Ел саен табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясе карары буенча 1993 елда билгеләнгән.
Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелеккә, намуслылыкка, хезмәткә өйрәнә, патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Куанычка, соңгы елларда, балаларын мәхәббәткә күмеп, үз үрнәкләрендә тәрбияләүче яшь гаиләләрнең саны арта бара. Тамырлары белән Похвистнево районының Гали авылыннан булган Алтынбаевлар — менә шундый сокланырлык һәм күпләргә үрнәк булырлык кешеләр. Күптән түгел генә Азат Мөхтәр улы, Рания Әхмәдулла кызы һәм 7 яшьлек Әмилә “Минем гаиләм: әти, әни һәм мин” дип аталган Самараның Совет районы спорт ярышларында бик уңышлы чыгыш ясадылар. Алар чын команда рухы, яхшы физик әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
IT-компаниядә төркем җитәкчесе булып эшләүче Азат һәм хуҗабикә (әлегә) Рания ике бала үстерәләр. Әмилә Алтынбаева “Яктылык” мәктәбенең 1 “А” сыйныфында укый, ә 5 яшьлек Әнвәр балалар бакчасына йөри. Икесе дә йөзү белән шөгыльләнәләр. Кыз шулай ук биюләр белән мавыга һәм инглиз телен өйрәнә.
- Гаиләгездә балаларга тәрбия бирү ничегрәк бара? Әти-әниләрегез ысулларын үзегез кулланасызмы?
Мәкаләне тулысынча газетабызның 16 май санында укыгыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 412




