Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

латыпов и закиров

Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Расих ЛАТЫЙПОВ.

Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Галигә тәҗрибә алырга килделәр 

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чара беренче тапкыр ике ел элек үткәрелгән иде. Анда 27 регионнан 350 кеше катнашкан булса, быел инде 33 регионнан 400ләп эшмәкәр килгән. Димәк, бу җыен халыкка кирәк, һәм алар Казандагы сөйләшүдән яңа идеяләр белән баеп кайталар, үзара бәйләнешләр булдырып, эшләрен җайга салалар.

МЕНӘ безнең Похвистнево районы, Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов та агротуризм үзәге булдыру идеясен шуннан алып кайткан иде бит. Бер ел эчендә ул Гали авылының Морат бабкай чишмәсе янында аны булдырып та куйды.  Биредә ат абзарлары, кунакханә, кафе һәм төрле уеннар өчен матур-матур биналар корылды. Кышкы спорт төрләрен яратучыларга таудан шуу комплексы, ә җәй көне су керү өчен буа һәм кызыну урыннары ясалды. Шушы кыска вакыт эчендә бу комплекста биш мең кеше ял иткән, туйлар, төрле бәйрәмнәр уздырылган. Эшмәкәр аны тагын да яхшырак, уңайлырак, кызыклырак итү өчен тырыша һәм төрле идеяләр белән янып яши.

Расих Мөҗәһит улы агротуризмны үстерү темасына багышланган бу җыенда сүз алып, тармакның перспективалары  турында сөйли, һәм бөтенесен дә үз күзләре белән күреп кайту өчен эшмәкәрләрне Галигә кунакка чакыра. Халык бу идеяне хуплый һәм Галигә баруны 16 мартка калдырып, җыенны дәвам итә.

Пленар утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов үзенең чыгышында халыкны сәламләп, мондый аралашуларның ки­рәклеген белдерде. “Мил­лә­тебез сакланышы, үсеше өчен матур үрнәкләрне туплап, без аларны милләттәшләргә җиткерергә, юл күрсәтергә бурычлыбыз, — дип саный президент. - Акыллы фикерләрегез­не бигрәк тә яшьләргә күрсә­тергә кирәк, чөнки аларның формалашу процессында бу бик мөһим, - дип басым ясап әйтте ул. - Россиядәге 4 меңнән ар­тык татар авылында те­лебез, милли һәм дини тра­дицияләребез саклана, ләкин андый үрнәк авыллар Татарстанда түгел. Без йөрешергә, аралашырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Универсиададан калган 10 автобусны илебезнең зур татар авылларына бирергә вәгъдә итте. Шулай ук ул Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган махсус уку йорты булдырылачагы турында да белдерде.

…Эшләрен киңәйтергә, үз­ләрен яңа эшләрдә сынап карарга теләүче эшмәкәрләр җы­елышта күп кызыклы мәгъ­лүмат ишеттеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчыган иң зур проблемаларның берсе — яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсе. Лаеш районында дөя фермасын оештырган Илнар Гыйрфанов Финляндиядә булган һәм бер кызыклы күзәтү ясаган. Фин балаларын балачактан җир эшкәртүче, мал караучы статусына өйрәтеп үстерәләр икән. Уенчыклары да шундый аларның — тракторлар, йорт хайваннары…

- Без биек койма тотып, йор­тыбыз эчендә ни барын күр­шеләрдән яшерергә тырышабыз. Бизнеста да шулай, янәсе, үземнең эшем бар, башкалар белән кызыксынмыйм. Ә без бит Бөтендөнья сәүдә оешмасына кердек инде, алдыбызда глобализация процесслары калка. Шуңа күрә безгә дә берләшергә, киңәшеп эшләргә кирәк, — дип сөйләде ул.

Ә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районыннан килгән Рамил Бәхтиев, кече бизнесны ныгыту өчен федераль законнар чыгару кирәк, дип фикер йөртә. Ул җыенда катнашучыларны Иске Кулаткы төбәгенә килеп эш ачарга чакырды, ярдәм итәргә вәгъдә итте, үзенең төбәге өчен кайгырып яшәүче чын патриот икәнлеген күрсәтте.

