4 апрельдә «Заря» мәдәният йортында «Карга туе-2026» дип аталган милләтара чара узды
Бу традицион башкорт бәйрәме яз җиткәч, кошлар кышлаудан кайтканда билгеләп үтелә. Кешеләр аны җырлар, биюләр, төрле уеннар белән каршы алганнар. Азакта барысын да сөтле тары боткасы белән сыйлаганнар. Ә аның бер өлешен, ел уңдырышлы, тормыш имин булсын дип, ерак юллар үтеп кайткан кошларга ашатканнар. Әгәр барысы да тук һәм канәгать булса, шул вакытта ел уңышлы булачак, дип саналган.
Бәйрәм борынгыдан ук халык җырчылары һәм әкиятчеләре чыгышы, батырлар көрәше, төрле спорт ярышлары белән үрелеп барган. Бүген исә “Карга туе” өлкәнең мәдәни календареның бер өлеше булып тора. Ул гореф-гадәтләргә сакчыл караш, күршелекнең көче һәм 120дән артык халык яшәгән Самара җиренең мәдәни байлыгы турында искә төшерә. Әлеге чара төбәгебездә милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә, башкортларның мәдәни традицияләре белән таныштыра.
Бәйрәм ел саен Самара шәһәренең “Башкорт корылтае (конгрессы)” ҺАМАР ӨЛКӘҺЕ ҠОРОЛТАЙЫ/Курултай башкир Самарской иҗтимагый оешмасы тырышлыгы, Самара шәһәре хакимияте һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән үткәрелә. Быел “Карга туе” Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланды.
Кунаклар өчен башкорт җырларыннан һәм биюләреннән торган матур концерт программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдән тамашачыларның яраткан номерлары белән “Ләйсән” башкорт бию ансамбле, “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле артистлары чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә легендар татар ансамбленең катнашуы милләтара татулыкның үзенчәлекле матурлыгын тасвирлады.
Элек “Карга туе”нда өлкәбезнең төрле башкорт төркемнәрен дә күрергә була иде, ә соңгы елларда нигәдер алар юк. Кызганыч, бергә-бергә тагын да күңеллерәк булыр иде бит…
Сәламләү сүзләре белән мәртәбәле кунаклар — Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре администрациясе аппаратының иҗтимагый һәм милли үзәкләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Александрович Долганов, Самара өл-кәсенең «Россия халыклары ассамблеясе» өлкә бүлеге рәисе Любовь Александровна Колесникова мөрәҗәгать иттеләр. Аларның барысы да халыклар дуслыгының мөһимлеген, илебез иминлеге һәм тыныч тормыш үзебезнең кулларда булуын ассызыклап үттеләр.
Тантаналы өлештә җирле “Башкорт корылтае (конгрессы)” иҗтимагый оешмасы активистларына губернатор һәм шәһәр администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары, Мактаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Концерт программасы тәмамланганнан соң чара фойеда дәвам итте. Монда кунаклар өчен бәйрәмчә дискотека оештырылды, шул ук вакытта бер читтә “Карга боткасы” белән сыйладылар һәм башкорт халкының милли ризыклары, бизәнү әйберләре белән таныштырдылар.
Әйтергә кирәк, дискотеканы алып баручы — “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артисты Рафаэль Яросланов чарага бик әйбәтләп әзерләнгән иде — әбиләр дә, нәниләр дә хәлдән тайганчы рәхәтләнеп биеделәр.
Кыскасы, супер бәйрәм булды бу. Ләкин кунаклар арасында башкорт халкының, татарларга караганда, азрак булуы күзгә чалынды. Ни өчен Самара башкортлары милли чараларына йөрмиләр икән? “Бер күрешү – үзе бер гомер”, дип юкка гына әйтмиләр бит инде.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 462




