Батыр солдат, оста тимерче һәм имам

жылакМәчәләй авылының 1114 мәхәллә мәчете юбилеена карата

Әтиебез Фәйзрахман Әхмәдулла улы Шабаев 1919 елның 12 декаберендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ул яшь чагында ук, мөгаллимгә йөреп, дин белеме ала. Аның остазы бик күренекле дин әһеле — Нәүмән Кәримулла улы була. Әтиебез үзе дә бик сәләтле булып чыга — гарәп графикасы буенча укырга — язарга өйрәнә, бүгенгесе көндә дә аның кулъязмалары гаиләдә саклана. Фәйзрахман совет мәктәбендә дә укып, 7 класс белем ала.

1929 — 1930 елларда аларның гаиләсен кулакка чыгарып, эзәрлеклиләр. Гаилә бик күп михнәтләр кичерә. 1939 елда Фәйзрахманны армиягә алалар, шуннан туры сугышка китә, 2-3 тапкыр яралана, госпитальләрдә дәваланып чыга да кабат сугышка керә. 1945 елның апрелендә аягы нык яраланып, ике кул бармак¬лары һәм ике аяк бармаклары өзелеп тагын госпитальгә эләгә.

- 9 май көнне солдатлар никтер урамга чыгып йөгерделәр, ә мин берүзем палатада ятып калдым, — дип сөйли иде. — Бервакыт урамда ниндидер тавыш күтәрелде, тәрәзәдән күрәм — кепкалар күккә оча, “ура” кычкырышалар. Шулвакыт бер солдат йөгереп керде дә мине кочаклап алды: “Шабаев, Победа!”- дип кычкырды да кабат чыгып йөгерде.

Әтиебез, госпитальдән чыгып, 1946 елда гына авылга кайтып керә. Күкрәгендә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңү өчен”, Жуков медальләре ялтырап тора. Мондый батыр егеткә кәләш тә тиз табыла — Миңнур Закир кызы Иваевага өйләнә. Аларның 9 балалары туа, өчесе яшь чакларында вафат булалар, ә алтысы – дүрт кыз һәм ике малай үсеп җитәләр.

Әтинең нәселе тимерчеләр булганга, шушы эшне ул яхшы белгән, димәк, колхозда да беренче кеше булган. Ул авылдашларының өй түбәләрен калай белән япкан, комганнар ясаган, чиләкләр төпләгән, мич сала белгән. Колхозда пилорама булгач, тимерче такталар да ярдырган, төзү материаллары да ясап чыгарган.

Әтиебез гарәп графикасын яхшы белгәнгә, мәхәллә картлары аны имам итеп сайлыйлар, ул яңа мәчетне салганда да бик актив эшчәнлек алып бара. Мәчеттә 12 ел эшләп, тирән картлык килгәч кенә, үз урынын шәкертләренә тапшыра.

Кызы Мәдинә Булатова әтисен болай искә ала: “Безнең әти бик тә динле, тугрылыклы кеше иде, әни белән 6 балаларын тәрбияләп, зур тормыш юлына бастырдылар. Әти, хәерле озын гомер кичереп, 97 яшенә кадәр үз аякларында йөрде, безгә кыенлыклар тудырмыйча, 2013 елның 16 ноябрендә мәңгелек йортына китте. Аны соңгы юлга озатучылар бик күп иде — шәкертләре, авыл халкы, туганнары. Военкомат Бөек Ватан сугышы ветераны каберенә истәлек тактасы куйды.

Бу язманы Фәйзрахман бабайның кызлары Фатыйма һәм Мәдинә язып бирделәр.

 Шамил МАМЫШЕВ әзерләде.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 590

3 комментариев

  1. Урнысы жанняття булсын бабайныкы

  2. Я, счастлива, что такой прекрасный человек, был, моим родным дядей! Столько детских, хороших воспоминаний, осталось в памяти. Всегда, он был добр, строг и справедлив. Уважаем среди соседей, друзей и любим, среди родственников. Прожил долгою, трудную жизнь. Воспитал своих прекрасных детей, внуков, правнуков
    Светлая память, прекрасному человеку!

  3. Фэйзрахман абыебызны помним !!!!! С уважением относимся к его памяти!!!