Сезне туган көнегез-юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Гомерегезне милләтебезгә, татар матбугатына, сүз сәнгатенә багышлавыгыз, “Бердәмлек” газетасын үстерүгә керткән зур өлешегез өчен Сезгә чиксез рәхмәт. Сезнең намуслы хезмәтегез, принципиаль каләмегез, күңел җылысын чагылдырган мәкаләләрегез күпләр өчен өлге булып тора.
Шушы матур бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне җиткерәм: нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле гомер, иминлек, чиксез бәхет телим.
Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен, каләмегез һаман да үткен, сүзегез үтемле булсын. Тагын озак еллар халкыбызга, туган телебезгә, матбугатыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга язсын!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.












От имени семьи Шакуровых и