Җирне ниләр бизи? Бәлки, ямь-яшел яфракка төренгән яисә бәс сарган агачлардыр әллә аллы-гөлле чәчәкләрме икән? Әллә тирә-юньгә хуш исләр бөркеп торган искиткеч матур шомыртлармы икән? Әлбәттә инде, җирне табигать гүзәлләндерә! Әмма тормышны, һичшиксез, күркәм холыклы, лаеклы кешеләр дә бизи.
Май аенда безгә төньяк-көнчыгыш округы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә нәкъ шушындый шәхесләр белән очрашырга насыйп булды. Мин биредә эшләүче ак халатлы “фәрештә”ләрне күздә тотып әйтәм.
Безгә әлеге үзәктә сихәтләнү бәхете татыды. Һәм, әйтергә кирәк, монда сәламәтлекне ныгыту һәм ял итү өчен бик тә яхшы шартлар тудырылган. Хезмәткәрләре исә искиткеч, безне ачык йөз белән каршы алдылар, бик яхшы мөнәсәбәт күрсәттеләр, яхшылап дәваладылар.
Исәнлекне тернәкләндерү процедураларын үткәч, кем ничек тели – шулай күңел ача. Бик матур концертлар да күрсәттеләр. Үзебез дә биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек. Ләкин гел ял итеп кенә ятмадык, файдалы эш тә башкарып өлгердек – махсус хәрби операция зонасындагы солдатларыбызга җибәрер өчен чәйләр туплап куйдык.
Шулай итеп, ике атна узып киткәнен сизми дә калганбыз. Социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең ак халатлы “фәрештәләр”енә Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирсен, аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Исәнлек-саулык, хезмәтләрендә зур уңышлар, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, иман байлыгы теләп калабыз. Раббыбыз киләчәктә дә шундый күркәм очрашулар насыйп итсен.

Рузалия ГАФУРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 350



Добавить комментарий