Якуб Госман улы АБДУЛЛОВка!

81-img-6Туплидә Генерал кушаматын йөртүче авылдашыбыз, олы ихтирамга лаек булган күршебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, балаларыңның игелеген күреп, саулыкта, муллыкта, шат­лыкта гомер кичерүеңне телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Иң матур теләкләр белән Шәкүровләр гаиләсе.

Тупли авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче эшкуар Гөлсинә Якуб кызы ИСМӘГЫЙЛЕВАга (АБДУЛЛОВАга)!

349c9ab811c28d60571618c07845d9f9Авылдашыбыз, күршебез!  Сине туган көнең белән кайнар кот­лыйбыз. Иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. 

Иң матур теләкләр белән Шәкүровләр гаиләсе.