28 мартта «Идел» татар халык эстрада ансамбленең юбилей концерты узды
Ел саен март азагында шәһәребезнең “Заря” мәдәният йортында Самара тамашачысы яраткан артистларыбызның яңа программасын карарга җыела. Бу инде күптән матур гадәткә әверелде. Ә быел “Идел” 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге тамаша булачагы турында җирле татарлар күптән белә иде инде һәм бу шимбә көнен аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Бәлки, шуңадыр да фойеда басып торырга да урын юк иде.
Ниһаять, концерт башланасын хәбәр итеп, өченче звонок яңгырады, кешеләр, залга кереп, үз урыннарына утырыштылар. Бу юлы нигәдер пәрдә ачылганын “неприлично” озак көтәргә туры килде, шулай да, сабыр тамашачы таралышмады.
Менә концерт башланып китте. Яраткан үзешчәннәребез безнең өчен өр-яңа программа әзерләгәннәр иде, яңа зәвыклы костюмнары да күз явын алырлык. Яшь артистларыбызның талантлары үскәне, осталыклары шомара барганы нык сизелә. Бәләкәй Алсу Хәлимуллинабыз да, инде буй җитеп, зифа туташ һәм оста музыкант булган. Күз тимәсен! Ике Айгөл дуэты да (Айгөл Минастинова һәм Айгөл Вәлиуллова) бик ошады. Кызларның заманча, зәвыклы костюмнары да, халыкчан, моңлы итеп башкарулары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Гомумән, Самара татарлары “Идел”не бик яраталар. Шуңа күрә сәхнәгә чыккан һәр артистны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр, мул күчтәнәчләрен тапшырдылар. Ансамбльне хәтта күрше регионнарда да әйбәт беләләр һәм яраталар. Юбилярларны котлар өчен, ерак юлны якын итеп, Казаннан Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар килгән иде. Бу инде “Идел” өчен генә түгел, бөтен тамашачы өчен дә чын бүләк булды.
Ансамбль артистлары тарафына губернатор, шәһәр администрациясе, Мәдәният министрлыгы, җирле иҗтмагый оешмалар җитәкчеләре исеменнән котлау сүзләре яңгырады, Мактаунамәләр, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кыскасы, барысы да гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узды, дип әйтәсе килә.
Әмма бу юлы “Идел” концертыннан соң ниндидер канәгатьсезлек хисе калды. Мондый тамашадан соң без, яраткан артистларыбызның сәхнәдән өләшкән энергиясе, уңай эмоцияләре белән “заряжаться” итеп, өйгә җырлый-җырлый, бии-бии, елмаешып таралыша идек. Ә юбилей кичәсеннән соң кәеф ул кадәр күтәренке булмады. Монда ансамбль коллективының гаебен күрмим. Ни өчендер шимбә көнне “Заря”ның аппаратурасы да начар эшләде, сәхнәдәге артистларның йөзләре дә күренмәде, чөнки софитлар аларга таба юнәлтелмәде, микрофоннар гел сызгырып торганга, җырчыларның бер сүзе дә диярлек аңлашылмады, ә Казан кунаклары өчен фонограммаларны бутап бетерделәр. Менә шушы техник җитешсезлекләр зур тырышлык белән, күп көч куеп әзерләнгән тамаша турында гомуми тәэсирне боздылар. Киләсе концертларда мондый хәлләрнең кабатланмавына өметләнеп, яраткан ансамблебезне юбилее белән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
Венера ГАЛИМОВА.
Владимир ПЕРМЯКОВ фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 422




