Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәгән Шәрифулла абый Арслановка Бөек Ватан сугышына китәргә санаулы көннәр калып барганда, алтынчы бала булып кызы Бадия туа. Өч атна да үтми, Шәрифулла сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Ананың бала карап утырырга вакыты булмый, билгеле, нәни кызчыкны олырак балалары карамагына калдырып, колхозда эшли. Олы апасы Миңнур 15 яшеннән тракторга утыра. Бадия дә алты яшеннән әнисенә йон эрләргә булыша, аннары бәйләргә дә өйрәнә. Күлмәге тузып, кияргә тәмам яраксыз булгач, кыз, нәни генә куллары белән әбисенең иске күлмәген сүтеп, күлмәк тегеп кия. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша һәм шунда илле яшенә кадәр эшли. Ире белән өч бала үстерәләр, кайната-кайнанасын да ул карый. Ә яшьли өйрәнгән тегү һәм бәйләүне гомере буе ташламый. Лаеклы ялга чыккач та, яңа һөнәрләр үзләштерергә тырыша, дин сабакларын өйрәнә. Читать полностью →