Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

getImage3

Исмәгыйль ХӘКИМОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Тәлгать ХУҖИН һәм Таһир ӘБҮЗӘРОВ фикер алышалар.

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” мәктәбендә “Самара татарларының каймагы” дип аталган зур җыелыш уздырылды. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышлап уздырылган чараларның берсе иде. Оештыручылар – “Туган тел” җәмгыятенең президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм аның командасы, өлкәбездә зур уңышларга ирешә алган, татар киләчәгенә битараф булмаган шәхесләребезне җыеп, проблемаларны уртага салып фикер алышырга ният тоткан иде.- Бүген Самарадагы бер­дәнбер татар мәктәбенең акт­лар залына җыелган шә­хес­ләрнең барысын да VIP-персоналар дип атарга була — һәрберебезнең дәрәҗәсе, зиһене, малы бар. Еллар буе татар җәмәгатьчелегендә җыелып килгән проблемаларыбызны без дә хәл итә алмасак, димәк, татарның бетүен көтеп утырырга гына кала.

100 мең татар яшәгән шә­һәрдә бердәнбер татар мәк­тәбебез бар. Татарларга ул гына җитәме, юкмы? Шәһәрдә яңа татар мәктәпләре ачу, авыл мәктәпләрендә татар те­лен укытуны яхшырту, ассимилиция процессларын акрынайту кебек проблемаларны хәл итү өчен өлкәнең барлык татар вәкилләрен җыеп, корылтай үткәрү кирәк дип саныйм. Башка фикерләрегез булса, әй­тегез, — дип, Ильяс Гомәр улы микрофонны җыелышны алып баручы губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитовка тапшырды.

Ул трибунага Самара өлкә­сенең региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинны чакырды. Мөф­ти үзенең вә­га­зендә татар оешмаларының Диния нә­зарәте белән ки­ңә­шеп, бер юнәлештә эшләү кирәклегенә басым ясады. Ә корылтай үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсенә килгәндә, бөтен татар җәмәгать оешмалары да бер фикергә килгәч кенә бу тәкъдим белән хөкүмәт даирәләренә чыгарырга кирәк, дигән фикерен әйтте.

Өлкә татар автономиясенең башкаручы директоры Шамил Галимов та, Самара татарлары тарихы турындагы докладыннан соң, корылтай уздыру темасына күчте:

- Әй­дә­гез, бүген при­ну­дительно-обяза­тельный тавыш би­рү­ләр уздырмыйк әле. Баш­та Самара, Тольятти, Сыз­ран, Похвистнево татар оеш­малары җитәкчеләре бу мәсьәләне үзара хәл итәргә тиеш. Аннары хөкүмәт органнары белән киңәшергә кирәк. Татарлар арасында консенсус булмау нәтиҗәсендә 17 ел буе эшләп килгән “Азан” газетасы ябылды бит инде. Бу хатаны башкача кабатларга ярамый, — дип, бу газетаның редакторы үзе өчен мөһим булган проблемага кагылып узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та шул ук фикердә иде.

Ә менә Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев корылтай уздыруга каршы булуын белдерде:

- Корыл­тай нәрсәгә ки­рәк, дип сорый миннән халык. Без бит сугышмыйбыз, үзара тату яшибез. Әгәр Татарстан Россия хө­­күмәте белән хезмәттәшлек ит­мәсә, хәзерге кебек үсештә була алыр идеме икән? Самара өлкәсенең татар оешмалары да корылтайлар җыймыйча гына мәчетләр төзиләр, бәйрәмнәр уздырып торалар. Ә зур җыен җыеп каршылыклар китереп чыгармабызмы? Бу мәсьәләне уйлап кына хәл итәргә кирәк. Өлкә хөкүмәте белән диалог алып барсак, яхшырак булыр иде.

Ә менә шәһәр автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, оеш­маның эшләре турында кыскача гына сөй­ләп алганнан соң, корылтай җыеп халык белән киңәшү кирәклеген хуп­лады.

