Ватан дип җан аткан батырларыбыз

БезымянныйИске Балыклы авылы ветераннары

Олы кайгы-хәсрәтләр, бихисап югалтулар китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга менә инде 81 ел булды. Ләкин, ни кызганыч, яңа сугышлар башланыр өчен сәбәпләр һаман да табыла тора. Европада, фашизм идеологиясен яңабаштан торгызып, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын ялган эзгә салу, аны башлауда СССРны гаепләү кебек хурлыклы сәясәт тә күз алдыбызда көчәя бара. Шуңа күрә дә илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән каһарманнарыбыз истәлеген кадерләп саклау безнең мөһим бурычыбыз булырга тиеш.

Илебез кешеләренең, бердәм булып, коточкыч көчле дошманга каршы күтәрелүе һәм башка илләр халкын да фашизм коллыгыннан коткаруы — ул дөнья тарихында әлегәчә күренмәгән батырлык үрнәге!

Әлбәттә, дүрт елдан артык барган сугышта катнашкан ветераннарның һәрберсе — олы хөрмәткә лаеклы кешеләр. Алар — дошманнарны илебездән куып, Европа аша үткән һәм фашизмның оясын туздырган халык бит! Һәм фронтовикларга бирелгән орден, медальләр бу шәхесләрнең тиңдәшсез батырлыгы турында ачыктан-ачык сөйли. Ә бүләкләү кәгазьләрендә язылган канлы сугыш мизгеләре турында укыганда күңел тетри.

«Үз гомере бәрабәренә йөзләгән сугышчыны үлемнән коткара, шул рәвешле хәрби операциянең уңышын тәэмин итә…”

Кайсы гына авылны яисә шәһәрне алсаң да, биредән фронтка киткән кешеләрнең яртысы диярлек яу кырларында ятып калганнар яки хәбәрсез югалганнар. Камышлы районының Иске Балыклы авылыннан да сугышта катнашкан 250 фронтовикның 137се һәлак булган. Ә исән калганнарының күбесе имгәнгән, яраланган, аяксыз-кулсыз кайткан.

Сугыштагы иң зур авырлыкларның гади солдатлар һәм кече командирлар җилкәсенә төшүе — билгеле хәл. Моны тирәнтен исәпләп, Югары Башкомандующий И.В. Сталин сугышның иң хәлиткеч вакытында нәкъ менә шул хәрбиләр составы өчен махсус Дан орденын гамәлгә кертә. Аның: “Батырлыкларсыз дан булмый!” — дигән сүзләре солдатларны яңа җиңүләргә рухландыра алган.

Балыклы авылы фронтовиклары арасында да күпләр орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Шулардан Дан орденына лаек булганнарын аерым атап үтәсем килә.

1923 елда туган Зөфәр Җаниәхмәт улы Зәйнәгетдинов 1942 елда сугышка китә. Волхов фронтындагы 2 нче хәлиткеч һөҗүм ясый торган армия составында киң күләмле хәрби операцияләрдә катнашып, төрле батырлыклар күрсәтә. Тора-бара 2 нче Белоруссия фронты составында көрәшеп, сугышны Германиянең Төньягындагы Штральзунд җирлегендә, Рюген утравында тәмамлый. Каты яралана һәм контузия ала. 2, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, “Ленинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә лаек була.

Аның бүләкләү кәгазендә түбәндәгеләр язылган:

“1944 елның 14 — 15 июлендә Куутерселькя янындагы терәк пункты өчен барган сугышта иптәш Зәйнәгетдинов дошманның ут нокталарын юкка чыгару буенча орудие белән җитәкчелек итә. Туры төзәп ату нәтиҗәсендә 3 нокта юк була. Якында гына шартлаган снаряд пушка станинасын җимерә, шулай ук панораманы сафтан чыгара, аны алмаштырганнан соң корал атуын дәвам итә. Моның өчен Зәйнәгетдинов, 133 нче укчы полкының орудие командиры буларак, 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә”.

