Эх, Әфган җилләре һәм дала гөлләре…

IlyjYFj0ERcHp8fzncbUOITM0XYDTDNWYGXh_mWDVNeLCHxTqTzPjG6-R1RBJ7ag8jDsLce-oZEGpNJnPEJPQy6TМай аенда без гадәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алабыз. Әмма арабызда аннан соң узган сугышлар дәһшәтен күргән кешеләр дә байтак. Без аларның каһарманлыгы турында да онытырга тиеш түгел.

1979 – 1989 елларда Әф¬ан сугышы уза. Ул Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла. Шушы 10 елга якын вакыт эчендә таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза.

Шул 600 мең совет солдатының 18 меңнән артыгы — Самара өлкәсе ир-егетләре. Бүген сезне Әфган сугышының әрнүле истәлекләрен саклап яшәүче милләттәшебез, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән Әнвәр Зөфәр улы Гыйниятуллин белән таныштырабыз.

Героебыз 1986 елның көзендә Совет армиясе сафларына алына. Төз буйлы, нык гәүдәле егетне чик сакчылары гаскәрләренә билгелиләр. Ул башка берничә якташы белән Украина һәм Румыния чигендәге Черновцы шәһәренә эләгә. Биредә инде күнегеп, тыныч кына хезмәт иткәндә беркөнне ма¬шина йөртүче 8 солдатны штабка чакырталар һәм Әфганстанга җибәрү турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә, 5 егет бу командировкадан баш тарта, ә Әнвәр Гыйниятуллин һәм аның ике хезмәттәше ерак Әфганстанга Ватан мәнфәгатьләрен якларга юл тоталар.

Матур май аенда алар Одессага килеп төшәләр. Тулы медицина тикшерүе узганнан соң, 500 солдатны Борисполь шәһәрендәге аэродромнан Дүшәнбегә озаталар. Анда чик сакчылары махсус өйрәтелгән этләр белән эшләү серләренә төшенәләр. Аннан соң аларны Термез шәһәрендәге артиллерия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Анда героебыз халыкта “Катюша” дип аталган БМ-13 реактив артиллериясенең сугышчан машинасы белән идарә итүне үзләштерә. Уку срогы тәмамланып та өлгерми, егетләрне ашыгыч рәвештә Әфганга озаталар…

“Катюша”лар юлга кузгала, аларны танклар, БТРлар, күктә вертолетар саклап озата бара. Ике атна дәвамында тау-ташлар, кыялар һәм тау сыртлары аша барган совет солдатларының техника колоннасына күп тапкырлар “душманнар” хөҗүм итәләр, миналарга эләгеп шартлау очраклары була, искиткеч эсселектән машиналар ватыла. “Юлдагы авырлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел, — ди әңгәмәдәшем. – Әмма бу сынаулар, безне алда көткән дәһшәт белән чагыштырганда, берни булмаган икән”.

Ниһаять, Әнвәр Зөфәр улы төркеме Мазари-Шәриф һәм Маймана шәһәрләреннән ерак түгел урнашкан өченче Ман¬Группага барып кушыла (автор иск.: МанГруппа — СССР КГБ чик буе гаскәрләре резервының махсус бил-геләнештәге тактик бүлекчәсе). Әлеге яшерен хәрби частьның кайда урнашканын беркем дә белми. Чөнки солдатлар җир астында яшиләр, кораллары, бөтен кирәк-яраклары да шунда саклана. Аларның төп максаты, гади итеп әйткәндә, “душманнар”ның планнарын бозу була.

- Хәрби биремнәрне үтәргә киткәч, ай буе тау-ташлар арасында ач килеш, суга сусап, качып-посып, дошман кәрваннарын юк итү өстендә эшли идек. Мин армиядән 11 килограммга ябыгып кайттым, менә бу безнең ничек ашап-эчеп хезмәт иткәннең күрсәткече инде… – дип искә ала Әнвәр абый. – Җәен көндезге һава температурасы 60 – 65 градуска җитә, ә төннәрен салкынайта, һәм җил чыга. Кышын исә ике градус салкын һәм бертуктаусыз вак кына яңгыр ява, үзәк өзгеч салкын җил исә. Постта торганда, засадада ятканда өс, аяк киемнәре үтәли юешләнә, шулкадәр нык туңабыз ки, әйтерсең лә салкын җелегебезгә хәтле үтә иде. Андый шартларда исәнлекләре нык булган яшь кешеләр генә чыдый ала, олыракларга исә бик тә авыр.

- Җирле халыкның сезгә карата мөнәсәбәте нинди булды?

- Аларны “душманнар”дан саклар өчен җибәрелгән булсак та, җирле халык безне яратмады. Дөрес, араларында совет солдатларына ярдәм итүчеләре дә бар иде. Кишлакка “душманнар” хөҗүм итсә, безгә хәбәр бирәләр, һәм без, шунда ук барып, халыкны коткара идек.

Мәкаләнең дәвамын «Бердәмлек»нең 16 май санында укый аласыз.

IlyjYFj0ERcHp8fzncbUOITM0XYDTDNWYGXh_mWDVNeLCHxTqTzPjG6-R1RBJ7ag8jDsLce-oZEGpNJnPEJPQy6T

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 375

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>