Котлы булсын Җиңү бәйрәмебез,
Күкләребез булсын гел аяз,
Җиңү килсен җирне нурга күмеп,
Күңелләрдә булсын һәрчак яз.
Читать полностью
“Бердәмлек” газетасын саклап калыйк әле!
Гали авылының бер төркем активистларына “Бердәмлек” газетасының юбилеенда кунак булырга насыйп булды. Саимә апа Морзаханова белән мине алып барган өчен авыл җирлеге башлыгы Идрис әфәнде Муллабаевка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Читать полностью
«Бердәмлек» өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеена мине дә, актив хәбәрчебез дип, зурлап чакырдылар
Газетабыз һәр шимбә саен 1600 татар гаиләсенә кадерле кунак булып килеп керә. “Бердәмлек” газетасы өлкәбездә бердәнбер милли басма, шуңа да Татарстан ягыннан да игътибар зур. Мине дә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр һәм сүз бирделәр. Залга мөрәҗәгать итеп: “Бердәмлектә — көч, язылыгыз, укыгыз һәм туганнарыгызга, баларыгызга бүләк итеп бердәнбер газебазны бүләк итегез. Рәфгать абый ничәмә еллар саклап килгән басмабызны югалтмыйк”, — дип сөйләдем. Читать полностью
«Бердәмлек»кә – 35 яшь!
Максатыгызга ирешеп, җиңү яулап,
«Бердәмлек»не 35 ел килдегез саклап,
Төрле ысуллар кулланып, янып-көеп,
Бар төбәкнең татарларын бергә туплап. Читать полностью
«Яктылык» мәктәбендә «Үлемсез полк» акциясе узды
Кичә «Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Үлемсез полк» акциясе узды. Читать полностью
Унҗиде яшеннән сугышка киткән
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
- Минем карт бабам Гомәр Хәлиулла улы Хәлиуллов 1926 елның 25 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Губанкүл авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшләгән — җәйләрен сабан сөргән, кышларын колхоз терлекләрен караган. Читать полностью
Киләчәк буын белән бәйләүче җепне саклыйк!
25 апрельдә Самараның «Победа» мәдәният йортында «Бердәмлек» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Читать полностью
Истәлекләр язын чәчәк ата
Сабирҗан һәм Мөслимә Хәйровларның бергә гомер итүләренә — 60 ел!
Бүгенге язмам геройлары Татар Байтуганы авылында яшәүче Сабирҗан һәм Мөслимә Хәйровлар күңелләрендә бу яз аеруча истә калачак. Аларның парлы гомеренә 24 апрельдә 60 ел тула. Читать полностью
Гомерең озын булсын, «Бердәмлек»!
1992 елда, мин редакциягә машинистка булып эшкә килгәндә, Фрунзе урамындагы ике бүлмәле өйдә урнашкан редакциябездә бик тә кысрык иде. Кечкенә бүлмәдә баш мөхәррир кабинеты, ишегалдында секретарь-машинистка, зуррак бүлмәсендә җаваплы сәркатиб Шамил Галимов, хатлар бүлеге мөдире Шамил Баһаутдин, фотохәбәрче Михаил Перегудов, ул киткәч — Әнәс Мингалиев, шофер Абделманов, корректор Әминә Шәмсетдинова һәм бухгалтер Мәрьям Мостафина утыралар.
Читать полностью
Өйрәнгән җирдә калмас
Уку елы азагына якынлашып килә, димәк, 9 һәм 11 сыйныф укучылары мәш килеп дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәләр, ә “Яктылык” мәктәбенең 4 – 6 сыйныф укучылары бу атнада үзләренең иң беренче имтиханнарын тапшырдылар инде. Читать полностью
Алтын заманда туган

Газетаның беренче санын чыгаручылар
1990 елның 9 гыйнвары иртәсендә һәр фатирда һәм һәр йортта гел эшләп торган радиоалгычлар КПСС өлкә комитетының карары белән өлкәбездә татар телендә газета чыгарыла башлау турында хәбәр иттеләр. Бу 1989 елның 21 гыйнварында оешкан өлкә «Туган тел» татар милли үзәге эшләп чыгарган программаның бер пункты буенча алып барылган эш нәтиҗәсе иде. Читать полностью
Сезнең алда җырларга сандугач теле кирәк
Ел саен апрель аенда “Идел” халык ансамбле хисап концерты үткәрә. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программа тәкъдим итте. Читать полностью
Игелекле кешеләр күп
Кеше язмышы алдан язылган, бары тик Аллаһы гына безнең белән ни буласын алдан белеп тора. Ул безнең уйларыбызны да, кылган гамәлләребезне дә белә. Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка бернинди очраклы хәл дә була алмый, һәр кешенең Аллаһыга гына билгеле бер юлы бар. Кемнеңдер тормышы бәхетле генә үтә, ә кемгәдер күтәрә алмаслык зур сынаулар бирелә. Читать полностью