4 — 5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда, 6 апрельдә – Тольяттиның Офицерлар йортында Уфадан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак
Без ут күршеләребез самаралыларга үзебезнең репертуарыбызда иң популяр, заманча куелыштагы, фольклор элементларына бай, халыкчан юмор тулы, бик тә үзенчәлекле “Шәүрәкәй” (М.Бурунгулов әсәре буенча режиссер А.Абушахманов куйган) музыкаль комедиябезне һәм зур концерт программасын тәкъдим итәчәкбез. Читать полностью



Салават сүзен ишетү белән “Салават күпере” күз алдына килеп баса. Җырчы Салават Фәтхетдинов татар эстрадасына нәкъ язгы ләйсән яңгыры сыман килеп керде дә, безнең өчен үзенең Салават күперен “кабызды”.

“Бердәмлек” газетасының 5нче санында басылып чыккан “Татар “каймагыннан” май язылмый калмас” дип аталган язманы укып чыккач, без, Тупли авылы халкы, пошаманга калдык. Анда “Самара татарлары бер фикергә килә алмадылар. Шулай итеп, өлкә корылтаен үткәрү мәсьәләсе хәл ителмичә калды”, дип язылган иде. 

Мәктәпләргә татар телен кайтарыйк