4 июньдә өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең гомуми җыелышы узачак, анда әлеге оешманың башкарма директоры Гүзәл Рамазанова Гюзяль Рамазанова башкарылган эшләр турында хисап тотачак һәм киләсе биш елга директор сайланачак.
Бу вакыйга алдыннан без Гүзәл Ибраһимовна белән редакциядә очраштык һәм аның бу вазыйфадагы эш нәтиҗәләре, татар иҗтимагый тормышы һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.
- Гүзәл, син гомерең буе милли хәрәкәт казанында кайнап яшисең ахры…
- Өлешчә, чыннан да, шулай. 80 нче еллар уртасыннан, төгәлрәк әйткәндә, 1 нче сыйныфтан, мин танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә Әлфия Харис кызы Гыйниятуллина җитәкчелегендәге балалар вокал төркемендә шөгыльләнә башладым, без башка малайлар-кызлар белән бергә татар бәйрәмнәрендә һәм чараларында катнаша идек. Ә яшүсмер һәм студент чакларымда инде кызлар квартеты буларак чыгыш ясадык. Шул вакытта «Туган тел» җәмгыятенең Шамил Әхмәров җитәкләгән яшьләр канатына кушылдым. Барысы да шуннан башланып китте дә инде. Без татар балалар чараларын, Самара Сабан туен, «Родина» мәдәният сараенда дискотекалар һәм яшьләр өчен шигъри кичәләр оештыруда актив катнаштык, шулай ук Диета ашханәсе мәйданчыгында ифтарлар уздыручыларга ярдәм иттек. Ә 2021 елда мин «Туган тел»нең башкарма директоры итеп сайландым.
- Моның ничек булганын исеңә төшерә аласыңмы?
- Фәрхәд Мәхмүтов вакытсыз якты дөнья белән хушлашкач, аның эшен кем дәвам итә ала, дигән сорау туды. Хәтерлим, миңа әлеге оешманың әгъзасы Рамил Төхвәчин шалтыратты һәм: “Әйдә, бу вазыйфага сине тәкъдим итик”, — диде. Аннары «Туган тел»нең президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров та мине директор булырга чакырды. Шулай итеп, 2021 елның язында гомуми җые¬лыш карары белән минем кандидатурам расланды.
- Моңа ризалашып, ниндидер иллюзияләр, планнар кордыңмы? Гомумән, әлеге эшкә нинди хисләр белән алындың?
- Әйтик, боларның барысы да минем өчен көтелмәгән нәрсә булды. Миңа шундый җаваплы вазыйфаны тәкъдим итәрләр, дип беркайчан да уйламаган идем. Ләкин менә шулай килеп чыкты ки, ашыгыч рәвештә башкарма директор кирәкте.
- Ә ул вакытта төп хезмәтең нинди иде?
- Банкта эшли идем.
- Әмма барыбер сине сайлаячакларны, мөгаен, белгәнсең бит инде һәм ниндидер планнарың булгандыр?
- Әлбәттә. Мин җәмгыятькә нинди файда китерә, нәрсәләр эшли, нинди яңа чаралар оештыра алам, дигән уйлар барлыкка килде. Фәрхәд һәм Альбина Мәхмүтовларның эшен лаеклы дәвам итәргә кирәк иде.
- Моны булдыра алдыңмы?
- Нәрсәдер килеп чыкты, нәрсәдер — юк. “Татарча диктант” акциясен, балалар өчен Яңа ел кичәсен шулай ук үткәреп киләбез. Шунысы куанычлы ки, 2024 һәм 2025 елларда Чыршы бәйрәменә яшь татар эшкуарлары арасында иганәчеләр табылды, алар бүләкләргә акча бирделәр һәм алып баручыларга хезмәт хакын түләделәр. Әлеге чара зур популярлык казанды һәм Халыклар дуслыгы йорты мәйданы аның өчен кечерәк инде. Шуңа күрә киңрәк бина, яңа спонсорлар табып, Яңа ел кичәсен зуррак итеп уздыру турында уйланырга кирәк.
Шулай ук без Резеда Юныс кызы Бадыйкова белән, тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Шамил Галимов башлап җибәргән эшне дәвам итеп, Самараның татарлар белән бәйле булган истәлекле урыннарына олылар һәм балалар өчен экскурсияләр оештырабыз. Әлифбаның авторы Сәләй Вагыйзов музее урнашкан Камышлы районына, Болгар шәһәренә дә барабыз.
Гомумән, әлһәмдүлилләх, башкарган эшләребез күп безнең. Шулай, гамәли иҗат остасы Гөлнара Насыйрова белән татар милли баш киеме — калфак чигү буенча мастер-класс үткәрдек. Крутые Ключи микрорайонындагы 7 нче мәктәптә татар телен факультатив рәвештә өйрәнүче балалар өчен чаралар уздыруда ярдәм күрсәтәбез, Җәмигъ мәчете каршында өлкәннәр өчен татар теле курслары эшли. Ел саен балаларны Татарстанның татар теле буенча сөйләм практикасы булган «Болгар — Туган тел» җәйге төбәкара лагерена җибәрәбез. Шулай ук һәр елны Волгарь бистәсендә урнашкан Этнопарктагы татар йортында өмә оештырабыз. Шунысы шатландыра: бу проектларның барысы да безнең татарларга кирәк.
Әңгәмәне тулысынча газетабызның 23 май санында укый аласыз.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 330







Добавить комментарий