Миңа бер төркем хәрби ветераннар белән Самараның Идел буе бистәсендәге 43 санлы мәктәп музеенда булырга насыйп булды. Безгә аның бик тә эчтәлекле композицияләре белән экскурсовод Валентина Федоровна Косенкова таныштырды, Самарада оештырылган 58нче Кызыл Байраклы Прага исемендәге гвардия дивизиясе сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында үткән көрәш юллары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, бу дивизиянең 31 хәрби хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Музейны оештыруда Идел буе бистәсендә яшәүче сугыш ветераны полковник Баязит Мәҗит улы КАЗАКОВ күп көч куйган. Ул хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, музейның эше белән гел кызыксынып, үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итеп тора икән. Читать полностью



Күп хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләп, нужа чиккән булсалар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче, унынчы дистәне вакларга керешкән Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева унтугыз яшеннән фронтка китә.
“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның
Камышлыда якташыбыз күренекле татар шагыйре Әнвәр ДАВЫДОВның 95 яшьлегенә багышланган чаралар уздырылды
Кошки районының Яңа Җүрәй авылы кешеләре бик күңелле яшиләр. Биредәге Мәдәният йортында төрледән-төрле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Менә мәдәният хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән “Аулак өй” бәйрәменә шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр һәм авыл халкы җыелган иде.
26 апрельдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә Сызран татар милли-мәдәни автономиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үткәрде.

Напоминаем
Свершилось! 26 апреля 2014 года в самарском сквере «Родина» состоялся III межнациональный Навруз – праздник Весны, к которому долго готовились, который ждали и который перенесли на месяц (Навруз отмечают в день весеннего равноденствия 21 марта) с тем, чтобы провести его в более тёплое время: всё-таки Навруз в восточных странах – символ прихода весны!
Без үткән көзне хатыным белән Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял итеп кайттык. Бу шәһәрдәге курортлар халыкара статуска ия, ә исеме чех короле Карл I һәм җирдән атып чыккан кайнар су чыганакларыннан алынган.
Алдыбызда сузылып яткан асфальт тасмасы башымда җавап таба алмаслык уйлар тудыра. Тагын кеше язмышлары… Ничә тапкыр үз-үземә, бу турыда язмам, дип сүз бирсәм дә, тагын шуңа әйләнеп кайтам. Ни хәл итим, яңа танышым Нәкыйп абыйның ачынып: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” – дип әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый. Менә инде тагын кулым каләмгә үрелә…