакытта ил мәнфәгатьләрен яклап, кайнар нокталарда булучыларны да искә алабыз. Әлеге мәкаләбез героена беренче Чечен кампаниясендә катнашырга туры килгән. Читать полностью
Ватан дип җан аткан батырларыбыз
Иске Балыклы авылы ветераннары
Олы кайгы-хәсрәтләр, бихисап югалтулар китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга менә инде 81 ел булды. Ләкин, ни кызганыч, яңа сугышлар башланыр өчен сәбәпләр һаман да табыла тора. Европада, фашизм идеологиясен яңабаштан торгызып, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын ялган эзгә салу, аны башлауда СССРны гаепләү кебек хурлыклы сәясәт тә күз алдыбызда көчәя бара. Шуңа күрә дә илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән каһарманнарыбыз истәлеген кадерләп саклау безнең мөһим бурычыбыз булырга тиеш. Читать полностью
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы: «Яктылык» мәктәбендә узган митинг хәтер һәм горурлык бәйрәменә әверелде
«Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг-линейка узды. Читать полностью
Россия иминлеге хакына берләшү
28 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе милли иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Анда Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырыла торган чаралар турында фикер алыштылар һәм яңа берләшмәне – “Россия халыклары ассамблеясе” иҗтимагый-дәүләт оешмасының Самара бүлеген тәкъдим иттеләр. Читать полностью
Үсмерләрне суицидтан саклап буламы?
19 апрельдә Самара өлкәсенең Мирный бистәсендәге Татар зиратында ике 14 яшьлек мәктәп укучыларының үле гәүдәләре табылган. Бу фаҗига үсмерләр арасында суицид очракларының ил күләмендә куркыныч дәрәҗәгә җитүен тагын бер кат искәртә. Мондый хәлләр ни сәбәпле килеп чыга, һәм фаҗигаләрне булдырмас өчен олылар нәрсә эшли ала? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без клиник психолог Римма Хариска мөрәҗәгать иттек. Читать полностью
Аллаһы тәгаләгә таянып яшик!
23 апрельдә апалы-сеңелле Илмира Вәлиуллина һәм Галия Корнеева барлык теләүчеләрне «Непростое счастье» перформансына җыйдылар. Чарада Аллаһыга якынаю юллары турында сүз алып барылды.
Читать полностью
Заманча «Аулак өй»
Татар халкында элек-электән яшьләрнең бергә җыелып аралашу традицияләре булган. Барысына да таныш мисал – ул «Аулак өй», ягъни, олылар өйдә булмаганда, егетләрнең-кызларның бер йортка җыелып кич утыруы. Яшьләр анда җырлаган, биегән, төрле уеннар уйнаган, табышмаклар әйтешкән, ә иң мөһиме – танышкан, аралашкан. Нәкъ менә аулак өйләрдә дуслар табылган, мәхәббәт яралып, гаиләләр барлыкка килгән. Бу чаралар яшьләргә үзләрен иркен хис итәргә, бер-берсен яхшырак аңларга мөмкинлек биргән. Читать полностью
«Бердәмлек» тере тарихны саклый
Күптән түгел минем алдыма туган авылым Мәчәләй мәчетенең төзелүе турында мәгълүмат табу бурычы килеп басты. Эзләнүләргә шатланып керештем, чөнки 30 ел элек бу гыйбадәтханәне минем күз алдымда салганнар иде бит. Балачакта аның агач бурасында уйнаганыбызны да хәтерлим әле. Читать полностью
Чирек гасыр — көмеш тантана!
Тольятти шәһәренең татар автономиясенә — 25 ел
Менә 2001 елда оешкан татар милли-мәдәни мөхтәриятебезгә 25 ел да тулды. Бу кеше гомеренең әле яшьлек чоры гына булса, оешма өчен инде шактый күп дәвер. Шушы еллар эчендә күпме эшләр башкарылган да, күпме уңышлар яуланган бит! Читать полностью
Татар мәдәниятен саклаучы күркәм гаилә
Халыклар бердәмлеге елы милләтләр татулыгын ныгыта
11 апрельдә Самараның «Победа» мәдәният йортында «Балачак навигаторлары: дуслар даирәсендә, халыклар даирәсендә» гаилә фестивале узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу чара, Промышленный районы администрациясе ярдәме белән, Бөтенроссия “Балачак навигаторлары” проектының муниципаль координаторы Вера Сальникова җитәкчелегендә үткәрелде. Читать полностью
Тимерне дә бөгә шушы куллар…
Ул ясаган җөйләр сүтелми, диләр Самараның уңган егете Рөстәм Сафиуллин турында
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Россиядә ил тарихында беренче тапкыр Космос атнасы узды. Ул кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулуга багышланган иде. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин указы буенча Космос атналыгы ел саен үткәреләчәк. Читать полностью
«Ялкынлы яшьлек» үз иҗатын баета бара!
19 апрельдә Управленческий бистәсендә урнашкан «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең традицион язгы концерты узды. Бу көнне урамда салкынча булса, залда исә җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Читать полностью
Бәла-казада ялгыз калдырмабыз
Илебез су басудан зыян күргән Дагыстанга һәм Чечняга ярдәм итү өчен берләште
Март ахырында көчле яңгырлар Дагыстанда плотинаның шартлавын һәм бу республикада һәм Чечняда масштаблы су басуны китереп чыгарды. Төбәкләрдә йөзләгән йорт су астында калган, күперләр җимерелгән, халыкны эвакуацияләү үткәрелгән. Читать полностью


