Куйбышев ракета төзүчеләре арасында милләттәшләребез дә аз түгел иде
“Сугыш балалары” дип аталган корычтай нык буын вәкилләре — илебезне сугыштан соңгы җимереклектән торгызып, аны космик мәмләкәткә әйләндергән кешеләр. Куйбышев шәһәренең «ЦСКБ-Прогресс» предприятиесендә, Байконурда көч куеп, Ватаныбыз данын бөтен дөньяга тараттылар алар.
Без ул елларда космонавтика өлкәсендә иң җаваплы эшләр башкарган милләттәшләребез белән әңгәмә кордык.
Мәгариф Раянов:
“ЦСКБ-Прогресс” предприятиесенең бер бүлекчәсе Казахстандагы Ленинск (соңрак Байконур) шәһәрендә төзелгән иде. Әлеге филиалда күбесенчә Куйбышев һәм Казан авиация институтларын тәмамлаган инженерлар, конструкторлар эшләде. Без, илебезнең төрле почмакларында җитештерелгән детальләрне, приборларны һәм конструкцияләрне сынап, аларны җыя һәм эшкәртә идек.
Минтаһир Байбеков, инженер-конструктор:
“Мин авиация институтына укырга керергә теләгән идем. Әмма вакытлар авыр булуы сәбәпле, башта, Куйбышев училищесында слесарь-инструментчы һөнәрен үзләштереп, заводка эшкә урнашырга туры килде. Шул ук вакытта авиация институтының кичке бүлегендә укый башладым. Ә армия хезмәтеннән соң белем алуымны дәвам иттем…
1967 елда “ЦСКБ-Прогресс”ка күчкәч, конструктор, аннан соң төркем җитәкчесе, ә соңрак әйдәп баручы инженер-конструктор вазыйфаларын башкардым. Ул вакытта еш кына Байконурга командировкаларга йөрдем. Ракеталарны сынауларда да катнашырга туры килде. Шуны да ассызыклап үтәсем килә, иң җитди һәм иң җаваплы урыннарда эшләүче кешеләр арасында татарлар күпчелек санда иде. Мәсәлән, ракетаны җибәрү яисә сынау алдыннан аны иң ахыргы булып хәрби вәкил тикшереп кабул итә иде. Бу эшне Са¬марадан килгән майор – Таһир Гобәйдулла улы Мамышев башкарды.
Рәүф Хөсәенов, инженер-сынаучы, Казан авиация институтын тәмамлаган.
Рәүф ага оста белгеч кенә түгел, ә җәмәгать эшлеклесе буларак та күпләргә яхшы таныш. Яшьлегендә ул, бокс белән шөгыльләнеп, спорт остасына кандидат исеменә лаек булган.
Әсфәндияр Вәлитов, инженер-электрончы,Куйбышев авиация институтын тәмамлаган.
Әсфәндияр Вәлитов — “сугыш балалары” дип аталган корычтай нык буын кешеләренең берсе. Нинди генә авырлыклар кичерүенә карамастан, ул белем алуга омтылган.
…Үзегез күргәнчә, татарлар космонавтика өлкәсендә җитди һәм үтә дә җаваплы эшләр башкарганнар, аның үсешенә гаять зур өлеш керткәннәр. Гомерләрен кызыклы, серле, үзенчәлекле һөнәргә багышлап, шушы юлда тугры хезмәт иткәннәр. Шундый мактаулы, абруйлы, олы ихтирамга лаеклы милләттәшләребез арасында безнең якташларыбыз да булуы, әлбәттә, аеруча шатлыклы күренеш. Без алар белән горурланабыз һәм, Космонавтика көне белән тәбрикләп, исәнлек һәм аяз күк йөзе телибез!
Кызыклы мәкаләне тулысынча газетабызның 11 нче апрель санында укый аласыз.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Бедәмлек».
Просмотров: 561







