
Алексей һәм Зәйтүнә ЕРУХИНОВИЧ.
Без “Самарские известия” газетасы фотохәбәрчесе Юрий Стрелец белән алдан ук 10 февральгә кичке сәгать җидегә хатын-кызлар хоккеена билетлар алып куйган идек. Көнебез заяга узмасын өчен, Олимпия паркын карап чыгарга булдык. “Ласточка” тизйөрешле электропоездына утырып Сочи — Олимпия авылы маршруты белән барганда күзне тәрәзәдән алалмадым: бер якта диңгез җәелеп ята, икенче яктан текә таулар өстеңә ишелергә тора. Менә Мацеста, Хоста, Адлерны үттек һәм Олимпия авылы тукталышында төштек. Һава җылы, кояш үзенең нурларын һич жәлләмичә бүләк итә. Читать полностью



Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде. 
Балачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар.
16 февраль – каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның туган көне
Дәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт бара. Ул бүген үзенең 55 яшьлеген билгеләүче Зөлфия Мәрдегалим кызы Дәрҗемановага багышланган. Әлегә кадәр үзе, кылган хезмәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чыккан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мөгаен.
2010 елда Самара шәһәре Сабан туенда миңа Айдар Галимовны якыннан күрергә насыйп булды. Һәр елдагыча “Розалина” кафесы палаткасында Сабантуйга килгән кунакларга хезмәт күрсәтеп, каршы алып, ашатып торабыз. Айдар үзенең автобусы белән килеп туктаганда Сабантуйның кызган чагы иде инде. Җырчы чатыр астындагы кафебызга йөгереп керде дә: “Апа, минем белән килгән биюче кызларның күлмәкләрен берәр кайда үтүкләп булмасмы икән?” — диде. Шул арада үзе чәй капкалагандай булды, Самара яңалыкларын сорашкалады. Без ачкан авызыбызны ябып та өлгермәдек, ул инде сәхнә түрендә җырлап җибәрде… 


Наил Гариф улы ТАҺАУТДИНОВ күптән инде татар җәмәгатьчелеге эшендә актив катнаша. Ул советлар заманында «Куйбышевагропромстрой» автохуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән чорларда мәчетләр төзелешенә, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларга йөк машиналары биреп, сабантуйларны оештыруга, туган авылы Камышлыда мәчет салуга, авыл зиратын тимер рәшәткә белән тотуга зур өлеш керткән кеше.