«Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итәргә хыялландым»

V1BYqMdJfzL1Pogeg2EJKDQpI8NPs30sC04JUtFMoNfofMU0vaBCtQHRjHH2h-niOLkjjRuMp7qvFdAbSgj4iTZ1Күркәм традиция буенча Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан без 1941 — 1945 еллардагы Ватан сугышында катнашучыларны гына түгел, ә тыныч вакытта ил мәнфәгатьләрен яклап, кайнар нокталарда булучыларны да искә алабыз. Әлеге мәкаләбез героена беренче Чечен кампаниясендә катнашырга туры килгән.

Илдар Равис улы Нуриев тумышы белән Татарстанның Апас районыннан. 80 нче еллар уртасында аның әти-әнисе Куйбышевка күченә, ә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Илдар да губерна башкаласына килә. 1992 — 1995 елларда егет Самараның җитештерү җиһазлары сервисы техникумында укып чыга. Әле генә диплом алган яшь белгечне шунда ук армия сафларына чакыралар. Илдар хәрби хезмәтен 1995 елның июненнән 1996 елның ноябренә кадәр Төньяк Кавказ хәрби округы ДОН-100 дивизиясенең махсус билгеләнеш группасында үтә. Нәкъ менә шул вакытта Чечен республикасында бәрелешләр бара. Һәм милләттәшебезне бер төркем хезмәттәшләре белән кайнар ноктага җибәрәләр.

- 1996 елның март башыннан октябрь ахырына кадәр Чечен Республикасында хәрби бурычыбызны үтәдек. Безгә катлаулы һәм куркыныч операцияләрдә катнашырга туры килде. Махсус әзерлек үткән оператив группада көчле хәрбиләр тупланса да, сугыш белән “танышу” бөтенләй көтелмәгәнчә һәм куркыныч булды. Аңа ничек кенә әзерләнсәң дә, күзгә-күз очрашуы авыр икән, — ди Илдар Рависович. – Кызганыч, югалтуларсыз да булмады. Анда хезмәттәшләр арасында ныклы туганлык бәйләнеше барлыкка килә. Без бер-беребезне хөрмәт итәбез, элемтәләшеп торабыз һәм әле дә бердәмлек көчен тоябыз.

Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр элеккечә бөртөрле генә бәяләнми. Бүген бу сугыш турында кычкырып сөйләшмиләр дә, чөнки кичерешләрдән һәм югалтулардан яралар әле һаман төзәлмәгән…
Вакытлы хезмәт (срочная служба) тәмамлангач, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын, ветераннар өчен каралган ташламалар бирделәр, — ди хәрбиләргә генә хас булган тыйнаклык белән әңгәмәдәшем.

Сугыш ачыларын күргән, утны-суны кичкән башка бик күпләр кебек үк, Илдар да ул дәһшәтле көннәр турында искә алырга яратмый.
Армиядән кайткач, әңгәмәдәшебез хезмәтен Эчке эшләр министрлыгы структурасында дәвам итәргә, илебез халкының иминлеге сагында торырга карар кыла. Саратов юридик институтының Самара филиалында укый һәм гомеренең 28 елдан да артыгын полиция хезмәтенә багышлый. 2026 ел башында полиция подполковнигы званиесендә һәм Самара шәһәренең Ленин районы буенча полиция бүлеге начальнигы вазыйфасында лаеклы ялга китә. Милләттәшебез Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге казанышлары өчен» 3, 2, 1 дәрәҗә медальләре белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Илдар Нуриев, хәрби хезмәт юлында очраган тетрәндергеч хәлләрне артта калдырып, тумышы белән Гали авылыннан булган яраткан хатыны Айсылу һәм кызы Диана белән тыныч матур гомер кичерә.

Диана да кешеләргә файда китерүче һөнәр сайлаган, ул “Реавиз” институтында медицина нечкәлекләрен үзләштерә. Әти-әнисе кызларының әлеге күркәм белгечлекне сайлаганына куанып туймыйлар. Сүз уңаеннан, Россиядә узган кайбер тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, төрле елларда иң ихтирамлы һөнәрләр топына медицина хезмәткәрләре (табиблар, шәфкать туташлары), педагоглар һәм тәрбиячеләр, шулай ук хәрби хезмәткәрләр кергән.

- Гаилә темасына килсәк, сез өйдә нинди телдә сөйләшәсез? Кызыгыз татарча беләме? Милли бәйрәмнәргә, чараларга йөрисезме?

- Өйдә һәрвакыт татарча аралашабыз. Диана татарча яхшы белә, әмма, бүгенге барлык балалар кебек үк, күбрәк рус телендә сөйләшә.
Айсылу белән шәһәребездә үткән татарча концертларны, спектальләрне, милли бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз. Хәтта елга ике-өч тапкыр Казанга махсус Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театрларында куелган тамашаларны карарга барабыз. Анда һәрвакыт искиткеч яхшы спектакльләр куялар.

- Бөтен илебез халкы Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Сезнең гаилә өчен бу бәйрәмнең әһәмияте турында әйтеп узыгыз әле.

- Әтием ягыннан бабам Әхтәм Сабир улы Нуриев Бөек Ватан сугышында катнашкан, тормыш иптәшемнең ике бабасы да — сугыш ветераннары.
Безнең гаилә өчен 9 Май — зур Җиңү көне, бабаларыбыз ерткыч фашистларны тар-мар иткән бәхетле көн, бик мөһим бәйрәм!
Бөек Җиңүнең 81 нче язын каршы алган барлык ветераннарга, тыныч тормышны якынайту өчен кан түккән, көч куйган бөтен кешеләргә һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, хәерле гомерләр һәм тыныч күк йөзе телим! Махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребез, дошман калдыкларын тиз арада җиңеп, шатланышып туган өйләренә кайтырлар, дип өметләнәм. Җиңү безнең кулда булачак!

 Эльмира Сәйфуллина.

«Бердәмлек».

Просмотров: 440

Комментирование запрещено