- Без бит мәйданнарга чыкмыйбыз, тик үзебезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тотарга гына җыенабыз, — диде ул.

getImage19Менә шулай татар оешмалары лидерлары корылтай уздыру турында каршылыклы фикердә булдылар. Залда утырган татар “каймагы” аларны дәшми-тынмый тыңлап утырды.

Сүз Самарада татар радиосы ачу темасына күчте. Бу өлкәдә иң зур белгеч — радиотелевизион тапшырулар үзәгенең баш инженеры Марат Йосыпов. Ул Самара һәм Самара тирәсендәге бистәләрдә генә ишетеләчәк радио булдыру өчен башта 6 — 7 миллионга FM дулкыны сатып алырга, аннары ел саен куллану өчен берәр миллин сум акча түләп торырга кирәк булачагы турында сөйләде. Бу чыгымнарны бер Ильяс Шәкүров кына күтәрә алмый, әлбәттә. Ә бай татарлар акча чыгарып бирергә ашыкмыйлар. Шуңа күрә белгеч өлкә хөкүмәтенең “Губерния” радиосында (аны майда ачу көтелә) татарларга вакыт бирелсә, тапшырулар алып бару мөмкинлеге туачагы турында әйтте. Бик дөрес фикер, минемчә. Әнә, ГИС телеканалында шәһәр мэры Дмитрий Азаров рәхмәте белән татар тапшырулары, дөрес рус телендә, ярты ел буе чыгып килә бит инде.

Рос­сия­нең иң яхшы 100 мәктәбе” санында булган “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның чыгышы оптимистик рухта үтте. Әйе, бу мәктәп — бөтен Самара татарларының да горурлыгы. Биредә татар телен укытуга мөмкин булган кадәр сәгатьләр бирелә, балалар ана телендә уздырылучы төрле чараларда катнашалар, мәктәп радиосы ана телендә сөйләп тора.

Шуңа күрә директорның чыгышы алкышларга күмелде. Тик менә Самара өлкәсе мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Дамир Гатин сүзләрендә генә оптимизм ноталары ишетелмәде:

- Кызганычка, мин Радик Рәфгать улы кебек уңыш­ларыбыз турында рапорт ясый ал­мыйм. Безнең бит әле авыл мәктәпләребез дә бар. Милләтнең үзаңы милли мәктәпләрдә формалаша. Ә безнең өлкәдә алар саны елдан-ел азая бара. 2000нче елларда өлкәбезнең 79 мәктәбендә милли телләр өйрәнелгән булса, быел аларның саны 49га калды. Шуларның 12сендә генә татар теле укытыла. Моны авылларда балалар саны кимүе, халыкның күбесе шәһәрләрдә яшәве белән аңлатырга була. Димәк, без шәһәрләрдә татар мәктәпләре ачуны максат итеп куярга тиешбез. Ләкин анда укыту программалары авыл программаларыннан аермалы булырга тиеш. Шәһәр балаларының барысы да ана телен гаиләдә өйрәнә алмый бит. Кайбер ата-аналар инде үзләре дә туган телдән ерак­лашкан, катнаш гаиләләрдә дә андый мөмкинлек юк. Бала балалар бакчасында да, урамда да рус телендә сөйләшә. Димәк, мәктәпкә килгәч, ул башта сөйләм телен өйрәнергә тиеш. Моның өчен башка программалар һәм дәреслекләр, кадрлар кирәк, һәм моны хәзер безгә тик Казан гына бирә ала…

Ә менә Похвистнево районында проблемалар юк диярлек. Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов райондагы 3 зур һәм 4 кечкенә татар авылы халкының төрле мәдәни һәм ял итү чаралары уздырып, рәхәтләнеп яшәп ятулары турында сөйләде. Федераль Сабан туе, региональ ат чабышлары уздырылды, Агротуризм үзәге ачылды, фермерлар кырларны эшкәртеп торалар, халык күп санда терлек һәм яшелчә үстерә. Эш булгач, яшьләр дә авылларда кала, балалар туа, мәктәпләр гөрләп эшләп тора. Гали авылы татарларына карыйсың да уфтанып куясың. Әллә башкаларның Расих әфәнде кебек милли җанлы оештыручылары юкмы икән? Расих Мөҗәһит улы корылтай уздыру турында фәкать шул сүзләрне әйтте:

