“Өмет”ле Венера

Бүген Венера ханым Донская зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә

Самараның Промышленность районында берничә ТОС (территориаль иҗтимагый үз­­идарә оешмасы) эшләп килә. Воронежский урамында урнашкан  “Надежда” (“Өмет”) исемле ТОС белән милләттәшебез  Венера Вәли кызы Донская җитәкчелек итә. Бу оешма сугыш ветераннарына аеруча күп игътибар бирә һәм бу эштә 5, 9, 83 һәм 141 санлы мәктәп укучылары катнашып, оешма әгъзаларына ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт меңнән артык ветеранның һәрберсен туган көне, Җиңү көне, Олылар көне белән кот­лап, күчтәнәчләр өләшү өчен генә дә күпме көч, күңел киң­леге, рухи байлык кирәк бит. Лә­­кин алар барысына да өлге­рәләр. Читать полностью