Мин Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үстем. Ләкин заманалар үзгәргәч, туган як-лардан китәргә туры килде шул. Яшь вакытларда газиз авылым шулкадәр нык сагындырыр дип уйламаган да идем. Ялгышканмын икән. Әти-әни нигезен бүген дә ташламыйбыз, кайтып, карап торабыз.
Хәер, хәзерге көндә күп нигезләр генә түгел, заманында икешәр смена эшләгән буш мәктәп тә боегып басып тора. 1972 елда төзелгән белем йорты безнең өчен иң күңелле, якын урын иде. Әйе, балачакта дәресләрдә түзеп утыруы кыен булды, йөгерәсе, иптәшләр белән туп тибәсе килде. Ә бүген шул агач парталар артыннан тормас та идем шикелле. Хөрмәтле укытучыларыбызга баш иеп, ихлас рәхмәтләребезне җиткерәм.
Моннан бер гасырга якын элек безнең әби-бабаларыбыз яңа җирләргә килеп төпләнгәннәр, йортлар салганнар, балалар өчен мәктәп төзегәннәр. Гомумән, тормыш гөрләп торган! Әмма 2022 елда, уку йорты директоры Марат Мәүлетовның тырышлыгына карамастан, мәктәпне ябып куйдылар. Димәк, Совет Нурлатында яшьләр калмаячак дигән сүз бит бу. Авыл да шулай таралырмы икән инде?!
2019 елда беренче тапкыр зур җыелыш үткәргән идек. Анда, ел саен, июльнең беренче шимбәсендә очрашып, Авыл көнен уздырырга сүз куештык. Быел ул 4 июльгә туры килә. Барлык авылдашларны, олыларны һәм яшьләрне, оныкларны, читтә яшәүче туганнарны, танышларны бәйрәмгә чакырабыз! Кайтыгыз!
Кендек каныбыз тамган җирләрне онытмыйк, ташламыйк, дуслар! Гомер үтә, без олыгаябыз, кайчан да булса бакыйлыкка күчәрбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз туганлык җепләрен өзмәсен өчен, файдалы эшләр башкарып калдырыйк. Яшь буынны безнең рухыбызга дога кылучылар, истәлегебезне лаеклы рәвештә саклаучылар итеп тәрбиялик.
Чарага Самарадан мәчетләр имамнарын, татар мөхтәриятләре вәкилләрен, өлкә, район газеталары, “Самар татарлары” журналы хезмәткәрләрен дә чакырабыз. Барысын да тиешле дәрәҗәдә, хөрмәтләп каршы алырбыз, Аллаһы теләсә! Чәй табыны янында рәхәтләнеп аралашырбыз, авылга кагылышлы актуаль проблемалар турында фикер алышырбыз, киләчәккә планнар төзербез. Хәзерге вакытта иң борчыган мәсьәләләр шушыдыр — авылны онытмаска, ташламаска, бушап калган өйләрне, мәктәпне, зиратны карап торырга. Үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, мәңгелек йортыбыз туган авылыбызда бит. Шуңа күрә безгә туганнарыбызның, якыннарыбызның каберләрен карап-чистартып тору тиешле.
Бәлки, күпләрнең Алмалы авылы турында ишеткәне бардыр. Ул инде бөтенләй таралган хәлдә, әмма биредә зиратны тәртиптә тоталар, ел саен “Авылдашлар җыены”н уздыралар. Ягъни бер йорт та калмаган җирдә барыбер тормыш бар, дип әйтәсем килә.
Алмалы кешеләренең бердәмлегенә сокланырга гына кала! Совет Нурлаты халкын да шулай берләштерергә хыялланам мин. Әйдәгез, бергәләп шушы матур планнарны чынга ашырыйк әле, дуслар!
Чараны уздыру вакытын өстәмә хәбәр итәрбез. Көтеп калабыз!
Шәүкәт ИЛЬМУХИН.
«Бердәмлек».
Просмотров: 471