- Без дә Гали авы­­лы­ның атак­лы ке­ше­ләрен җыеп, зур сөй­ләшү уздырган идек бит. Ә алар ара­сында эш­мә­кәрләр дә, ге­нераллар да, фән докторлары һәм профессорлар да, язучылар да бар. Шуннан соң алар безгә киңәшләре белән дә, акчалата да ярдәм итеп тора башладылар. Күрәсезме, ничек безнең тормыш үзгәрде? Шундый корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк. Ә инде хөкүмәт органнарында шик тудырмыйк дисәгез, аны башкача атап, рөхсәт сорыйк. Минемчә, каршы килмәсләр.

Ә корылтайда хәл итәр­лек проблемаларыбыз санап бетергесез. Менә Ново­куйбышевскиның татар оешмасы рәисе Ринат Ситдыйков курыкмыйча әйтте:

- Без оештырган чараларга халык йөрми дә, кызыксынмый да. Чөнки татар телен белүче буын бетеп бара, ә урыслашкан татарларга инде бернәрсә дә кирәкми, — диде.

Тольятти татар автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров та Тольяттины “солянка” белән чагыштырды:

- Без ел саен Сабан туе, “Якты йолдыз”, “Язлар моңы” җыр конкурслары, балалар өчен Чыршы бәйрәме кебек чаралар уздырып торабыз, татар мәктәбе ачарга хыялланабыз. Ләкин эшләр бик авыр бара, чөнки халыкның күбесе татарлар тормышы белән кызыксынмый, җәмәгать эшендә катнашу өчен өйдән чыгарга да теләми.

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямовның ачынулы чыгышы бигрәк тә тетрән­дергеч булды:

- Элек без­нең райондагы Надеждино, Җүрәй, Орловка авылларында татарлар күп иде, тормыш кайнап тора иде. Ә хәзер элеккеге ху­җалыкларга инвес­торлар хуҗа булды. Алар калган малларыбызны суеп саталар, җирле халыкны эштән куалар, үзләренең белдексез кешеләрен эшкә алалар. Ә алар җир белән дә, техника белән дә эш итә белмиләр. Шуңа күрә халык авыллардан китә, мәктәпләрдә балалар тавышы ишетергә тилмереп яшибез. Шундый зур авылларыбызны югалтабыз. Алар белән бергә татарлыгыбыз да югалып бара. Бу хәлләр турында, һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертеп, инвес­торлар алдына җирле халыкны эшкә алу бурычын куярга. Ә моны хөкүмәт вәкилләре белән бергә генә хәл итеп була.

Самара татарларының “каймагы” алдында чыгыш ясаган татар милли оешмалары җитәкчеләре, шул тирәдә эшләүче халык татар проблемаларын билгеләп кенә үтсәләр дә, хәл ителмәгән мәсьәләләрнең күп булуы ачык­ланды. Ә монда бит әле татар басмалары вәкилләре тавышы ишетелмәде. Редакцияләребез татар телле хәбәрчеләргә, акчага кытлык кичерә. Бу газета-журналларның сыйфатына йогынты ясамый калмый, билгеле.

getImage81Ахырда Ильяс әфәнде сүз алып, йомгак ясады һәм корылтай уздыру мәсьәләсен тавышка куйды. Моңа кадәр дәшми-тынмый утырган татар “каймагы” (җыелышта барлыгы 170 кеше катнашты) бертавыштан диярлек (өлкә автономиясе рәисе Әнвәр Горланов — каршы, директоры Шамил Галимов – битараф, ә “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары вәкилләре тавышка куюга кадәр үк чыгып киткәннәр иде) корылтай уздыру өчен кул күтәрде. Димәк, җыелышта чыгыш ясаучылар залдагыларның татар рухын кузгатырлык кылларын чиртә алганнар. Шунысы гына кызганыч, арадан берсе дә сүз алып сөйләмәде, үзенең фикерен әйтмәде.

