Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: “Бердәмлек”нең язмышы халык кулында

 

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

                                     Баш мөхәррир сүзе

1 апрельдән башланачак төп язылу кампаниясе безне борчуга салды, чөнки “Россия почтасы” нәшерләргә (издательләргә) һәм укучыларга шәп “бүләк” әзерләгән. Беркемнән дә сорамыйча, киңәшләшмичә килешү-фәлән төзеп тормыйча гына “Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

Газета-журналларга язылу моңа кадәр бер генә көнгә дә туктап тормый иде. Яңа елның беренче яртысына язылу тәмамлануга ук иске бәяләр буенча элемтә бүлекләрендә елның икенче яртысына беренче апрельгә кадәр иске бәяләр буенча ташламалы язылу игълан ителә. Берүк вакытта беренче яртыеллыкның киләсе аена да язылу дәвам итә.

Бу кагыйдә быел да бозылмады. Яңа елда “Бердәмлек” газетасы үткән ел белән чагыштырганда үзенең әбүнәчеләрен югалтмады, саклап кала алды. Хәзер газетабызның тиражы 3500 данәдән дә артыграк һәм ул һәр айны берникадәр артып тора.

Икенче яртыеллыкка да ташламалы бәяләр буенча язылу уңышлы булыр дип өметләнәбез. Тик безне 1 апрельдән башланачак төп язылу кампаниясе борчуга салды, чөнки “Россия почтасы” нәшерләргә (издательләргә) һәм укучыларга шәп “бүләк” әзерләгән. Дәүләтнең аңа елына 3 миллиард сумлык дотация бирүне туктатуы сәбәпле, газета-журналларга быелның икенче яртысыннан аларны таратуны (почта чыгымнарын) ике тапкырга кадәр кыйммәтләндерергә карар кылган.

“Россия почтасы”ның матбугатны халыкка тарату бәяләрен арттырачагы турында сүзләр йөрсә дә, моңа беркем дә ышанмаган иде. Күпчелек хөкүмәт мондый башбаштаклыкны күрә торып эшләмәс, дип уйлады. Дотация булмаса, басмаларга язылу бәяләре күтәрелгәч, моны булдырмаска кирәк дип бертөркем газета-журналлар мөхәррирләре Россия премьер-министры Дмитрий Медведевка ачык хат та язганнар иде. Тик моңа колак салучы булмаган, күрәсең. Һәм менә 1 апрельдә газета-журналларга икенче яртыеллыкка төп язылу башланырга бер атна чамасы вакыт калып барганда, бәяләрнең артуы турында хәбәр килеп иреште.

Барны юкка чыгару ансат ул, әгәр шулай эшләсәк, яңадан “Бердәмлек” 
укучыларын туплау җиңел булмаячак. Бу турыда үзләрен татар 
җәмәгатьчелеге  җитәкчеләре итеп санаучылар да уйлансыннар иде.

Беркемнән дә сорамыйча, киңәшләшмичә килешү-фәлән төзеп тормыйча гына “Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган. Хәзер 1 апрельдән ярты елга (2014 елның июль – декабрь айларына) “Бердәмлек”кә язылу бәясе бүгенге 285 сум урынына 381 сумнан да артыграк булачак икән. Димәк, укучыларыбызга газетабызга язылганда 100 сумга күбрәк түләргә туры киләчәк. Ә редакциягә шул 381 сум акчаның бары 213 сумы гына эләгәчәк, 178 сумы почта чыгымнарына тотылачак. Аларны редакция үз өстенә ала калса, моның өчен аңа тагын 300 мең сумга якын өстәмә акча табарга кирәк булачак. Ә инде бу сумманы укучылардан алган очракта, газетага язылучылар саны күзгә күренеп кимергә мөмкин. Чөнки бүген “Бердәмлек”не өйләренә яздырып алучылар башлыча пенсионерлар, авылда һәм шәһәрдә яшәп аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр бит.

"Бердәмлек"нең баш мөхәррире Р.Н.Әһлиуллин.

«Бердәмлек»нең баш мөхәррире Р.Н.Әһлиуллин: Барны юкка чыгару ансат ул, әгәр шулай эшләсәк, яңадан “Бердәмлек” укучыларын туплау җиңел булмаячак».

Минемчә, газеталарны саклап калу, аларның тиражын төшермәү өчен ничек тә бу четерекле мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк. Бу бигрәк тә “Бердәмлек” кебек басмаларга һәм районнарда һәм кечкенә шәһәрләрдә нәшер ителүче газеталарга кагыла. Әгәр өлкә хөкүмәтенә һәм губернаторыбызга борчылуларыбызны җиткерә алсак, бәлки, ниндидер булса ярдәм булмасмы дип тә өметләник.

Барны юкка чыгару ансат ул, әгәр шулай эшләсәк, яңадан “Бердәмлек” укучыларын туплау җиңел булмаячак. Бу турыда үзләрен татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре итеп санаучылар да уйлансыннар иде.

“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова язганча күпләр: “Якындагы берничә елда интернет газеталарны алыштыра алмаячак. Икесен бергә алып бару юлын карарга кирәк. Газета һәм интернет сайтлар бер-берсен тулыландырып яшәргә тиеш”, дигән фикердә.

Ә бүген “Бердәмлек” укучыларына әйтәсе сүзем: “2014 елның икенче яртысына хәзерге ташламалы бәягә — 285 сумга язылу өчен барлыгы өч көн генә калып бара. Почтальоннарга мөрәҗәгать итеп, элемтә бүлекләренә барып, очсыз бәягә язылып калыгыз. Аерылмыйк, бергә булыйк!”

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1562

6 комментариев

  1. Зачем Бэрдэмлэку подписка и большой тираж? Вот у газеты «Сәлам» не такой высокий тираж,как у других газет,это неудивительно, а вполне закономерно и логично:это не полужелтая пресса,перепечатывающая статьи из других источников!Это самостоятельное издание, в которое вложен огромный труд журналистов!Уровень газеты «Сәлам»-очень высокий, и он рассчитан на читателя мыслящего и думающего, ищущего ответы на самые сложные жизненные вопросы!Заставить человека работать можно без особого труда, а вот заставить человека ДУМАТЬ-это трудная задача!Поскольку думать глубоко может не каждый,постольку он и ограничивается малым.»Сәлам»-это газета, которая учит думать, учит тому,как воспитывать правильно детей и т.д.!А журналисты, которые там работают,это профессионалы, имеющие большой жизненный опыт!

    • Смешно, ну очень смешно.

  2. Меркушкинга хат язырга что народ просит включить газету Бердамлек в ряд правительственных. Тогда могут учителей и не заставлять подписываться на правительственную газету. Проблема решится автоматически.

  3. Обратитесь к Надежде Осиповой, она обязана стоять на защите национальной соц.газеты.
    Думаю, подписка точно упадет. Многие пенсионеры не поймут, еще и обидятся на работников газеты и не подпишутся. Более молодое поколение скажет: Есть же интернет, не будем подписываться.

  4. Валитовка барып карагыз эле, анын отноешниесы ничек? Может ул как то поможет. Больше некому.

  5. Татарларда разве нормальный житэк челэр бар? Аларнын убырныйга барып ергэннэрен язып торсагыз может булышырлар. А властьтан тошнит уже. Честно! Не помогут ала.р, бетсеннэр иде татарлар чукынып дип уйлыйлар.