Кадерле, хөрмәтле кешебез! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең – 80 яшьлек гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!
Озын гомер юлың – тырышлык, намуслы хезмәт, сабырлык һәм зирәклек үрнәге. Алдагы көннәрең дә иманлы, тыныч, бәрәкәтле булсын. Сәламәтлек үзеңне бервакытта да ташламасын, күңелең яшь, көч-куәтең нык булсын.
Раббыбыз сиңа хәерле озын гомер, теләкләреңнең кабул булуын, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Һәр яңа көнең куаныч, шатлык, рәхмәт сүзләре белән тулсын. Без синең белән горурланабыз!
Иң изге теләкләр белән улың Амир, кызың Гөлҗиян, киявең Нурислам, оныкларың Илгиз һәм Йосыф.