Әдип, публицист Ркаил Зәй­дулла: “Авылда мәктәп булмаса — авылның киләчәге, эшмәкәрләре булмаса — бү­ген­гесе юк!” — дип искәртте. Шулай ук ул татар милли мәгарифен гамәлгә куюның әһәмиятенә дә басым ясады.

Башка чыгышларда да күп акыллы фикерләр, тәкъдимнәр, зарланулар яңгырады. Соңында җыен резолюциясе проекты нигез буларак кабул ителеп, катнашучылар тарафыннан хуплау тапты.

Җыенга нәтиҗә ясаганда Бө­тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар авылларын саклау һәм үстерү өстен юнәлешләрнең берсе булуына тукталып: “Бу эштә авыл хуҗалыгының төрле тар­мак­ларында хезмәт куючы эш­мәкәрләр җитди роль уйный. Та­тарны саклап калу өчен авыл­ларның яшәве мөһим”, — диде.

16 МАРТТА эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, алдан сөй­лә­шен­гәнчә, дүрт зур автобус­ка, ә кайберәүләре үзләренең машиналарына утырып, колонна белән Самара якларына юнәлделәр.  Көн бик җилле, юллар бозлавыклы булса да, беркем дә бирегә килүдән баш тарт­мады, барысының да атаклы Гали авылын, анда эшләүче уңган халыкны күрүгә теләге зур иде.

Кунакларны Расих Латыйпов үзенең Агротуризм үзәге капкасы янында чәкчәкләр белән каршы алды. Озын юлдан талчыккан эшмәкәрләр кафеның кунаклар залында корылган өстәлләр артына утырышып тамак ялгаган арада бер-икесе белән миңа да сөйләшеп алырга мөмкин булды. Башына бик тә шәп, үзенчәлекле бүрек кигән бер кешене чабуыннан эләктереп алдым. Ул Бөгелмә районындагы Карабаш авылы егете Фәрит Нәбиуллин булып чыкты.

- Башыгыздагы бүрегегез бик килешле. Ничек атала?

- Татар бүреге. Бу мода Казаннан чыгып килә. Ә гадәттә мондый бүрекне Кырым татарлары кия. Менә без дә шундый татар бүрекләре киеп, үзебезнең татар икәнебезне белдерәсебез килә. Үзенә кү­рә бер бренд булсын, дидек. Азсанлы милләтләр чебен кебек кырылып барган чорда татарлыгыбызны күрсәтеп, үзе­безнең милләтне саклап калырга тырышабыз.

- Карабашта нинди эшләр эшләп ятасыз?

- Мин үзем газ хуҗалыгында эшлим. Биш ел элек атлар үрчетә башлаган идем. Хәзер алар миндә 120 баш. Кымыз җитештерү белән дә шөгыльләнергә ният бар.

- Атларыгыз токым атла­рымы?

- Бүрегемә карап, үзегез дә әйтә алыр идегез. Мин “татар” токымы атларын үрчетәм. Омскига кадәр барып алып кайткан идем аларны. Кечкенә буйлы булсалар да, егәрлекләре бар. Бик матур атлар. Инглиз, гарәп токымы атларын чабышларыбызга ку­еп, без чит илләрнең данын арттырабыз, ә татар токымын чыгарсак — үзебезнең дан үсәр иде. Бөтен эшләрем белән татар кешесенең дөньяда бар икәнен күрсәтәсем килә. Шуңа күрә балаларым да — бишәү. Татар санын да арттырырга кирәк бит!

Татар бренды артыннан ку­учы Фәрит әфәнде Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка ат  чабышларын тик татар токымы атлары арасында уздырырга кирәк, дигән фикерен әйткән икән. Бу токымны Идел буена кайтарып үрчетү өчен берничә ел вакыт кирәк булыр әле. Самара якларыннан килеп берничә таен алып киткәннәр инде аның. Ни булса да, аңа Гали авылында башланган региональ ат чабышларына татар токымы чабышкыларын  алып чыккаларга кирәк. Бәлки, чынлап та яхшы атлардыр, асрап караучылар табылыр, дип уйлыйм.

