Гомер үтми — без үтәбез гомер юлларын…

5PNZ2_6wJyUdvMhOMDi2hz8Y4EwWtIbZfp9OOWqp5zNF7TKMQ0mwimU7YwTGjRNW6kRQvHTvZOoa7YLuSiTjZXLTГазетабызда озак еллар эшләгән Эльмира Мөгаммәр кызы ШӘВӘЛИЕВА-Варфоломеевага 28 мартта 70 яшь тулды! 

Шул уңайдан аның коллегалары истәлекләре белән уртаклашалар.

Шамил Галимов:

“Эльмира “Бердәмлек” газетасына 1992 елның матур гына җәй көнендә килеп керде. Ул беренче тапкыр басу машинкасына утырып эшли башлагач ук, яңа хезмәткәребезнең бу һөнәрдә зур тәҗрибәсе булуын күрдек: аның бармаклары клавиатура өстендә йөгереп йөри иде. Бу гаҗәп булып тоелды! Ул әле без материалыбызны кулдан ручка белән язып, машинисткага биреп, бастырылгач, тикшереп, аннан соң хаталарны төзәтер өчен текстны яңадан бастырып, шуннан соң гына җаваплы сәркатиб аша типографиягә озаткан вакытлар бит.

Газета чыгаруда шундый мәшәкатьле технологияләр кулланышта иде ул чорларда.

Якыннан таныша башлагач, Эльмираның чыннан да берничә ел Полевой урамында урнашкан мәгълүмат-исәпләү үзәгендә заманча техникада эшләгәне билгеле булды. Ләкин беренче көннәрдән үк машинкада аның күз-бармаклары гына түгел, башы да эшли башлады. Безнең мәгънәгә бик үк туры килеп бетмәгән сүзләрне, шома язылмаган җөмләләрне күреп, авторлар белән ипле генә киңәшеп, текстларны төзәтергә тотынды. Миңа, мәсәлән, эшемә шулай читтән бәя бирү бик ошый. Шулай итеп, Эльмираның тагын бер яхшы, татар газетасы өчен бик отышлы сыйфаты булуы ачыкланды: ул туган авылында мәктәпне сигез класс тулысынча татарча укыган икән. Ә баланың ап-ак чиста зиһененә язылган белем гомер буена саклана. Баш мөхәррир Рәфгать абый Әһлиуллин шундыйларны “татар академиясен тәмамлаганнарга” тиңли иде.

Шуңа күрә Эльмираның кыска вакыт эчендә техник хезмәттән иҗат эшенә күтәрелүе бик табигый булды. Йөгерек каләменә өстәлеп, аның яхшы, тыныч холкы, эшкә гаҗәп җитди мөнәсәбәте, нинди кеше белән дә сөйләшә белү, уртак тел табу сәләте бар.

Шул сәбәпле, Эльмира дустыбыз өч дистә ел буена “Бердәмлек” һәм “Азан” газеталарының бер ышанычлы терәге иде. Һәм әле дә безнең белән янәшә эшләп, киңәшче, ярдәмче булып тора”.

Раушания Ситдыйкова:

“Гомер әкрен генә уза тора. Кайвакытта үткәннәргә борылып карыйм да, тормыш күмпе кеше белән очраштырган, таныштырган, дип исем китә. Менә шушы язның матур көннәрендә “Бердәмлек” газетасында ун ел җилкәгә җилкә куеп эшләгән хезмәттәшем Эльмирага да 70 яшь тула икән…

Кәүсәрия Галәветдинова:

“Бердәмлек” редакциясенә эшкә урнашкач, беренче көнне безне яз кояшыдай елмаеп, мөлаем, ачык йөзле Эльмира Варфоломеева каршы алуы әле дә күз алдымда тора. Без 10 ел бер тату гаиләдәй эшләдек.

Эльмирабыз турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтеп була. Аңарга кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары хас.

Редакциядән киткәч тә, араларыбыз өзелмәде, Эльмирабыз белән хәзер дә аралашып, күрешеп яшибез».

Миләүшә Газимова:

“Эльмира апа Шәвәлиева-Варфоломеева белән байтак еллар бергә эшләдек без. Журналистлар өчен каралган аерым бүлмәдә бергә утырганга күрә, аеруча якынлашып киттек.

Хезмәттәшем бер яктан сәләтле каләмче булса, икенче яктан искиткеч оста дизайнер да! Газетадан тыш, ул әле күп кенә китапларны версткалаган кеше бит. Алар шулкадәр матур бизәлгән ки, Эльмира ханым зәвыгына сокланырлык!

Эшләмичә утырганнар, дип берүк уйлый күрмәгез, көн барышында без Эльмира апа белән нәрсәләр турында гына сөйләшеп өлгерми идек. Эчебезне дә бушатабыз, серләребезне дә чишәбез. Миннән күпкә олырак буларак, ул һәрвакыт акыллы киңәшләрен дә бирде, исәнлегем белән алай-болай була калса, мине чын күңеленнән, үз туганыдай кайгыртты.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 28 нче март санында укый аласыз.

tvZs61B6UxF_OizC-_sMOhyyq8BJ9YNDxmh24e3qzFfBwXjV08iOGvf8cUO5kgkAzCS1m4AJ17XWRaNu6uvbNJvS

«Бердәмлек».

Просмотров: 603

Комментирование запрещено