23 апрельдә апалы-сеңелле Илмира Вәлиуллина һәм Галия Корнеева барлык теләүчеләрне «Непростое счастье» перформансына җыйдылар. Чарада Аллаһыга якынаю юллары турында сүз алып барылды.
Без Раббыбызга Ул биргән барлык нигъмәтләр өчен шөкер кылып яшәргә тиешбез. Күпләр үз тормышларына зарланырга ярата. Ә хаклыкта, иртән исән-имин уяндың, колакларың ишетә, күзләрең күрә, аякларың йөри икән, бу инде үзе олы бәхет һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга һәм Аңа таянып яшәргә кирәк.
Чара өч бүлектән торды: чынбарлык хәлләргә һәм вакыйгаларга нигезләнгән моноспектакль, теоретик һәм практик өлешләр.
Спектакльдәге монологларны Әлмәттән Алинә Сарыймова (Алинә Аматулла) сөйләде. Анда өч ситуация тасвирланды. Баласы аутизм авыруы белән тугач, ата кеше гаиләсен ташлап китә һәм ана чирле сабые белән ялгыз кала. Икенче хикәядә ирнең үз хатынын җәберләве турында сүз бара. Өченчесендә дә чукрак-телсез кызны шундый ук явыз ир-атка кияүгә бирәләр һәм ул аңардан золым күреп яши. Шушы өч хатын да, Аллаһыга ялварып, аңардан көч, сабырлык, җиңеллек сорыйлар. Һәм Раббыбыз аларга Үз ярдәмен бирә, тормышларын җайга сала.
Әйе, спектакльдә тасвирланган мондый хәлләр тормышта еш очрый. Һәм алардан чыгу юлын бары тик Аллаһы Тәгалә генә күрсәтә ала.
Чара ахырында призлар да уйнатылды, хәләл ризыклар, косметика продукциясе, ислам турында балалар китаплары, намаз укырга өйрәнү кагыйдәләре язылган плакатлар бүләк ителде.
Аннары илебезгә – тынычлык, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын сорап, барыбыз бергә дога кылдык.
Чара тәмамлангач та, күпләрнең таралышасы килмәде. Алар биредә күргән-ишеткәннәре турында фикер алышырга, күңел түрендәге хис-кичерешләре белән уртаклашырга теләделәр.
Әлеге әһәмиятле чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез, аларга алга таба да уңышлар телибез һәм яңа перформансларны көтеп калабыз. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, афишаларны күзәтеп барыгыз – Самарада һәркемнең җанына ятышлы чаралар гел уздырылып тора.

Залия ДИНМУХАМЕТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 217



Добавить комментарий