Бүген Венера ханым Донская зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә
Самараның Промышленность районында берничә ТОС (территориаль иҗтимагый үзидарә оешмасы) эшләп килә. Воронежский урамында урнашкан “Надежда” (“Өмет”) исемле ТОС белән милләттәшебез Венера Вәли кызы Донская җитәкчелек итә. Бу оешма сугыш ветераннарына аеруча күп игътибар бирә һәм бу эштә 5, 9, 83 һәм 141 санлы мәктәп укучылары катнашып, оешма әгъзаларына ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт меңнән артык ветеранның һәрберсен туган көне, Җиңү көне, Олылар көне белән котлап, күчтәнәчләр өләшү өчен генә дә күпме көч, күңел киңлеге, рухи байлык кирәк бит. Ләкин алар барысына да өлгерәләр. Читать полностью





Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде. Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар. Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.

Хөрмәтле Назиф әфәнде!
Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.
Олег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.
Гали авылы Агротуризм үзәгендә Похвистнево районының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде.
Тиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!