Пермь өлкәсенең Кунгур районы Тортүз авылы егете Алмаз Хавыев, әле бик яшь булуына карамастан, бик акыллы, эшкә ябышып эшләүче егет кебек тоелды миңа. Алар, тагын ике туганы белән бергә,  2005 елда колхоз кырларын арендага алып, бәрәңге һәм яшелчә үстерә башлыйлар. Бер-ике елдан соң үзләренең һәм туганнарының пай җирләрен суд аша аерып алып, брюссель, пекин, кызыл күчәнле кәбестәләр, бәрәңге үстереп, Пермь краен туендырып торалар. “Без эшне башлаганда бер тракторыбыз һәм бер ГАЗель машинабыз бар иде. Хәзер техникабыз да, су сиптергечләр дә җитәрлек, утызлап авылдашыбызны эш белән тәэмин итеп торабыз. Ә яшелчәләрне җыеп алу вакыты җиткәч, йөзләп кеше эшкә чыга”.

- Баеп бетә алдыгызмы инде? — дигән сорауга Алмаз әфәнде елмая гына.

- Белмим, килгән акча ху­җалыкка техника алуга, халыкка хезмәт хакы түләүгә китеп бетә бара. Кредитка 20 миллион сум акча алырга теләгән идек, Мәскәү ризалыгын һаман ала алганыбыз юк әле.

Хавыевның планнарында  Ев­росоюз илләре үрнәгендә яшелчәләрне органик ашламалар гына кулланып үстереп, кыйммәтрәк бәягә сату. Экология ягыннан чиста яшелчә мөселман халкына да ошарга тиеш, дип саный ул. Чөнки бу инде хәләл продукция стандартларына туры килә торган ашамлык булачак.

Менә шундый кызыклы оч­рашулардан аерылып, кунак­лар белән бергә Агротуризм үзәген карарга чыгып киттек. Биредәге уен бүлмәләре, квадрацикллар, атлар һәм понилар, йокы бүлмәләре, 400 кеше сыешлы ашханә, чаңгычыларга һәм чана шуучыларга тауга менү өчен ясалган махсус мендергеч — барысы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Расих  Мөҗәһит улы һәр сорауга җавап биреп, үзәкнең ни бәягә төшүе, ел әйләнәсендә биредә ничә кеше ял итүе, тагын нәрсәләр эшләп, туристларны бирегә җәлеп итәчәге турында сөйләде. Шу­лай ук эшмәкәрләр Расих Латыйповның “Хәләл” колбаса җитештерү цехын да, аның янындагы кибетен дә карап чыктылар, һәркемгә үзенә хәләл колбаса сатып алу өчен хәтта чират торырга туры килде.

амил Исхаков

Гали фермеры Камил ИСХАКОВ (уңнан беренче) кунакка килгән эшмәкәрләр арасында.

колбаса

«Хәләл» колбаса цехында эшләүчеләр.

Без Гали авылының атаклы фер­меры Камил Исхаковның фермасына барып җиткәндә алданрак килгән эшмәкәрләр аны тыгыз боҗрага уратып алганнар иде инде. Камил әфәнде элек иген үстерү, атлар үрчетү белән дан казанган булса, соңгы вакытларда тагын әле сөтчелек юнәлешенә дә игътибар бирә башлаган. Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән сыер фермасы, зур-зур өемнәргә өелгән печән һәм салам эскертләре, кызыл кирпечтән салынган идарә бинасы, рәтләргә тезелгән трак­торлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы күпне күргән эшмәкәрләрдә соклану хисләре уятты. Алар берсен-берсе бүлә-бүлә сыерларның токымы, ничә литр сөт бирүләре, Самара өлкәсендә фермерларга хөкүмәт һәм район хөкүмәте биргән субсидияләрнең күләме, сыерларга нәрсә ашатулары турында сораулар яудырып тордылар. Камил әфәнде берсен дә җавапсыз калдырмады.  Шулай да аның: “Ә кайсыгыз сыерларга сохари ашата? — дигән каршы соравы барысын да  гаҗәпкә калдырды.  Эшмәкәрләр эшнең нидә икәнлеген аңламыйча карашып торган арада үзе үк җавап бирде. - Ә менә мин ашатам. Сату срогы чыккан ипидән ясалган сохариның килосы 4 сум 50 тиен генә тора бит. Ә шуны сыерларга ашатсаң,  сөтнең майлылыгы һәм аксымы бермә-бер арта”.

