
Айсылу КАЮМОВА.
Камышлының үзәк урамыннан Дәүләтколга таба узганда сул якта күпкатлы, ак һәм ачык зәңгәр төсләргә буялган мәһабәт яңа бинага күзең төшә. Бу район үзәгендә менә уннарча ел инде төзелүче бина әле һаман да төзелеп бетә алмаган булачак гомуми белем бирү комплексы. Әйтүләренчә, мондый мәктәп бинасы авыл районнарында, булса да, бик сирәктер, мөгаен. Комплексның беренче чиратын әле үткән елның сентябрендә үк ачу каралган булган, диләр. Биналарга парталар, өстәлләр, башка мебель, кирәкле җиһазлар кайтарылса да, тик кайсыбер эчке бизәлеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуы аркасында бинаны файдалануга тапшыра алмаганнар.
Ә хәзер төзү эшләре нинди хәлдә икән? Мәктәп иске бинада булса да, укытулар ничек бара икән? Шуларны белү өчен уку йортының җитәкчесе белән очрашып сөйләшергә булдым. Читать полностью →