Күңелемдә гомерем буе укытучым килә янәшә…

Укытучыларның дәрәҗәсен ничек сакларга?

Соңгы елларда мәктәпләр тормышында төрле үзгәрешләр барлыкка килеп тора: укыту программасы, дәреслекләр, имтиханнар һәм башкалар, һәм башкалар. Кызганычка, әлеге яңалыклар арасында күңелсезе – укучыларның мөгаллимнәргә карата мөнәсәбәте бозылу. Алай гына да түгел, ата-аналарның да мәктәпкә һәм укытучыларга карата карашлары үзгәрүе күренә.

Минем мәктәптә укыган елларым совет чорына туры килде. Әле беренче сыйныфка барырга әзерләнеп маташканда ук мине өйдә мәктәп ул ниндидер бер изге урын, укытучы — безгә белем бирүче, күп нәрсәгә өйрәтүче иң югары хөрмәткә ия кеше дип тәрбияләделәр, һәм безнең гаиләдә бу фикер бүгенге көнгә кадәр шундый ук булып кала. Ул үзгәрергә тиеш тә түгел, дип уйлыйм.

Баланың дөньяга, кешеләргә, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте гаиләдә тәрбияләнә. Әйе, социум йогынтысы дигән төшенчә дә бар, әмма “Оясында ни күрсә – очканында шул булыр” дигән әйтемне дә онытмыйк.

Минем күзәтүләрем буенча, мәктәп программасы үзгәргән, балаларның хокукын саклау темасы популярлашкан саен укучыларның укытучыларга карата мөнәсәбәте начарайганнан-начарая бара.

Без октябрята, пионерлар булган вакытта сыйныф бүлмәсендә көн саен дежур тору бар иде. Язын-көзен бөтен мәктәп укучылары катнашында ишегалдында өмәләр үткәрелде, колхоз-совхозлар кырында үскән яшелчәләрне җыеп алырга ярдәм итә идек. Ә хәзер нәрсә? Бүген исә бөтен уңайлыкларны кулланып, әзергә-бәзер үскән балаларга, кулларына себерке тотып, сыйныф идәнен себерергә ярамый икән! Бу аларның хокукын бозу булып санала. Өмәләр турында әйтмим дә инде. Анда ата-аналар гына катнаша… Менә шулай, сабыйларыбызны түтелдәтеп, өрмәгән җиргә утыртмыйча, алардан беркемне дә хөрмәт итә, санлый белми торган балалар итеп үстергәнебезне сизми дә калабыз.

Интернет киңлекләрендә, телевизордан көн саен диярлек мәктәп укучыларының үзара сугышканнары, бер-берсен мәсхәрәләгәне, кыерсытканы турында ишетеп, чәчләр үрә тора. Ә иң аянычлысы шул ки — алар үзләреннән күпкә олы булган, белем, тәрбия бирүче укытучылары белән кара-каршы талашалар, моннан тыш, мөгаллимнәренә кул күтәрүчеләр дә, үтерүгә омтылучылар да аз түгел.

Бу бит шаккатыргыч! Ә шушы балаларны тәрбияләгән ата-аналар, әле дөреслек эзләп, мәктәпне, укытучыларны гаепләп маташалар. Аллаһы сакласын, ләкин укытучысына кул күтәргән укучы ата-анасына да шулай ук эшләргә мөмкин бит. Мондый уйлардан күңел дерт итеп куя.

Мөгаллимнәрне тәрбиясез балалардан, әти-әниләрдән яклау өчен Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге таләпләрне катгыйландырырга тәкъдим итә. Әйтик, укытучыга карата көч кулланган өчен Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертергә, ягъни өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә, ата-аналардан вазыйфаларын үтәмәгән өчен штраф түләтергә. Мондый штрафның күләме 500дән 3 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, мөгаллимне җәберләгән өчен гражданнарга – 5 мең, җитәкчеләргә – 40 мең, юридик затларга 150 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Казахстанда укытучыны мыскыл иткән өчен 14 мең сум штраф каралган.

Әмма хәлне штрафлар белән генә үзгәртеп булырмы икән соң? Мөгаллимнәрнең югалып баручы дәрәҗәсен ничек сакларга? Әйе, тәртипсез укучылар гомер-гомергә булган. Ләкин элек кесә телефоннары, дәрес вакытында булган хәлләрне төшереп, интернетка тарату юк иде. Шуңа күрә күп нәрсә беленмәгәндер, бәлки. Шулай да, теге заманның хәтта иң тәртипсез укучылары да хәзерге балалардай рәхимсез булмагандыр.

2026 ел башында Мәгариф министрлыгы барлык сыйныфларда да тәртип өчен билге куюны кертергә җыена, дигән хәбәр таралды. Ә эксперимент барышында 1 — 8 нче сыйныф укучыларының тәртибе генә бәяләнәчәк, дип аңлаталар министрлыкта.

Пилот проектында 7 төбәктән 89 мәктәп катнаша, аларның һәркайсы тәртипне бәяләүнең 3 вариантыннан берсен сайлап алган: “зачет/незачет”, 3 баллы яки 5 баллы шкала. Эксперимент нәтиҗәләре буенча бәя бирүнең бердәм моделе каралачак, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак.

Тәртип өчен билге куюны күпчелек ата-аналар хуплый. Әмма бу объектив булырмы дигән курку да бар. Тәртипне дисциплиналы булу, балалар һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү, социаль активлык һәм хокук тәртибе дип аталган критерийлар буенча бәяләргә карар кылынган. Карап карарбыз. Шулай да, минемчә, эшне гаиләдә дә алып барырга кирәк. Тормыш барышында төрле хәлләр очрый, кемгәдер ачу чыккан, шул исәптән укытучы фикере белән килешмәгән вакытлар да булгалый. Шундый чакларда мөгаллимне балаң алдында әрләү, аның эшенә шелтә белдерү дөрес түгел, дип саныйм. Укучының укытучыга булган мөнәсәбәте аның белем алудагы өлгерешенә дә кагыла бит. Бала мөгаллимен хөрмәт итә икән, ул аның дәресләренә һәрвакыт әзерләнеп барачак, темаларны дикъкать белән тыңлаячак, остазының күңелен төшерергә тәләмәячәк.

Бәлки, мин ялгышамдыр? Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз? Әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләрегез белән уртаклашсагыз, бик шат булырбыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 350

Комментирование запрещено