“Хуҗалыгыгызда ничә кеше эшли?” — дигән сорауга Камил әфәнде: “50, кайчакта 60”, — дип җавап бирде. Ульян өлкәсенең бер фермеры телен шартлатып “Бик күп!”  — дигәч, ул: “Эшләсеннәр әйдә. Авылдашлар бит”, — дип күңел киң­­леген күрсәтте. Икенче бе­рәүнең: “Буаз таналарыгызны сата алмыйсызмы?” - дигән соравы очрашуга нокта булып яңгырады. Камил әфәнде уйлап та тормыйча, чын эшмәкәрләрчә: “Ничәү кирәк?” - дип сорады. Менә шулай итеп берьюлы 15-20 баш танага урын табылды. Ике эшмәкәр визиткаларын алмашып, кул бирешеп торганда башкалар да аларга үрелде…

Ике якка да файдалы булган шушы бер сатыш-алыш өчен генә дә эшмәкәрләргә Гали авылына килергә кирәк иде. Ә бу көнне Расих әфәнденең дә, Камил әфәнденең дә визиткалары кайнар самсалар кебек таралдылар. Эшмәкәрләр галилеләрнең парникларына да, чәмчүг (чәчү суганы) һәм кишер кырларына да, Латыйповның тимер профильләр  цехына да, мәчетләр, мәдрәсә, йортлар төзеклегенә дә карап сок­ландылар, бу авыл халкының байлыгы серләрен ачарга тырыштылар. Ә биредә серләр юк, бар да ачык, бар да күз алдында — уңганлык, “булсын” дип эшләү, бер-береңә аяк чалмау, ярдәмләшү генә.

Әйе, “Үз согыңда гына кай­насаң, эш барып чыкмый”, -  дип бик дөрес әйтә Татарстан фермеры Илнар Гыйрфанов. Киңәшергә, тәҗрибә алышырга, бер-береңә ярдәм итешеп эшләргә кирәк. Хәтта көнләшү дә тик ак төстә генә булырга тиеш.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

