Илебез су басудан зыян күргән Дагыстанга һәм Чечняга ярдәм итү өчен берләште
Март ахырында көчле яңгырлар Дагыстанда плотинаның шартлавын һәм бу республикада һәм Чечняда масштаблы су басуны китереп чыгарды. Төбәкләрдә йөзләгән йорт су астында калган, күперләр җимерелгән, халыкны эвакуацияләү үткәрелгән.
Барыннан да бигрәк Махачкала, Хасавюрт һәм Дербент районнары зарар күргән. Урамнарны һәм шәхси секторны су баскан, йортлар җимерелгән, автомобильләрне агым алып киткән.
Чечняда 18 торак пунктта 1800дән артык йорт һәм йорт яны территорияләрен су баскан. 17 күпер һәм биш газүткәргеч зыян күргән, дамба юылган. Кызганычка, һәлак булучылар да бар.
Табигать афәте нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше өйсез, чиста сусыз һәм яшәү өчен иң кирәкле әйберсез калды. Республикаларда федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл игълан ителде.
Илнең барлык төбәкләре диярлек зарар күргән республикалар өчен ашыгыч ярдәм җыюга кереште. Әлбәттә инде, безнең Самара өлкәсе дә читтә калмады. Регионга өлкә Хөкүмәте, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсеннән гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу игелекле гамәлдә махсус хәрби операция ветераннары һәм иҗтимагый берләшмәләр дә актив катнаша. Әйтик, «Крылья Советов» футболчылары Чечняның «Әхмәт» коман-дасы белән узган матчта җыелган акчаларның бер өлешен гуманитар максатларга юнәлдергәннәр.
Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте тарафыннан да бәла-каза күрүчеләр өчен ярдәм оештырылды. Регионыбыз мөселманнары диндәшләре өчен 700 мең сумнан артык акча, җылы әйберләр җыйганнар, коры азык-төлек паеклары комплектлары, исән калган йортларны зарарсызландыру һәм юдырту өчен химик чаралар әзерләгәннәр.
Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары һәм ата-аналары да зур гуманитар йөк туплаганнар. Аңа азык-төлек, медикаментлар, махсус һәм җылы кием, көнкүреш химиясе һәм, әлбәттә инде, уенчыклар кергән.
Бәла, чыннан да, кешеләрне берләштерә. Кызганычка, бу республикаларны торгызу өчен ярдәм аз таләп ителмәячәк әле. Зыян күргән кешеләрнең кайгысын уртаклашучылар саны тагын да артыр, дип ышанабыз.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 334



Добавить комментарий