“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның “Булдымы бердәмлек, булмадымы?” дигән язмасын укыгач, үз фикеремне әйтмичә кала алмадым.
Татарны да, башка милләт халыкларын да берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Күпме кеше булса — шул хәтле фикер. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Әле үткән гасырның 90нчы елларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Ринат Мөхәммәдиев: “Татарның һәрберсенең хан буласы килә”, — дип әйткән иде. Шул мин-минлек безне харап итте дә инде. Иван Грозный заманнарында Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханнары берләшә алмагач, аларны берәм-берәм юк иттеләр. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга өйрәнергә кирәк иде безгә. Читать полностью