В селе Алькино вновь побывала делегация. Она стала самой многочисленной из всех предыдущих, около 300 человек, и состояла из участников III Всероссийского схода предпринимателей татарских сел, организаторами которого были исполком Всемирного конгресса татар, а также Всероссийская общественная организация «Татарские села России».Но, прежде, чем приехать в Похвистневский район, предприниматели из 33 регионов России, Китая, Хабаровского края, Самарской области, в том числе из села Алькино, ознакомились с деятельностью Мусульманского учебно-реабилитационного центра для слепых, принципами работы мечети Ярдэм, выставкой-ярмаркой халяльной продукции, изделий народных промыслов, совершили прогулку по Старо-татарской слободе, посмотрели спектакль, приняли участие в пленарном заседании. Президент Татарстана Рустам Минниханов, выступая на пленарном заседании, назвал Всероссийский сход очень удачной формой общения и встреч татарских предпринимателей и представителей власти. Он пожелал участникам схода успехов и здоровья, после чего вручил ряд наград. Среди них был и наш земляк, заместитель председателя общественной организации «Татарские села России, руководитель районного культурно-просветительского общества «Туган тел» Расих Музагитович Латыпов, который был удостоен высшей награды Всемирного конгресса татар – медали «За заслуги перед татарским народом».
Рустам Нургалиевич Минниханов напомнил, что в России насчитывается свыше 4 тысяч татарских сел, среди них есть и образцовые, чей опыт следует изучать и перенимать. Причем такие села есть далеко не только в Татарстане, но и за его пределами. В подтверждение его слов на следующий день участники посетили село Алькино Похвистневского района.
Первое, что увидели предприниматели на территории сельского поселения  – это центр агротуризма «Сельский уют». Их интересовало абсолютно все, поскольку подобный опыт уникален. Расих Музагитович Латыпов, являющий его руководителям, рассказал о том, как появилась идея, каким образом она воплотилась в реальность и, что для этого понадобилось. Напомним, что любой приезжий здесь может окунуться в неповторимую атмосферу сельской жизни, а кроме того, покататься на лошадях, квадроциклах, снегоходах, лыжах, поиграть в волейбол, футбол, искупаться, половить рыбу, пожить несколько дней, отведать блюда национальной кухни и многое другое.
Председатель Исполкома  «Всемирного Конгресса Татар» Ринат Зиннурович Закиров рассказал, что показать работу предпринимателей в селе Алькино одна из главных задач схода: «Интереснейший комплекс с гостиницей и спортивной инфраструктурой. Удивительно, но каждый день в село приезжают тысячи людей. Бизнес пошел. И мы для всех хотим показать, что вот в таком направлении сельские предприниматели должны работать. Это перспективное направление».
Так же Ринат Закиров отметил, что это село имеет знаковое значение для татарского народа – Мы уже третий год проводим всероссийские сходы татарских предпринимателей, для того что бы сохранить бизнес на селе и обменяться опытом между регионами. Алькино было выбрано не случайно, когда четыре года назад на его территории провели всероссийский сабантуй, мы поняли, что попали в самую точку, что такие мероприятия просто необходимы, и мы должны регулярно объединять представителей нашей нации и знакомить друг с другом.
После этого участники схода отправились на крестьянское фермерское хозяйство Камила Бакеровича Исхакова. И вновь предпринимателям было не безынтересно узнать, что одно из самых крупнейших фермерских хозяйств района начиналось буквально с нескольких голов кров, лошадей. Сегодня здесь развивается животноводство мясного и молочного направления. Поголовье скота составляет 800 голов, из которых 100 – дойное стадо. А средняя урожайность 22-24 центрена с гектара. Ежегодно хозяйство занимает призовые места в районе по сельхозпроизводству.
Побывали предприниматели в цехе по производству профнастила и ООО «Халяль». Они смогли воочию понаблюдать за всем циклом работ, поинтересоваться у генерального директора Расиха Музхагитовича Латыпова о всех тонкостях производства халяльной продукции.
«Сегодняшний сход – это знаковое событие, это уникальная возможность обменяться предпринимательским опытом и завести знакомства, – рассказывал Расих Латыпов. Я начал производство халяльной продукции, когда понял, что во всем мире люди начинают придавать большое значение своему питанию. Востребованность в продукте есть, магазины «Халяль» присутствуют во всех соседних регионах».
Было бы неестественным, если бы гости не осмотрели тепличные хозяйства, ведь именно работая в них, алькинцы впервые начали проявлять предпринимательскую жилку. Делегаты побывали в шести теплицах, где хозяева раскрывали свои секреты выращивания томатов и огурцов, а также их реализации.
В завершение очень насыщенного дня участники схода ознакомились с экспонатами местного музея, с огромным удовольствием посмотрели концерт, подготовленный артистами алькинской художественной самодеятельности, в числе которых были и взрослые, и дети, и молодежь. А подводя итоги, высказали слова огромной благодарности всем, кто был задействовал в подготовке к встрече делегации. Они отметили, что все увиденное сегодня было уникально и опыт алькинских жителей им обязательно пригодится в их предпринимательской деятельности.
В свою очередь глава района Юрий Фёдорович Рябов отметил, что в ходе схода предпринимателей татарских сел удалось достичь еще одной немаловажной цели:
«Это мероприятие является некой оценкой того, как продвигается реализация послания президента страны и губернатора Самарской области в части решения экономических задач и проблемы этнических разногласий. На земле скромного муниципального образования мы сегодня пожинаем плоды и идем верным курсом. Наш район, это страна в миниатюре, на его территории проживает сразу несколько национальностей – русские, чуваши, татары, мордва. Мы одна большая семья».

«Похвистневский вестник».

 

Просмотров: 1677

Комментирование запрещено