19 апрельдә Управленческий бистәсендә урнашкан «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең традицион язгы концерты узды. Бу көнне урамда салкынча булса, залда исә җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Читать полностью
Бәла-казада ялгыз калдырмабыз
Илебез су басудан зыян күргән Дагыстанга һәм Чечняга ярдәм итү өчен берләште
Март ахырында көчле яңгырлар Дагыстанда плотинаның шартлавын һәм бу республикада һәм Чечняда масштаблы су басуны китереп чыгарды. Төбәкләрдә йөзләгән йорт су астында калган, күперләр җимерелгән, халыкны эвакуацияләү үткәрелгән. Читать полностью
Комедияләрдә — актуаль проблемалар
13-14 апрельдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Самара тамашачысына язгы искиткеч бүләк ясадылар – ике спектакль куйдылар. Читать полностью
Үз тамырларыңны бел!
Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү буенча лекция үткәрелде
Соңгы елларда гаилә тарихын, үз тамырларыңны өйрәнү көннән-көн популярлаша бара. Бер яктан, моны дини традицияләр белән бәйләргә мөмкин. Чөнки кайбер аятьләрдә кешенең кем улы, нинди нәселдән һәм кабиләдән булуы турындагы белемнең мөһимлеге турында әйтелә. Һәм бу, чыннан да, әһәмиятле: үз шәҗәрәңне белү исән булган туганнарың белән элемтәләрне саклау, ә якты дөньядан киткәннәре алдында тиешле бурычларны үтәү өчен кирәк. Икенче яктан, күп кенә архивлар һәм саклагычларның үзләрендә булган мәгълүматларны цифрлаштыра һәм аларны Интернеттагы махсус сайтларда урнаштыра башлавы да генеалогияне популярлаштыруга ярдәм итә. Чөнки әлеге мәгълүматлардан ачык рәвештә файдаланырга була. Читать полностью
Авылны онытмыйк, дуслар!
Мин Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үстем. Ләкин заманалар үзгәргәч, туган як-лардан китәргә туры килде шул. Яшь вакытларда газиз авылым шулкадәр нык сагындырыр дип уйламаган да идем. Ялгышканмын икән. Әти-әни нигезен бүген дә ташламыйбыз, кайтып, карап торабыз. Читать полностью
Халыклар бердәмлеген ныгытучы бәйрәм
4 апрельдә «Заря» мәдәният йортында «Карга туе-2026» дип аталган милләтара чара узды
Бу традицион башкорт бәйрәме яз җиткәч, кошлар кышлаудан кайтканда билгеләп үтелә. Кешеләр аны җырлар, биюләр, төрле уеннар белән каршы алганнар. Азакта барысын да сөтле тары боткасы белән сыйлаганнар. Ә аның бер өлешен, ел уңдырышлы, тормыш имин булсын дип, ерак юллар үтеп кайткан кошларга ашатканнар. Әгәр барысы да тук һәм канәгать булса, шул вакытта ел уңышлы булачак, дип саналган. Читать полностью
Ватаныбыз данын бөтен дөньяга тараттылар алар
Куйбышев ракета төзүчеләре арасында милләттәшләребез дә аз түгел иде
“Сугыш балалары” дип аталган корычтай нык буын вәкилләре — илебезне сугыштан соңгы җимереклектән торгызып, аны космик мәмләкәткә әйләндергән кешеләр. Куйбышев шәһәренең «ЦСКБ-Прогресс» предприятиесендә, Байконурда көч куеп, Ватаныбыз данын бөтен дөньяга тараттылар алар. Читать полностью
Бәрәңге генә димә син…
Авыл хуҗалыгы белгечләре популяр булырмы?
Кыш узып китте. Авыл халкы, фермерлар язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Агрономнар өчен дә активлык чоры якынлаша. Әмма бу һөнәр ияләре кышын да эшсез утырмый.
Әлеге мәкаләбездә сезне ике дистә ел дәвамында Россия һәм Европа селекциясенең элиталы орлыклык бәрәңгесен җитештерүче компаниядә үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы агроном Раил Локманович Рәхимов белән таныштырып үтәргә булдык. Читать полностью
Үзеннән соң якты истәлек калдырды ул
8 апрельдә Әнвәр Кәшаф улы Бульхинга 90 яшь тулган булыр иде
Бу көнне Самараның күп кенә татарлары аны яхшы сүз белән искә алачак, чөнки шәһәребезнең төп халкы арасында бу исемне белмәгән кеше табылмастыр. Читать полностью
Күп түгел бит әле — бары 30 гына!
28 мартта «Идел» татар халык эстрада ансамбленең юбилей концерты узды
Ел саен март азагында шәһәребезнең “Заря” мәдәният йортында Самара тамашачысы яраткан артистларыбызның яңа программасын карарга җыела. Бу инде күптән матур гадәткә әверелде. Ә быел “Идел” 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Читать полностью
Гомер үтми — без үтәбез гомер юлларын…
Күңелемдә гомерем буе укытучым килә янәшә…
Укытучыларның дәрәҗәсен ничек сакларга?
Соңгы елларда мәктәпләр тормышында төрле үзгәрешләр барлыкка килеп тора: укыту программасы, дәреслекләр, имтиханнар һәм башкалар, һәм башкалар. Кызганычка, әлеге яңалыклар арасында күңелсезе – укучыларның мөгаллимнәргә карата мөнәсәбәте бозылу. Алай гына да түгел, ата-аналарның да мәктәпкә һәм укытучыларга карата карашлары үзгәрүе күренә. Читать полностью
Якты эз калдырдылар алар…
Ринат белән Ризидә Мәрдановлар истәлегенә
Язмам геройлары – Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән Ринат белән Ризидә Мәрдановлар — тормыш юлын лаеклы үтеп, үзләре артыннан якты эз калдырган кешеләр. Читать полностью



