2022 елның 16 маенда Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
Өлкәбездә генә түгел, гомумән Россия күләмендә дә уникаль булып саналган мәктәбебезне күп регионнарда яхшы беләләр. Рәсми рәвештә мәктәп 1997 елда ачылган. Ә чынлыкта, аның тарихы 33 ел элек башланган. 1989 елда Самара шәһәренең 12 санлы кичке мәктәбе директоры Хәридә Габделҗан кызы Дашкина тәкъдиме һәм яңа гына барлыкка килгән “Туган тел” татар җәмгыяте тырышлыгы белән якшәмбе татар мәктәбе оештырыла. 1993 елда шул ук бинада милли компонентлы беренче гомум белем бирү сыйныфы ачыла. Ә ике елдан соң кичке мәктәптән янәшәдә генә урнашкан ябык балалар бакчасы бинасына күченә. Ул вакытта укытучылар һәм «Туган тел» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, өйдән өйгә йөреп, татар балаларын җыйганнар. Читать полностью