16 майда Самараның Крутые Ключи микрорайонында урнашкан 7 нче мәктәптә татар телен өйрәнүче балалар өчен үзенчәлекле чара — «Тәмле дәрес» үткәрелде. Ул укытучы Эльмира Вәлиева инициативасы белән оештырылды.
Дәрестә татар халкының милли ризыгы — кыстыбый пешерү серләрен ачтылар. Аның исеме “кыстыру” сүзеннән барлыкка килә. Пешкән юка җәймәгә бәрәңге измәсеннән эчлек куялар, шунда ук яшелчә, тавык ите кушып җибәрсәң дә ярый.
Укучыларның әниләре камыр басу, эчлек ясау һәм, гомумән, әлеге тәмле ашамлыкны әзерләү турында сөйләделәр. Татар орнаменты төшерелгән эскәтер һәм савыт-саба табынны аеруча ямьләндерделәр.
“Тәмле дәрес”тә танып белү викторинасы да уздырылды, монда укучылар татар телен һәм тарихын белүләрен күрсәттеләр. Анда “Татарстан рәисенең һәм Россия президентының татар кухнясындагы яраткан ризыгы нинди?” “Казанның баш пешекчесенең исеме ничек?” кебек кызыклы сораулар яңгырады. Алар балаларны уйланырга мәҗбүр итте, әмма нәтиҗәдә бөтенесенә дә җаваплар табылды.
Мондый чаралар укучыларда милли гореф-гадәтләргә кызыксыну уята һәм халык традицияләре белән таныштыра.
Анна КНЯЗЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 276





Добавить комментарий