Шулай итеп, корылтай уздыруның инициаторы, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров аны май урталарында уздырырга планлаштыра. Моңа кадәр милли оешмаларыбызның җитәкчеләре әле тагын берничә мәртәбә җыелып, уртак фикергә килерләр, өлкә хөкүмәте белән элемтәгә керерләр һәм аларның хуплавын һәм ярдәмен алырлар, дип ышанасы килә.

Гомумән, Самара татар­ларының беренче корылтаена кадәр калган дүрт айда күп эшләр башкарасы бар әле: һәр татар авылында, район һәм шәһәрләрдә татар җәмәгатьчелеген җыеп, шул җирлекләрдәге татар тормышы турында сөйләшүләр үткәрергә, җитешсезлекләрне һәм проблемаларны билгеләргә һәм корылтайда нинди уй-фикерләр әйтеләсен аек акыл белән күзалларга кирәк. Ди­мәк, корылтай уздыру эшен тиз тотарга ярамый. Язгы чәчү, сабантуйлар, урып-җыю кебек кызу вакытлар узгач җыелу яхшырак булмасмы икән? Җыелышка килгән делегатлар үзләренең уйлап һәм еракка карап язылган чыгышлары, корылтайда кабул ителгән ре­золюцияләре белән газиз татар халкыбызның киләчәген динле, телле һәм мәгарифле итәрләр, дип ышанасы килә. Татар «каймагы» җыелган җирдә май язылмый калмас, Аллаһы боерса.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

 

Просмотров: 4288

10 комментариев

  1. Дамир, Вы затронули очень «щекотливую» тему «объективности» мнений членов общественных организаций, журналистов, юристов, других наемных работников, особенно муниципальных и государственных чиновников.
    По себе знаю, что очень трудно иметь «объективное» мнение, отличное от мнения своего работо-зарплато-премие-гранто-дателя
    По себе же опять знаю, какие специфические и непростые отношения возникают между руководителями и рядовыми членами в партийной, профсоюзной или общественной организации, когда их коллективы в значительной степени совпадают с трудовым коллективом. Когда руководители общественных организаций одновременно являются и руководителями предприятий и организаций. В таких ситуациях очень непросто иметь объективное и независимое мнение, не совпадающее с мнением руководителя. Ну, что тут уж ничего не сделаешь – это реальность нашей жизни: кто платит – тот и заказывает музыку.

  2. Оказывается в этот же день прошло еще одно мероприятие татар, очень хотелось бы увидеть и их видео. Столько споров связанных с этим собранием. Съехались одни так сказать «сливки», а простому народу можно и не знать что там происходило? Выложили бы видео не было бы дискуссий таких!Хочется своими глазами увидеть кто и что сказал!

  3. И кому верить газете «Бердэмлек» или Идеалу Галяутдинову, который на сайте дуслык написал совсем обратное? Хотя мнение Идеала априори не может быть объективным

  4. Эльмира синен белян килешям. Корылтай уздырыр очень ашыкмыйча бик зур азерлек киряк. Минем бер утенечем бар башка «каймак» терминасын куланмагыз. АТУ ХАЛЫККА КАЙТЫП СОЙЛЯГЯЧ БИК АЧУЛАНДЫЛАР. Нинди инде бу сливкалар дип. Чонки каймак-сливка дигян сузлярдя тякябберлек исе бар. Татар зыяллары яки татар айдаманнары дип була бит.

