Башкорт халкының мәдәни коды

Rlb1MEzhsdYШушы көннәрдә Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә башкорт биюе бәйрәме узды.

23 майда халык мәдәниятен яратучылар Самара шәһәренең «Ләйсән» халык ансамбленең отчет концертына җыелдылар.

Бу ансамбльгә быел инде 21 яшь тулды. Ул Самара өлкәсенең «Башкорт Корылтае» иҗтимагый оешмасы каршында 2004 елның апрелендә оешкан иде. Коллективка нигез салган алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе — Рауда Даниял кызы Шәймәрданова. 20 ел буе ансамбль, башкорт халкының уникаль традицияләрен саклап, Халыклар дуслыгы йорты базасында нәтиҗәле эшләп килә. 2009 елда ансамбльгә «Халык үзешчән коллективы» дигән мактаулы исем бирелгән иде.

Тамашачыларга яңа һәм инде халык яратып өлгергән бию композицияләреннән торган программа тәкъдим ителде, ансамбль әгъзалары коллективның узган ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Коллективның кече составы программасындагы «Дускайлар», «Кыҙҙар байыгы», «Курайсы егеткә» композицияләре алкышларга күмелде. Ансамбльнең өлкән төркеме тамашачыларга «Гөлкәй», «Бөрҗәнчек», «Тыпырҙак», «Вәт шулай», «Поднослы бию» күрсәттеләр. «Бөрлегән» һәм «Хомай» хореографик номерлары белән чыгыш ясаган тулы состав та тамашачыны битараф калдырмады.

Дания Садыйкова башкарган «Аҡ болоттар», «Башҡорт һылыуҙары» халык җырлары һәм башкорт җырчысы Фидан Гафаров истәлегенә куелган «Кышкы романс» музыкаль композициясе отчет программасында гармонияле булып күренде. Тамашачылар ансамбль башкаруындагы «Катюша» җырын да бик җылы кабул иттеләр. Концерт программасын оста итеп Юлиана Мотыйгуллина алып барды.

Сәхнәгә бу көнне иң талантлы балалар чыкты, алар артында дистәләгән, йөзләгән репетицияләр һәм чыгышлар. Һәр биюченең үз характеры, үз холкы. Ләкин коллективта барысын да бер төенгә бәйли торган “биюгә мәхәббәт” дигән төшенчә бар!

Бу көнне ансамбль җитәкчеләренә чәчәкләр бүләк ителде, җылы сүзләр әйтелде һәм алкышлар яңгырады. Концерт катнашучылар өчен дә, тамашачылар күңелендә дә якты һәм онытылмас вакыйга булып калыр, алар бит барысы да башкорт мәдәнияте сагында торалар. Концерт бер мизгел кебек үтте дә китте. Ә алда коллективны тагын да кызыклырак чыгышлар һәм сәфәрләр көтә, чөнки башкорт халкының мәдәни кодына дәртле дә, моңлы да башкорт биюе салынган.

«Бердәмлек».

Просмотров: 515

Комментирование запрещено