Сугыштан соң Зөфәр ага Камышлы районындагы “Правда” колхозында баш бухгалтер булып эшли.

Сәлахетдин Шәйхетдин улы Галимов 1925 елда туа. Бөек Ватан сугышында десантчы була, Венгрияне, Австрияне азат итүдә катнаша. 2, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

1926 елда туган Зәйнулла Гыйлаҗетдин улы Сөләйманов, 1943 елдан Бөек Ватан сугышында катнашып, Братиславага кадәр барып җитә һәм анда каты яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен 2, 3 нче дәрәҗә Дан орденына, Жуков медаленә һәм башка бүләкләргә лаек була.

Сугыштан кайткач, авылда шофер булып эшли.

Әбүбәкер Мифтах улы Баһаутдинов 1926 елда туа. Сугышка 1943 елда китеп, Белоруссия фронтындагы 143 нче укчы дивизиясенең 147 нче укчы полкында хезмәт итә. Ә 1944 елның март аеннан разведчик була. Кече лейтенант званиесендәге Әбүбәкер әфәндегә 3 нче дәрәҗә Дан ордены тапшырыла. Шулай ук ул “Варшаваны азат иткән өчен”, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Батырлык өчен” медальләренә лаек була.

Бүләкләү кәгазьләрендә:

“Оборонаны өзгәндә һәм дошманны эзәрлекләгәндә иптәш Баһаутдинов алга чыга һәм үзенең автоматыннан һөҗүм итүче подразделениеләргә комачаулаган дошманның кул пулеметы расчетын юк итә»;

«1944 елның 13 сентябрендә Воломин дигән җиргә (Польша) һөҗүм иткәндә бер төркем укчылар белән беренче булып дошман траншеяләренә бәреп керә һәм Варшава бистәсе өчен барган сугышта шәхси үрнәге белән башка солдатларны батырлыкларга рухландыра», — дип язылган.

1923 елда туган Насыйп Шәрип улы Зарипов Бөек Ватан сугышында 1942 елдан катнаша һәм понтон-күпер батальонында хезмәт итә. Берничә тапкыр яралана. Сугышны Япониядә тәмамлый. 3 нче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнарына, «Батырлык өчен», «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Исләрең китәр, күпме кеше – шулкадәр батырлык! Якташларыбызның какшамас рухи көченә, каһарманлыгы¬а соклануның чиге юк. Ватан дип җан атканнар, газиз туган җирләре өчен аяусыз көрәшкәннәр, бер секунд та шикләнмичә, үз гомерләрен корбан иткәннәр бит алар! Без алардан үрнәк алырга, якты истәлекләрен кадерләп сакларга тиешбез.

5QR1C-Q_6I4qQVA9XpWq79fa4hqSCPhYV6FhlO_vEeGuwFSeTcID3to6iJe9buPbsq-T4Ihm1lZSyqjFM1aNZhy3cC0Fu9tkXMdfkMpKC_475k18S6LKqyxvWhvOqt9oNnCPExZp6Zgw87x67l4Cz6Sc5C-F3yRnwEmSB_XkNqqBxqDj qRgSXkjmSDZ7WfoJHipI3zMSfA49ezO4g54O4eP0JsvhiyEEErMSx9PBuX4PE0Q4LgEq5Uj1RRjI52dxvyRu3kPv S9LTkYkyK7Mlw6n2pLfB7SCyV37kBPMt6n7BH6I1yUc-m_ruuvZ3zmD58FeU9ObbXPF9Dxa4L7yGMQQgNfrLdN5K 614g2lw7nX-YkiyD7q1_clp0MG_ZPcht3mZ7Al1yK8uFFmMlWzqT0RIGKqPk1wVj8dW5TEv-j0Y-ETvGX2NR4ZV5

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 445

Комментирование запрещено