  5. Исходя из того,что многие татары не умеют писать и читать на родном языке,а таже отсутствия татарского шрифта, вынужден писать на русском.Раньше когда татары не умели грамотно говорить порусски, считалось и приравнялось -знание русского чуть ли не как высшее образование. Из-за остатков старых традиции и многие сегодня продолжают общаться меж собой на русском,что является большим тормозом в развитии татарского языка. Кто этого не понимает, того я считаю безграмотным и необразованным человеком. Потеря языка, культуры и смешанные браки ,о чем говорили выше, приводит к тому, что мы татары, растворяемся среди русского народа. Нас ни кто не видет и не слышет, тем самым мы не можем создать условия для развития татарской культуры и т. д. Разве количество школ,дет.садиков,программ радио и телевидения на татарском языке в нашей области соответствует пропорционально количесту татар в регионе? Кроме школы *ЯКТЫЛЫК* ничего нет. Все эти вопросы поднимались на последнем собрании татарского актива области. Все вопросы и решения собрания ,я считаю актуальными для татар области. И вынесение этих вопросов на обсуждение представителей татар нашего региона необходимо.Нужно сообща наметить пути их выполнения совместно с руководством области. Татары народ трудолюбивый,гибкии, всегда жили мирно и дружно с другими народами Россий,особенно с русским народом. То мы отстаем по культуре от русского народа говорит и тот факт: мы редко бываем на собраниях и поэтому правильно себя вести в них не умеем- на последнем одна треть, в том числе наши знаменитости, бросили остальных участников не дождавшись принятии решении. Вот тебе -*КАЙМАК* Тоже самое творится на концертах с участием знаменитых артистов и коллективов.Если нет времени и желания ,зачем посещать эти мероприятия? Нам надо по чаще собираться ,хотя бы научиться общаться меж собой, не говоря уже о проблемах которые надо решать! Наша сила в единстве татарского народа и народов Россий! Нельзя повторять ошибки наших предков: разообщенность татар поволжья привели, к потери татар как по численности и так их передовую культуру!

  6. Обсуждать возникшие вопросы нужно. По нашему мнению, нужно со всеми участниками договориться в следующей последовательности:
    1. Наличие проблемы. Все ли участники признают наличие проблемы.
    2.Когда возникла проблема ? 10 лет назад, 30 лет назад, 100 лет назад ???
    3. Проблема эта касается только татар или и других национальностей ?
    4. Как эта проблема решалась или решается другими народами как в РФ, так и в других странах.
    5. Для решения любых проблем нужен интерес со стороны татар, интерес рождает (но не всегда) желание, удовлетворение желания требует усилия. Не требуем ли мы от многих татар усилия ?
    Далее. Полного согласия добиться невозможно. На государственном уровне важные и острые вопросы решаются властью (т.е. насилием), а в общественных организациях, единственный путь — слово (мнение) всеми уважаемого авторитета (аксакала).
    Немного из личных наблюдений. Если татарин женится на русской, или татарка выйдет замуж за русского (здесь под русским подразумеваются и украинцы, и белорусы и т.д.), дети, как правило, оказываются русскими.

  7. недоброжелатели водят вас в заблуждение в этом сайте. хочу сказать что я против проведения Съезда. власти не поймут и не допустят съезд. нужно было сначала согласовать. если даже проведете, никто к вам не приедет из всемирного конгресса татар.

    • Действительно,лучше молчать и ничего не делать.

    • И этот туда же!…Ни татарского языка наверняка не знает,ни русского…Молодой человек-член Дуслык,грамматику-правописание надо учить!

  8. Молодец Эльмира ханым! Все по полкам разложила и объяснила целесообразность курултая. Обсудить, действительно, есть что. Может после обсуждения что-то и пойдет на лад, как это было в Алькино, как рассказал Р.М.Латыпов и также посоветовал провести встречу татар. Он как член президиума Всемирного конгресса татар оправдывает свое имя, как миллатпарвар понимает, что важно услышать мнение татарского простого народа.
    Только глупый как бревно может сказать, что съезд — это конфронтация с властью. Меркушкин, как справедливый открытый доступный человек, с радостью проводит встречи с простыми гражданами, общается с ними, выслушивает их, часами отвечает на вопросы простых журналистов, считает этот подход правильным демократическим приемом к развитию региона. Ужасают ваши рассуждения, господа, что «нечего обсуждать татарам, пусть затыкаются, побойтесь власти», не позорьтесь, честь еще пригодится.