17 майда Тупли авылында Үзәк (Таш) мәчетенең (Кооперативный урамы, 31) 110 еллыгына багышланган тантана узды. Мөхтәрәм кунаклар арасында Елховка муниципаль район башлыгы Вячеслав Николаевич Дементьев, өлкә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин да бар иде.
Чара дәвамында бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, мәчетләр төзүнең әһәмияте, савабы турында сөйләнде, Корьән сүрәләре укылды, мөнәҗәтләр әйтелде һәм гыйбадәт йортын төзүдә башлап йөрүчеләргә, аны бина кылучыларга багышлап догалар укылды.