Онытма, дустым, сугыш батырын!

Дүрт ел  илемне сугыш иңләгән,
Дүрт ел буена кан койган халкым.
Күпме яшь түккән, күп иза чиккән
Олы-кечесе, бала-чагалар. 

Илдә тынычлык, якты көнкүреш,
Бай һәм мул тормыш хөкем сөрсен дип,
Балам елмаеп, көлеп яшәсен,
Гомере рәхәттә үтсен әле дип…
Дустым! Онытмыйк сугыш батырын,
Күңел җылысын бирик һәрвакыт!
“Улым, исән-сау җиңеп кайт!»- диеп,
Озаткан улын кочып әнисе.
Ләкин аларның бик азы гына
Кире әйләнеп кайткан өенә.
Ә әни көтә, балам кайтыр дип,
Өметен өзми, күз яшен түгә.
Җылы ашы һәм тәмле икмәге
Өстәл өстендә баланы көтә.
Тик еллар үтә, баласы  кайтмый,
Ятып калган ул бик ерак  кырда.
Әнисе укый догалар аңа.
Күз яше тама намазлыгына.
Кемгә кирәккән бу каһәр  сугыш?
Мин моны китаптан беләм,
Фильмнар сөйли фаҗигаләрне,
Фашист дигәннең явызлыкларын.
Син, дустым минем, шуны онытма:
Дүрт ел буена сугыш ачысын
Татыган бабаң, әбиең синең.
Дүрт ел буена кара болытлар
Каплаган булган безнең ил күген.
Сугыш ветераннары! Яшәгез әле!
Якты дөньяда, рәхәт  тормышта!
Сез безнең өчен кадерле  кеше,
Хөрмәткә ия,сөюгә хаклы!

Гүзәл  ГОЗӘЕРОВА,
Гали авылы мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1162

Комментирование запрещено