Без аның белән үткән елның декабрендә Казанның Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” оешмасыннан чыгып барганда очраштык. Бәс, татарның танылган язучысы, шагыйре, публицисты Фәнзаман ага Баттал үзе бит бу! Ул да мине үткен күзе белән танып алды.
- Рәфгать туган! Синең белән моннан 20 ел элек каһарман якташыгыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның иҗатына багышланган кичәдә танышуыбызны онытмадыңмы? — диде ул беренче сүзе итеп. Читать полностью





Шушы көннәрдә үткән ел ахырында автомобиль фаҗигасендә һәлак булган милләттәшебез Исмәгыйль ӘМИНОВның кырыгы билгеләп үтелде.
Кеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!
Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе
Пәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде.
Замананың шаукымлы җилләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле районының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Савельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый.